Зиннур (шагыйрь)
Зиннур | |
---|---|
Туган | билгесез |
Үлгән | билгесез |
Һөнәре | шагыйрь |
Зиннур (XIX гасырның икенче яртысы) — шагыйрь. Аның исеме «Моны язган, Зиннурдыр — минем атым» исемле китап авторы буларак «Кыйссаи Хуҗа Гаффан» (2 нче басма, 1880) дастан-поэма ахырында телгә алына. Поэмада бөлгенлеккә төшеп, хатыны белән улын хәерчелектә калдырып, шәһәреннән чыгып качкан сәүдәгәр Гаффан турында сүз бара.[1]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Татарская энциклопедия. — Т. 2. — Б. 481.