Зиф Имамов
Зиф Имамов | |
---|---|
Туган телдә исем | Зиф Нурихан улы Имамов |
Туган | 15 декабрь 1940 СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Юкәлекүл |
Үлгән | 10 август 2006 (65 яшь) РФ, БР, Дүртөйле районы, Көшел |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | журналист |
Бүләк һәм премияләре | БР атказанган мәдәният хезмәткәре Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты |
Зиф Имамов, Зиф Нурихан улы Имамов (1940 елның 15 декабре, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Дүртөйле районы, Юкәлекүл ― 2006 елның 10 августы, РФ, БР, Дүртөйле районы, Көшел) ― журналист, публицист, БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1998). Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (1998). 1982 елдан СССР (БАССР) Журналистлар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1940 елның 15 декабрендә Башкортстан АССРның Дүртөйле районы Тәкәрлек авыл советына керүче Юкәлекүл авылында туган. Дүртөйле шәһәренең 1нче урта мәктәбен тәмамлаган. 1959–1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән[1]
Армиядән кайткач, Илеш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән. Аннары журналистикада эшли башлый: 1964 елдан «Чакмагыш нефтьчесе» газетасының мөхәррире, 1967 елдан Дүртөйле районының «Ленин байрагы» (1993 елдан «Юлдаш») газетасының хезмәткәре булып эшли (монда ул 1980―1982, 1993―1994 елларда әйләнеп кайта). 1969 елдан башлап, «Ленинец» (1996 елдан «Молодежная газета») республика яшьләр газетасында эшләгән.
1972 елда Россия Язучылар берлегенең «Литературная Россия»[d] атналыгында әдәби консультант булган. Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетында укый башлаган, соңыннан берьеллык Ленинград югары партия мәктәбенә (1995 елдан академия) күчеп, 1973 елда матбугат, радио һәм телевидение бүлеген тәмамлаган[2]. 1972―1975 елларда «Вечерняя Уфа» газетасында эшләгән. 1975―1977 елларда партия эшендә: КПССның Дүртөйле райкомы инструкторы.
1977―1980 елларда Калининград өлкәсендә яшәп, район газеталарының берсендә редактор урынбасары булып эшләгән. Туган ягына кайткач, 1980―1982 елларда «Ленин байрагы» газетасында эшләвен дәвам итә. Аннары «Полив» су хуҗалыгы берләшмәсе участогы башлыгы булып, шулай ук төрле елларда электромонтер, юллар һәм күперләр техник–төзүчесе булып эшләгән.
1987―1988 елларда Калтасы районының «Таң» газетасында эшли. 1988―1993 елларда «Кызыл таң» республика газетасының төньяк төбәк буенча, 1994―1999 елларда «Известия Башкортостана» газетасының төньяк-көнбатыш төбәк буенча үз хәбәрчесе булып хезмәт иткән.
Зиф Нурихан улы 2006 елның 10 августында Дүртөйле районының Көшел авылында 66нчы яшендә вафат булган.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Икътисад, мәдәният, социаль-икътисадый өлкәдәге төрле мәсьәләләр буенча йөзләгән көнүзәк очерклар һәм мәкаләләр язган. Аның повестьлары, фельетоннары, бигрәк тә юмористик хикәяләре укучылар арасында уңыш казанган.
- Китаплары
- Продолжение легенды: роман-хроника в док. повестях, очерках и репортажах. Уфа: Слово, 1999 (Марсель Котлыгалләмов[d] белән автордаш);
- След на земле: о настоящем Пахаре и истинном Сеятеле. Уфа, 2000;
- Территория любви: роман-хроника об отчем крае на изломе времён. Уфа, 2006.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1998 ― Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1998 ― Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ И. Х. Тимерханов. Имамов Зиф Нурихан улы. Glosbe
- ↑ Имамов Зиф Нуриханович. Литературная карта Республики Башкортостан
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәкаләләр
- Зиф Имамовның тормышы һәм иҗаты турында / Башкорт энциклопедиясенең 3нче томы
- Зиф Имамов / «Кызыл таң» газетасының кыскача энциклопедиясе
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Владимир Романов. Зиф Имамов (К 75-летию со дня рождения). / Известные деятели печати Башкортостана. ИА Башинформ, 15.12.2012
- И. Х. Тимерханов. Имамов Зиф Нурихан улы. Glosbe
- 15 декабрь көнне туганнар
- 1940 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Дүртөйле районында туганнар
- 10 август көнне вафатлар
- 2006 елда вафатлар
- Дүртөйле районында вафатлар
- Башкортстан журналистлары
- Татар журналистлары
- Кызыл таң журналистлары
- Төньяк-Көнбатыш идарә институтын тәмамлаучылар
- Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары
- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре