Эчтәлеккә күчү

Зинаида Рихтер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зинаида Рихтер latin yazuında])
Зинаида Рихтер
Туган 11 (23) октябрь 1890
Мәскәү, Россия империясе яки Россия империясе
Үлгән 13 ноябрь 1967(1967-11-13) (77 яшь)
Мәскәү, СССР яки СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре язучы

Зинаида Владимировна Рихтер (кияүгә чыкканчы Дурова, 1890 елның 11 (23) октябре, Мәскәү, Россия империясе1967 елның 13 ноябре, шунда ук) — рус совет язучысы, очерклар язучы.

Зинаида Рихтер 1890 елның 11 (23) октябрендә Мәскәүдә артистлар гаиләсендә туа.

Хатын-кызлар реаль училищесын тәмамлый. Строганов сәнгать-сәнәгать училищесында укый (хәзер С. Г. Строганов исемендәге Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясе). Сәнгать белеме алгач, Зинаида 1905—1916 елларда Мәскәү һәм Бишенче Лефорт училищесында рәсем ясауны укыта.

1912—1914 елларда беренче тапкыр басыла, 1916 елда Беренче бөтендөнья сугышы фронтында һәлак булган ире Константин Рихтер белән Мәскәүдән Кырымга сәяхәттән соң язылган «Сәяхәтче— Россия буенча җәяү» исемле эшен чыгара. 1918 елдан башлап, Россиядә Ватандашлар сугышы чордына, Зинаида Рихтер «Известия» газетасының махсус хәрби корреспонденты була. Аннары 1920 елларда Россия телеграф агентлыгының (РОСТА) Мәскәү губерна бүлеге инструкторы һәм мөдире булып эшли. 1920—1921 елларда Идел буенда ачлык вакытында яңадан «Известия» махсус корреспонденты булып эшли[1].

Зинаида Рихтер Монголия аша Мәскәү−Пекин−Токионың беренче бөек очышында катнаша[2] (ул вакытта матбугатта сәяси сәбәпләр аркасында Мәскәү−Пекин очышы гына яктыртыла); «Литке» ледоколының Врангель утравына коткару экспедициясе әгъзасы була; Кавказның ерактагы урыннарында — Сванетия һәм Хевсуретиядә була; Лаптевлар диңгезендә кышлый, Алтайда, Кыргызстанда һәм Казакъстанда була. Шулай ук Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең 2 нче Альпиниадасында катнаша һәм Эльбрусның көнчыгыш чигенә күтәрелә[3].

1930 елда Зинаида Рихтер әдәби эшкә күчә. 1934 елның 1 июнендә Совет язучылары берлегенә кабул ителә. Шул ук елдан «Правда»ның махсус корреспонденты булып эшли. Бөек Ватан сугышы елларында ТАСС һәм Совинформбюро биремнәре буенча эшли. Аның сәяхәтләре турында очерклар «Октябрь» журналы битлеренде басыла. 1952 елда кулга алына һәм Казакъстанның Җамбыл өлкәсе Талас районына җибәрелә. 1955 елның мартында аклана, азат ителә һәм ССРБ Язучылар берлегендә яңадан торгызыла.

1967 елның 13 ноябрендә Мәскәүдә вафат була. Новодевичье зиратына җирләнгән[1].

Зинаида Рихтер медальләр белән бүләкләнгән, алар арасында «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» һәм «Мәскәүнең 800 еллыгы истәлегенә» медальләре, Осоавиахимнан алтын сәгатьләр, Врангель утравына коткару экспедициясендә катнашкан өчен мактау грамотасы һәм билге белән бүләкләнә.

Сайланма библиография

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Кавказ наших дней, 1923—1924. — М.: Жизнь и знание, 1924.
  • За полярным кругом. — М. — Л.: Молодая гвардия, 1925.
  • 7 000 километров по воздуху. Москва — Монголия — Китай. — М.: Авиоиздат, 1926.
  • Золотой Алдан. [Путевые очерки]. — М. — Л.: Гиз, 1927.
  • Семафоры в пустыне. На изысканиях Туркестано-Сибирской железной дороги / пред. А. Халатова. — М. — Л.: Молодая гвардия, 1929.
  • Азиатская Швейцария. (По киргизским кочевьям). — М. — Л.: Физкультура и туризм, 1930.
  • В солнечной Абхазии и Хевсуретии. [Путевые очерки]. — М. — Л.: Физкультура и туризм, 1930.
  • Мед и золото. [По Алтаю]. — М. — Л.: Молодая гвардия, 1930.
  • На «Литке» к острову Врангеля. Записки участника спасательной экспедиции. — М.: Молодая гвардия, 1931.
  • У белого пятна. Спасательная экспедиция ледореза «Литке» на остров Врангеля. — М.: Федерация, 1931.
  • Поход Осевэка [Особый северный экспедиционный отряд. Урал. 1919 г.]. — М.: ГИХЛ, 1933.
  1. 1,0 1,1 Рихтер Зинаида Владимировна
  2. Москва — Пекин — Токио. Первый великий перелет советской авиации. 2020 елның 11 апрель көнендә архивланган.
  3. Рихтер Зинаида Владимировна