Зинфәр Исмәгыйлев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зинфәр Исмәгыйлев latin yazuında])
(Зинфер Исмәгыйлев битеннән юнәлтелде)
Зинфәр Исмәгыйлев
Туган 15 октябрь 1947(1947-10-15)
Байгилде, Нуриман районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 21 июнь 2023(2023-06-21) (75 яшь)
Яшәгән урын Дөреслек урамы[d], Новосибирск[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Новосибирск дәүләт университеты[d]
Һөнәре химик
Эш бирүче РФА СБ катализ институты[d] һәм Федеральный исследовательский центр угля и углехимии СО РАН[d]
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Зинфәр Исмәгыйлев (Зинфәр Ришат улы Исмәгыйлев, 15 октябрь 1947(1947-10-15), Байгилде, Нуриман районы, БАССР, РСФСР, СССР21 июнь 2023(2023-06-21) (75 яшь), ) — химик-технолог, химия фәннәре докторы, профессор (1991), РФА мөхбир әгзасы (2011), РФнең атказанган фән эшлеклесе (2001). 1980 елдан РФАнең Себер филиалында эшли: Катализ институтында лаборатория мөдире (1980 елдан), Күмер химиясе һәм химик материаллар белеме инситуты директоры (2010 елдан).

Фәнни хезмәтләре гетероген катализ, карамай һәм күмер химиясен, углерод материаллар химиясен, функционаллы наноматериалларны һәм сәнәгать экологиясенә өйрәнүгә багышланган.

Исмәгыйлев тарафыннан предприятиеләрнең агулы ташландыкларын зарарсызландыру өчен керамик блоклы катализаторлар эшләү технологиясен уйлап чыгарган һәм камилләштергән, шулай ук күкертле водородның әчеләнү (окисление) процесын элементлы күкерткә әйләндерү, радиоактив калдыкларны утильләштерү технологиясен, углеродлы нано кисәкчәләрне синтезлауның фәнни нигезләрен (күмер шахталарында метанны утилләштерүне), наноторбаларын азотлы атомнары белән структуралы модификацияләүне уйлап чыгарган.

Уран оксидларының рентгенлы нано авырлык структуралы термореактив күренешен ачкан. Үзе экологик яктан саф «Термокам» каталитик каминнары һәм КТГ (Новосибирск) маркалы сәнәгать һава җылыткычларын сәнәгатьтә эшләп чыгаруны оештырган.

Исмәгыйлев Зинфер Ришат улы 800 -дән артык гыйльми хезмәтләрнең автордашы һәм ул 140 автор танкалары һәм уйдырма патентларына ия, шуларның 10 патенты көнбатыш илләрендә.

2023 елның 21 июнендә 76нчы яшендә вафат.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]