Зифа Нагаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зифа Нагаева latin yazuında])
Зифа Нагаева
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Зифа Вәли кызы Нагаева

Туу көне

1 март 1956(1956-03-01) (67 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, БАССР, Авыргазы районы Иске Итекәй

Эшчәнлек еллары

1991 - х. в.

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ


Россия байрагы РФ
Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

баян

Жанрлар

поп-музыка

Коллективлар

Юлдаш радиосы
Туган тел

Бүләкләр

Г. Ибраһимов премиясе (2006)
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2003),
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011),
Башкортстанның халык артисты (2020)
Татарстанның халык артисты (2022)

zifa_nagaeva

Зифа Нагаева, Зифа Вәли кызы Нагаева (1956 елның 1 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Авыргазы районы, Иске Итекәй) — һәвәскәр композитор һәм җырчы, шагыйрә, популяр җырлар авторы, автор-башкаручы, радио (1996—2013), телевидение алып баручысы, тантаналар алып баручы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2003), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011), Башкортстанның (2020) һәм Татарстанның (2022) халык артисты. Авыргазы районы хакимияте тарафыннан булдырылган Г. Ибраһимов премиясе лауреаты (2006).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 1 мартында БАССР Авыргазы районы Иске Итекәй (вариант: Гомәр) авылында туган. Әтисез үскән[1]. Бертуган энесе (үзенең автосервисы бар). Әнисе Зәйтүнә — 40 ел укытучы булып эшләгән. 8 сыйныфны тәмамлагач, Уфаның 2нче педагогия училищесында «музыка укытучысы» һөнәрен үзләштерә. Аны тәмамлап, Авыргазы районы үзәгендә балалар бакчасында, мәктәптә музыка укытучысы булып эшли, музыка мәктәбе директоры була. Авыргазы халык театрында уйный. Читтән торып, Башкортстан дәүләт педагогия институтының (2000 елдан университет, 2006 елдан Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты) психология факультетын тәмамлаган. 1991 елда гаиләсе белән Уфага күченә, Резина-техник әйберләр заводының мәдәният сараендагы үзешчән түгәрәкләр эшендә актив катнаша. 84нче татар гимназиясендә, 107нче мәктәптә җыр түгәрәкләре алып бара, «Синтезспирт» заводы мәдәният сараенда ансамбльләр оештыра. Егерме елдан артык радиода эшли: яңа ачылган «Шәрык» радиосында музыкаль мөхәррир булып 4 ел хезмәт куя, аннары «Радио-2», «Юлдаш»[2] радиоларында эшли. Биш ел Фән Вәлиәхмәтов белән чыгыш ясый[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19962013 елларда «Башкортстан» радиосында эшли, «Юлдаш» иҗат берләшмәсендә «Югалту-табышларым»[4], «Сәхнә тормышы», «Еллар һәм юллар» һәм башка популяр тапшырулар алып бара.

2009 елдан эшли башлаган «Туган тел» телеканалында «Күзгә-күз карашып» тапшыруын алып бара.

500 дән артык җырның сүзләре һәм музыкасы авторы. Харрас Әюп, Нияз Акмал, Дилә Булгакова, Салават Рәхмәтулла һ. б. шигырьләренә язылган җырлары бар. Җырларын күренекле җырчылар Салават Фәтхетдинов, Фән Вәлиәхмәтов, Бәширә Насыйрова, Зөһрә Шәрифуллина, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Лилия Биктимерова белән Фәдис Ганиев, Гөлназ Асаева, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Ришат Төхвәтуллин, башлап җырлаучылар Ришат Галиханов, Миңнегали Хөснетдинов, Нурия Ярмөхәммәтова, Гүзәл Диникәева һ. б. бик күп җырчылар башкара[5].

Дөнья күргән китаплары: «Зифа Нагаева җырлары», «Гомерем балкышында», «Язмышым - җырларымда» (яңа йөз җыры кертелгән), «Алма кебек гомерләр», «Бөртекләп җыелган бәхет».

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире — техника буенча инженер, вафат. Уртак ике балалары бар: улы аграр университет тәмамлаган инженер; кызы.

Икенче ире Шәйхинур[8] Авыргазы районыннан, җиде яшькә кече, беренче никахыннан ике баласы бар. Уфаның Нижегородка бистәсендә үз йортлары белән яшиләр[9].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]