Зирекле (Яңа Чишмә районы)
Зирекле | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Зиреклинское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Зиреклинское сельское поселение[d][1] |
Почта индексы | 423185 |
Җирле телефон коды | 84348 |
Зирекле — Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районындагы авыл.
Почта индексы — 423185.
Кыска мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Зирекле авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге составына Кичү авылыннан 16 км төньяк-көнчыгышка таба, Яңа Чишмә авылыннан төньяк-көнчыгышка таба һәм Зирекле авылыннан 7 км төньякта урнашкан Татар Зирекле авылы керә.
Авылның башлангыч исеме Кичү-Адамча, Зирекле-тож булган. Чистай өяз шәһәренә кадәр ераклык 51 чакрым тәшкил итте, Казанга кадәр – 141 чакрым.
Зирекле авылына 1730 елда нигез салынган, авылда ХХ гасыр башында архитектура һәйкәлләре бар: 1905 елдан эшләп килүче таш мәчет һәм 1909 елда Инеш елгасы аша төзелгән таш күпер.
Зирекле авылы территориясендә урта мәктәп-лицей, халык иҗаты һәм көнкүреше музее, участок хастаханәсе, балалар бакчасы, авыл клубы, китапханә, «Аҗаган» яшүсмерләр клубы, элемтә бүлеге, янгын часте эшли. 2011 елның язына кадәр Россия Саклык банкының филиалы эшләде. Урганча авылында авыл клубы, ФАП һәм китапханә эшли.
"Кичү» коллектив хуҗалыгы 2002 елда бөлгенлеккә төште. Садыйков Марат Хаматзакировичның крестьян фермер хуҗалыгы эшли. Халыкның пай җирләрен «Татарстан "агрофирмасы" ҖЧҖ арендалый.
Хуҗалыклар эре мөгезле терлек, сөт терлекчелеге, умартачылык, сарык үрчетү, кошчылык белән шөгыльләнәләр.[2]
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.1 °C | -10.9 °C | -5.7 °C | 4.4 °C | 13.4 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.7 °C | 12.1 °C | 4.3 °C | -4.9 °C | -10.3 °C | 4.0 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[4]
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылда хәзер 673 кеше исәпләнә.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мидхәт Газыймов (1942–2022), музей директоры (1992―2017), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000).
- Исмәгыйль Гайфетдинов (1905―?), Алабуга (1937-1940), Азнакай (1949-1954) районнары партия оешмаларын җитәкләгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-05-02, retrieved 2019-06-20
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.