Зиновий Розенфельд
Зиновий Розенфельд | |
---|---|
Туган | 11 (24) сентябрь 1904 Чашники, Коптевичская волость[d], Лепельский уезд[d], Витебск гөбернәсе, Россия империясе |
Үлгән | 17 февраль 1990 (85 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Миусское кладбище[d] |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт техника университеты[d] |
Һөнәре | мигъмар |
Эш бирүче | Мәскәү мигъмарият институты[d] |
Зиновий Моисеевич Розенфельд (1904—1990) — совет архитекторы һәм педагог. РСФСР Атказанган төзүчесе (1978). Өченче дәрәҗә ике Сталин премиясе лауреаты (1950, 1951). Торак архитектурасы өлкәсендә белгеч.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Зиновий Розенфельд 1904 елда Чашники шәһәрендә (хәзер Витебск өлкәсе, Беларусия) бай булмаган яһүд гаиләсендә туа[1]. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәүгә күчеп килә, анда 1929 елда Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының архитектура бүлеген тәмамлый. Аның укытучылары арасында Илья Голосов, Григорий Бархин һәм Моисей Гинзбург кебек танылган архитекторлар була.
1930 еллар башыннан бирле Розенфельд Мәскәү шәһәре торак берлегенең проект оешмасында эшли. 1933—1937 елларда Краснопрудная урамында НКПС ударник-тимерьюлчылары торак йортын проектлау һәм төзү Мәскәүдә аның беренче җитди эшләренең берсе. Ул вакытта әле шактый яшь архитектор буларак, Розенфельд күп очракта башкала магистрале өчен уникаль һәм аутентик күп фатирлы торак йорт образын булдыра алган. НКПС ударник-тимерьюлчылары торак йортыннан соң Мәскәүнең төрле өлешләрендә Розенфельд проектлары буенча тагын берничә торак йорт төзелә — Мееров тыкрыгы (1934 ел), Кропоткинская (1936 ел) һәм Новокузнецкая (1937 ел) урамнарында, Ленинград проспектында (1937 һәм 1939 еллар).
1937 елда Архитектура академиясенең Архитектура камилләштерү факультетын тәмамлаган.
1938 елда Зиновий Розенфельдка эре шәһәр төзелеше бурычын тормышка ашыру буенча җаваплы бирем йөкләнә — Можайский шоссесын реконструкцияләү[2]. Розенфельд бу катлаулы һәм авыр эшкә ике дистә елга якын багышлаган. 1938 елдан 1956 елга кадәр Можайский шоссесында Розенфельд проектлары буенча 10 зур торак йорт төзелә. Шул исәптән, «Пионер» кинотеатры урнашкан Кутузов проспектындагы 21 нче бина[3].
1930 елларда Розенфельдның торак архитектурасы өлкәсендәге казанышлары сизелмичә калмый — 1939 елда ул Мәскәү шәһәр Советының Архитектура-планлаштыру идарәсенең архитектура остаханәсе җитәкчесе вазыйфасын башкара, ә 1940 елда Мәскәүнең Генераль планын тормышка ашыру буенча уңышлы эшчәнлеге өчен Розенфельд Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә.
Миусское зиратында җирләнгән[4].
Гаилә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Зиновий Розенфельд мәктәп математика укытучысы Эльфрида Моисеевна Абезгаузга (1912—2006) өйләнгән булган.
Төп хезмәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кропоткин урамындагы милиция хезмәткәрләре өчен торак йорт (1936),
- Краснопрудная урамында НКПС («Ударник-железнодорожник йорты») 22-24 нче торак йорт (1937),
- Ленинград проспектындагы торак йорт (1940),
- Кутузов проспектындагы № 22, 24, 25, 29, 30-32 торак йортлар (1938—1950 еллар),
- торак секциясен эшләү (1940),
- Новослободская урамындагы торак йорт (57-65, 1948),
- Горький урамы, 43 адресы буенча (хәзер 1 нче Тверь-Ямская урамы, 13 нче йорт) авиация сәнәгате халык комиссариатының җитәкче составындагы торак йорты,
- Садово-Триумфальная урамындагы (1949, А. Д. Сурис белән) торак йорт,
- Песчаные урамнары районын планлаштыру һәм төзү (1948—1955, Г. П. Павлов белән берлектә),
- Старокаширское шоссесы районын планлаштыру һәм төзү (аерым алганда, Каширский тыкрыгы Генштабы хезмәткәрләре өчен 1\1 номерлы торак йорт һәм Каширское шоссесы буенча 16 номерлы йорт, анда Л. Н. Толстой исемендәге китапханә урнашкан) (1954, авторлар коллективы),
- Бакунин урамын планлаштыру һәм төзү (1955—1960),
- «Волхонка-ЗИЛ» районын планлаштыру һәм төзү (1955-1960),
- Варшавское шоссесындагы 8 катлы «директорлык» йорты, хәзер № 10 корпус 4 (1951),
- Остряков урамы, 6 адресы буенча «Аэропорт» метросы станциясе янында урнашкан 8 катлы йорт (1953),
- Чкалов урамындагы 12 катлы йорт (1963),
- Ольминский тыкрыгындагы 9 катлы йорт (1962),
- «Барвиха» шифаханәсен реконструкцияләү (1967—1977),
- Измайловтагы «Первомайский» универмагы (1970),
- 1 нче Тверь-Ямская урамындагы торак йорт (1977),
- Измайловодагы «София» ике заллы киноконцерт залы (1978),
- КПСС ҮК кунакханәсе (хәзер «Арбат») Плотниково тыкрыгында (1980, А. Б. Бергельсон, К. П. Алексеева белән),
- Тверская бульварында торак йорт (1982),
- Мәскәү өлкәсенең Руза районында «Русь» шифаханәсе (1984, Н. И. Гулевич белән).
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РСФСР Атказанган төзүчесе (1978);
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены;
- Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1950) — Мәскәүдә Садово-Триумфальная урамы буенча 4—10 номерлы торак йорт архитектурасы өчен;
- Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — Мәскәүдә күп катлы торак йортлар төзүнең индустриаль алымнарын эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Л. Л. Полевой. Русские евреи. Аналитический справочник. — Нью-Йорк — Портланд, Орегон. — 2010.
- ↑ Легенды кинотеатра «Пионер». әлеге чыганактан 2018-01-07 архивланды.
- ↑ Кинотеатр «Пионер» вошел в число лучших артхаусных кинотеатров Европы. әлеге чыганактан 2018-01-07 архивланды.
- ↑ Могила З. М. Розенфельда. әлеге чыганактан 2017-04-07 архивланды.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 24 сентябрь көнне туганнар
- 1904 елда туганнар
- Витебск губернасында туганнар
- 17 февраль көнне вафатлар
- 1990 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- РСФСР атказанган төзүчеләре
- Сталин премиясе лауреатлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетын тәмамлаучылар