Зодиак йолдызлыклары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зодиак йолдызлыклары latin yazuında])
(Зодиак йолдызлыгы битеннән юнәлтелде)

Зодиак йолдызлыклары (лат. ζωδιακός — «җәнлек …») — Кояшның йолдызлар арасында күренмә бер еллык хәрәкәте (эклиптика) буйлап урнашкан 12 йолдызлык.

Зодиак йолдызлыкларының хәзерге чикләре эклиптиканың 12 тигез өлешләргә бүлүенә тәңгәл килмиләр. Аларны 1928 елда Халыкара астрономия берлегенең Өченче генераль ассамблеясендә расландылар. Шуңа күрә хәзерге вакытта эклиптика Еланлы йолдызлыгыны кисеп үтә (шулай булса да, гадәттә бу йолдызлык зодиак йолдызлыклары исәбенә керми), ә Кояшның йолдызлыкны үтү вакыты җиде көннән (Гакрәп йолдызлыгы) бер ай ун алты көнгәчә (Сөмбелә йолдызлыгы) була.

Гакрәп һәм Кавәс йолдызлыклары тулысынча Россиянең көньяк өлкәләрендә генә күренә, калганнар — бөтен территориясендә.

Исемлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зодиак билгесе Зодиак йолдызлыгы[1][2] IAU чикләре[3] Кояшның йолдызлыкта
булу чоры[3]
Иң якты йолдызы
Кучкар Хәмәл йолдызлыгы (лат. Aries) 19 апрель — 13 май 25 көн Хәмәл
Үгезбозау Сәвер йолдызлыгы (лат. Taurus) 14 май — 19 июнь 37 көн Әлдәбәран
Игезәкләр Җәүза йолдызлыгы (лат. Gemini) 20 июнь — 20 июль 31 көн Поллукс
Кысла Саратан йолдызлыгы (лат. Cancer) 21 июль — 9 август 20 көн en:Al Tarf
Арыслан Әсәт йолдызлыгы (лат. Leo) 10 август — 15 сентябрь 37 көн Регул
Кыз Сөмбелә йолдызлыгы (лат. Virgo) 16 сентябрь — 30 октябрь 45 көн Спика
Үлчәү Мизан йолдызлыгы (лат. Libra) 31 октябрь — 22 ноябрь 23 көн Зөбанел-Шимали
Чаян Гакрәп йолдызлыгы (лат. Scorpius) 23 ноябрь — 29 ноябрь 7 көн Антарес
Еланлы Еланлы (лат. Ophiuchus) 30 ноябрь — 17 декабрь 18 көн Рәэселхәйя
Укчы Кавәс йолдызлыгы (лат. Sagittarius) 18 декабрь — 18 гыйнвар 32 көн Кавәс Җәнүби
Кәҗәмөгез Җәди йолдызлыгы (лат. Capricornus) 19 гыйнвар — 15 февраль 28 көн Зәнәбелҗәди
Сукояр Дәлү йолдызлыгы (лат. Aquarius) 16 февраль — 11 март 24 көн Сәгыделсогуд
Балыклар Хут йолдызлыгы (лат. Pisces) 12 март — 18 апрель 38 көн en:Eta Piscium

Моны да кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» дип, гарәби исемнәр кулланалар... Шиһабетдин Мәрдҗәни. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. 2013 елның 31 май көнендә архивланган.
  2. Батырша язмалары. «Гарызнамә» // Батырша җитәкчелегендә баш күтәрү һәм XVIII йөз татар җәмгыятендә иҗтимагый-мәдәни торыш. — Казан, 2007. — 219–273 б.
  3. 3,0 3,1 Constellations in the zodiac. Dr. Lee T. Shapiro, director of Morehead Planetarium University of North Carolina (2011 Апрель 27)

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара