Златоуст сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Златоуст сөйләше latin yazuında])
Златоуст сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Башкортстан, Чиләбе өлкәсе

 Классификация
Төркем:

Златоуст сөйләше (кыйгы сөйләше) — татар теленең урта диалектына караган сөйләш. Үз атамасын Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәре исеменнән ала, бу сөйләш таралган территория элек Уфа губернасы Златоуст өязенә караган була.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Златоуст сөйләше элеккеге Уфа губернасы Златоуст өязенә караган татар авылларында таралган. Бу җирлеккә хәзереге Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнары (Балакатай, Дуван, Кыйгы, Мәчетле һәм Салават районнары, Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнбатыш районнары (Саткы һәм Назыпетровск районнары) татар авыллары керә. XVII гасырда ук биредә татарлар яшәгән торак пунктлар булган. Төбәкнең күпчелек авыллары пермь татарларын күчерү, шулай ук бирегә мишәрләр — байкыбаш сөйләше вәкилләре һәм Башкортстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш төбәкләреннән казан татарларын күченү нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөйләм вәкилләре татарча үзаңны саклыйлар. Татар авыллары башкорт авыллары белән янәшә урнашкан. Тел мәгълүматлары сөйләшне формалаштыруда хәлиткеч роль урта диалект вәкилләренә караганын күрсәтә, шул ук вакытта көнбатыш (мишәр) диалекты белән уртак үзенчәлекләр аерылып тора. Сөйләшүчеләрнең башкорт халкы белән тыгыз элемтәсе дә аларның сүзләрендә билгеле бер эз калдыра.[1] Сөйләштә ә~е~и (дегәнәк – тигәнәк), а,ә~ы,е (қайа – кыя), б~м (тарбақлы – тармаклы), н~м (йунысқа – йомычка) тәңгәллекләре бар.

Златоуст сөйләшендә [ч], [җ] тартыклары бөтенләй очрамый, һәм нәкъ менә бу билге бу сөйләшне Башкортстанның башка татар сөйләшләре арасыннан аера. Бу сөйләштә татар телендәге [ч] урынына [с], [җ] урынына [й] авазлары әйтелә. Кайсы бер сүзләрдә [җ] урынына каты [ж′] кулланыла (баж′а – баҗа), бу аваз татар теленең казан диалекты дөбъяз, эчкен, кормантау, тепекәй, учалы сөйләшләрендә, башкорт, казакъ, нугай телләрендә очрый һәм башкорт теле йогынтысында барлыкка килгән дип санала. [Ч] урынына [с] куллану, беренче чиратта, бу сөйләшне формалаштыруда мөһим роль уйнаган мишәр компоненты белән бәйле. [Җ] урынына [й] куллану, шулай ук, мишәр диалекты сөйләшләренә һәм көнчыгыш себер диалектлары сөйләшләренә дә хас.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Булатова М.Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М.Р. Булатова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хайрутдинова Т.Х. Златоустовский говор татарского языка. Казань, 1985. 158 с.
  • Әхмәтҗанов М.И. Урал ягы татарлары тарихы // Идел, 1995. № 12. Б. 45–49.
  • Әхмәтҗанов М.И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30–35.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]