Зинаида Кочемасова
Зинаида Кочемасова | |
---|---|
Туган | 1921 Нижгар, РСФСР[d] |
Үлгән | 14 апрель 2008 Мәскәү, Россия |
Кочемасова Зинаида Николаевна (1921 — 2008) — совет галим-микробиологы, медицина фәннәре докторы (1982), профессор (1971). ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1981).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1921 елның 30 октябрендә Түбән Новгородта туган.
1943 елда Горький медицина институтында белем ала.
1948 елда Беренче Мәскәү медицина институтында эшли башлый. 1948-1951 елларда аспирантурада укый һәм кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң микробиология кафедрасында укыта.
1956-1959 елларда З. Н. Кочемасова Алманияда эшли — Гумбольдт исемендәге Берлин университетында микробиология кафедрасында укыта[1].
1960 елдан тагын да Беренче Мәскәү медицина институтында эшли: 1960-1971 елларда — доцент, 1971-1976 елларда — профессор һәм 1976-1986 елларда — микробиология, иммунология һәм вирусология кафедрасы мөдире. 1986-1987 елларда — микробиология, иммунология һәм вирусология профессор-консультанты[1]. Кафедра белән җитәкчелек итү чорында З. Н. Кочемасова шартлы-патоген бактерияләрне кеше патологиясендә ролен, авыру тудыручыларның структур һәм биологик үзенчәлекләрен, эренле шеш авыруларында микроорганизмның саклагыч факторларын өйрәнә. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр кафедра анаэроблар эренле шеш авыруларын диагностикалау һәм дәвалау ысулларын эшләү буенча методик үзәк булып тора[2].
Профессор З. Н. Кочемасова киң куллану тапкан туберкулезның L-формадагы микробактерияләрен алу ысулларын эшли, шуның өчен 1981 елда ССРБ-ның Дәүләт премиясенә лаек була. Клиницистлар белән бергә хроник пиелонефрит вакытында микоплазмалар бүленеп чыгу һәм идентификациялау мәсьәләләрен хәл итә. З. Н. Кочемасова медицина югары уку йортлары студентлары өчен микробиология буенча дәреслек автордашы була[3]. Бөтен Союз микробиологлар, паразитолог һәм эпидемиологлар җәмгыяте идарәсе президиумы әгъзасы булып тора[1].
1977 елда Мәскәүдә вафат була, Троекуров зиратында җирләнгән[1].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены
- ССРБ-ның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (1981)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Кочемасова Зинаида Николаевна. 2020-03-31 тикшерелгән.
- ↑ История кафедры микробиологии, вирусологии и иммунологии. 2020-03-31 тикшерелгән.
- ↑ Кочемасова, Зинаида Николаевна - Микробиология. 2020-03-31 тикшерелгән.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 225 лет Первому Московскому медицинскому институту им. И. М. Сеченова: 1765—1990 / Отв. ред. М. А. Пальцев. — М.: НПО «Медицинская энциклопедия», 1990. — 368 с.