Зиннәт Фәтхуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зиннәт Фәтхуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зиннәт Фәтхуллин
З.Р.Фәтхуллин.jpg
Туган телдә исем Зиннәт Равил улы Фәтхуллин
Туган 25 ноябрь 1903(1903-11-25)
РИ, Нижгар губернасы, Василсурск өязе, Мөтеравыл
Үлгән 1 гыйнвар 1988(1988-01-01) (84 яшь)
ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт
Күмү урыны Ташкәнт
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Ташкәнт дәүләт педагогия университеты[d]
Һөнәре язучы, драматург
Бүләк һәм мөкәфәтләре Кызыл Йолдыз ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены
Үзбәк ССР атказанган сәнгать эшлеклесе
Үзбәк ССР халык язучысы

Зиннәт Фәтхуллин, Зиннәт Равил улы Фәтхуллин (1903 елның 12 (25) ноябре, РИ, Нижгар губернасы, Василсурск өязе, Мөтеравыл1988 елның 1 гыйнвары, ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт)[1] — язучы, драматург, Үзбәк ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1963), Үзбәк ССР халык язучысы (1983). Бөек Ватан сугышында «Ватан намусы өчен» фронт газетасының хәбәрчесе була. Әсәрләрен үзбәк телендә язган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1903 елның 12 (25) ноябрендә Нижгар губернасының Василсурск өязе (хәзерге Нижгар өлкәсенең Сергач районы) Мөтеравыл авылында күп балалы керәстиян гаиләсендә унөченче бала булып туган. Югары педагогик курсларны, Ташкәнт педагогика институтының(рус.) кичке бүлеген (1922) тәмамлаган. 19251927 елларда Кызыл Гаскәргә алынып, Урта Азиядә хезмәт итә, басмачыларга(рус.) каршы көрәштә катнаша. Үзбәк ССР ҮБК рәисе (1925-1938) Юлдаш Ахунбабаевның (18851943) шәхси ординарецы итеп билгеләнә, тән сакчысы буларак аны кышлаклар буенча озатып йөри. 19271931 елларда Кәттәкурган шәһәрендә фирка эшендә була, үзбәкчә сөйләшергә өйрәнә. Соңрак укытучы булып эшли, Сәнгать идарәсендә, Ташкәнт киностудиясендә(рус.) төрле вазифалар башкара. 1942 елда Горький шәһәрендә хәрби педагогия институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша: 1нче Украина фронтында чыгучы «Ватан намусы өчен» фронт газетасының үзбәк телендәге басмасының 1943 елдан оештыручы-хәбәрчесе булып хезмәт итә. Сугыштан соң Үзбәк ССР язучылар берлеге (1951-1954), авторлык хокукларын яклау идарәләрендә эшли.

1988 елның 1 гыйнварында Ташкәнтта вафат, Чагатай зиратында дәфен ителгән.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елдан иҗат итә. Әсәрләрен үзбәк телендә язган. Сугышка кадәр язган әсәрләрендә үзбәк халкының яңа тормышка омтылышын, басмачыларга каршы көрәшне сурәтләгән. Хәмзә үзе хуплаган беренче сәхнә әсәре — «Ғунчалар» (тат. Чәчәк бутоны) үзбәк театрлары репертуарында 1960-елларга кадәр урын ала. «Искелектән яңалыкка» (1923), «Битлек ертылды» (1932), «Сатлыклар» (1937) һ. б. әсәрләре белән таныла. Сугыштан соң язган «Сынау көннәрендә» (1946) әсәре каһарман үзбәкләргә багышланган. «Яшьлектә биргән күңел» (1964), Хәмзә тормышыннан алып язылган «Тамаша дәвам итә» (1969) пьесалары бар. Проза әсәрләре дә яза, Советлар Берлеге Каһарманы Кодрәт Сөеновка багышланган «Сүнмәс йолдыз» повесте Мәскәүдә басылган. «Кояш белән әйләнеп кайт» нәфис фильмына сценарий язган. Күп санлы очерклар, хикәяләр авторы. Заманының күренекле язучылары Айни, Лахути, Әхмәт Ерикәй, Мостай Кәрим белән күпьеллык дуслык җепләре бәйли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999 ел. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Театральная энциклопедия. Том 5 (глав. ред. П. А. Марков). М.: Советская энциклопедия, 1967.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 245нче бит