Зифа Кадыйрова
Зифа Кадыйрова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова |
Туган | 7 октябрь 1958 (64 яшь) Ахун, Учалы районы, Башкортстан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | төзүче-монтажчы |
Балалар | улы Руслан, кызы Регина[1] |
Ата-ана |
|
Зифа Кадыйрова – Чаллыда яшәүче татар язучысы.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958 елның 7 октябрендә Башкортстан Республикасының Учалы районы Ахун авылында туа. 1978 елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә, һөнәре буенча – электромонтажчы. Бүгенге көндә дә төзелештә эшләвен дәвам итә. Зифа ханым ире Марсель белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Зифа ханым күп данәләрдә җыелган кулъязмаларын татарның асыл кызы, милләтпәрвәр-сәясәтче Фәүзия Бәйрәмовага күрсәтергә җөрьәт итә. Кулъязмаларың югалып беткәнче, җыйнап, китап итеп бастыр, синең үз укучың булачак”, – дип, үзенең хәер-фатихасын бирә олпат язучы. Йөзәр данәшәр өч китап чыгарып (“Язмыш сынавы”, “Сагынырсың – мин булмам”, “Көтеп узган гомер”) Кадыйрова әдәбият мәйданына килеп керде.
Иҗат уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2009 елда Зифа Кадыйрованың бу әсәрләре Башкортстанның «Кызыл таң» газетында дөнья күрә. Шушы ук елны бу газетта басылган әдәби әсәрләр арасында Зифа ханым беренче урынны ала.
- 2010 елда Татарстан күләмендә Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” китабы “Иң күп укылучы” китаплар арасында икенче урынны яулады.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- “Ахунның якты йолдызы”(үле сылтама)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- З. Кадыйрова: «Кешедә начарлык күрә белмим» 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Зифа Кадырова: «Мне говорят: ты нахалка! Бунина не знаешь, а учишь других, как надо писать» // Бизнес газета. 20.09.15
- Зифа Кадырова - китаплары, үзе, тормышка карашы