Золтан Кодай
Золтан Кодай (маҗар. Kodály Zoltán; 1882 елның 16 декабре, Кечкемет — 1967 елның 6 марты, Будапешт) — Маҗарстан композиторы һәм музыка теоретигы, педагог.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Балачактан ук скрипкада уйный, әтисе-һәвәскәр музыканттан өйрәнә. 1900 елда Будапешт университетының телләр бүлегенә һәм бер үк вакытта Маҗарстан Король музыка академиясенә Һанс Фон Кёсслерның композиция классына укырга керә. Курс тәмамлангач, бер ел дәвамында Парижда Шарль Видорда укый.
1905 елдан маҗар халык музыка мирасы әсәрләрен җыю белән шөгыльләнә, шул максат белән Маҗарстанның төрле провинцияләрендәге авылларга йөри. 1906 елдан башлап, Бела Барток белән берлектә, күп санлы халык җырлары җыентыкларын бастыра. 1912 елдан Кодай — Будапешттагы музыка академиясе профессоры. Аның шәкертләре арасында Габор Дарваш, Антал Дорати, Золтан Гардоньи, Дьюла Давид, Режё Сугар кебек танылган музыка культурасы эшлеклеләре була. Бу чорда композитор музыка теориясе белән актив шөгыльләнә, музыка педагогикасы буенча хезмәтләр яза. Аерым алганда, үз укучысы Енё Адам белән берлектә профессиональ булмаган музыкантларны һәм хор төркемнәрен өйрәткәндә уңышлы кулланыла торган Кодай методын эшли.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында Кодай, Бела Барток белән берлектә, Австро-Маҗарстанның хәрби министрлыгының Будапешттагы матбугат бүлегенең музыка секторында эшли. 1919 елда Маҗарстан совет Җөмһүрияте хөкүмәте аны музыка сәнгатенең югары мәктәбе дип үзгәртелгән музыка академиясенең вице-президенты итеп билгели; хортистлар режимы урнаштырылганнан соң педагогик эшчәнлеген вакытлыча туктатырга мәҗбүр була (1921 елга кадәр). 1942 елда отставкага чыга, мактаулы профессор исемен ала, Икенче бөтендөнья сугышы ахырында Маҗарстан сәнгать советы президенты була. 1966 елда аның хөрмәтенә аталган кыллы квартет формалаштырыла.
Халыкара музыкаль белем бирү җәмгыятенең мактаулы президенты. Музыка сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен Маҗарстан Халык Җөмһүрияте бүләкләре белән билгеләп үтелә.
Музыкаль әсәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рухи музыка
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Psalmus Hungaricus — 1923
- Budavari Te Deum — 1936
- Missa brevis — 1944
- Adventi evek — 1963
Оркестр композицияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җәйге кич — 1906
- «Хари Янош» операсыннан сюита — 1927
- Галантадан биюләр — 1933
- «Тавис» маҗар халык җырына вариацияләр — 1937
- Оркестр өчен концерт — 1940
- Симфония — 1960
Камера музыка
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Скрипка һәм виолончель өчен лирик романслар — 1898
- Виолончель, скрипка һәм контрабас өчен адажио — 1910
- Виолончель һәм фортепиано өчен соната, 4 нче әсәр
- Соло виолончель өчен соната, 8 нче әсәр
- Виолончель һәм фортепиано өчен сонатина
- Виолончель һәм скрипка өчен дуэт, 7 нче әсәр
- Кыллы квартет № 1, 2 нче әсәр
- Кыллы квартет № 2, 10 нчы әсәр
- 9 фортепиано әсәре, 3 нче әсәр
- 7 фортепиано әсәре, 11 нче әсәр
Сочиненияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Kodaly, Zoltan «Wege zur Musik», Budapest, Corvina Kiado — 1983.
Кинематограф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Өченче дәрәҗәдәге якын элемтәләр» фантастик фильмында саңгырау телсез балаларны музыкага өйрәтү өчен эшләнгән ишарәләр теле — Золтан Кодай эзлеклелеге турында сөйләнелә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- 1 2 Nationalencyklopedin — 1999.
- 1 2 Kuiper K. Encyclopædia Britannica
- 1 2 Deutsche Nationalbibliothek Record #118564145 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ https://www.tudosportal.hu/egy.php?id=6751
- ↑ Magyarországi felsőoktatási intézmények (1580-1918)
- ↑ https://finlandabroad.fi/documents/384951/405231/veljeskansan_keskuudessa_-_suomen_unkarin-edustustotoiminnan_historiikki.pdf
- ↑ performing-arts.ch / мөхәррир Швейцария башкарма сәнгатьләр архивы (SAPA)
- 16 декабрь көнне туганнар
- 1882 елда туганнар
- 6 март көнне вафат булганнар
- 1967 елда вафат булганнар
- Будапештта вафатлар
- Кошут премиясе лауреатлары
- «Маҗарстан мирасы» премиясе лауреатлары
- Будапешт университетын тәмамлаучылар
- XX гасыр композиторлары
- XIX гасыр композиторлары
- 1967 елда вафатлар
- 6 март көнне вафатлар
- Маҗарстан композиторлары