Казан зооботаник бакчасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан зооботаник бакчасы latin yazuında])
(Зооботаника бакчасы битеннән юнәлтелде)
Казан зооботаник бакчасы
Нигезләнгән

1806

бүгенге урында ачылган

1829

Мәйдан

7,9 га (+6,8 га)

Хайваннар саны

1201

Хайваннар төре

145

Әгъзалык

Евразия зообакчалары ассоциациясе

Сәхифә

http://kazzoobotsad.ru

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү


Казан зооботаник бакчасыКазан шәһәренең зоопаркы, Россиядә зоологик һәм ботаник бүлекләрне берләштергән бердәнбер зоопарк.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан зооботбакчасы Европада иң олыларның берсе булып санала. Ул Карл Фукс тарафынннан Казан университеты каршында ботаник бакча буларак 1806 елның 8 декабрендә оештырыла.

1829 елда Кабан күле янындагы җирләр сатып алынып ботаник бакчаның җирлеге 6,7 га кадәр үсә. 1834 елда 5 бүлектән торган таш оранжерея төзелә һәм ботаник бакча беренче кунакларын каршылый. Оранжереядә әле хәзер дә ике гасыр элек утыртылган ике пальма үсә.

1841 елга ботаник бакчада 4 меңнән артык үсемлек туплана.

Кыска вакыт эчендә Ботаник бакча казанлыларның иң яраткан ял итү урыннарының берсенә әверелә. Кабан күле буйлап күңелле сәяхәттән соң Ботаник бакчаның кызыклы-кызыклы экспонатларын карау аларның күңелендә оныталмаслык тәэсир калдырган.

Казаннан башка җирләрне күрмәгән күп кенә кешеләр өчен Ботаник бакча дөньядагы кызыклы һәм ят үсемлекләр белән танышуның бердәнбер ысулы булып торган. ХХ йөз башына (1895 елда) бакчада 5273 үсемлек, шул исәптән, 300 дән артык җимеш агачлары һәм ике меңгә якын куак һәм үләннәр тупланган.

Гражданнар сугышы вакытында Ботаник бакчага коточкыч зыян китерелә. 5 меңнән артык үсемлектән нибары иң чыдам 100 агач һәм куак исән кала.

Ботаник бакчаны төзекләндерү 1924 елда башлана. «Табигать сөючеләр» түгәрәге тырышлыгы белән 1926 елның җәендә Ботаник бакча яңадан кунакларга ишекләрен ача.

Ботаник бакча белән беррәттән Казанда зообакча оештыру эшләре дә алып барыла.

Казан зообакчасы тарихын 1924 елдан исәпләргә була. Бу елны «Табигать сөючеләр» түгәрәге, Ботаник бакчаны төзекләндергәндә аның бер өлешендә җәнлекләр почмагы төзи башлый. Аның беренче экспонатлары: студентлар тоткан бүре баласы, ике аккош (Аучылар берлеге бүләге) һәм шәһәр читендә тотылган дала бөркете.

Зоопаркның беренче бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елда аерым Казан зообакчасы оештырыла. Ул рәсми рәвештә 1925 елның 8 ноябрендә ТАССР Үзәк музее каршында ачыла. Зообакчаның коллекциясендә 54 кош һәм җәнлек була.

1931 елны зообакча ботаник бакча территориясенә күчерелә. Озакламый алар берләшәләр һәм Казан зооботаник бакчасы барлыкка килә. 1937 елда зоопаркка арыслан, ак аю, крокодил кебек экзотик хайваннар кайтартыла.

Сугыш еллары вакытында Казан зоопаркына Ленинград зообакчасы эвакуацияләнә. 1941 елның 30 июнендә Казанга Ленинградтан 80 хайван (леопард, арыслан, юлбарыс, фил, кара мөгезборын, зебралар, антилопа, ак аю һ.б.) кайта.

1950-70 елларда Зоопаркта хайваннар өчен яңа павильоннар (арысланнар, фил, аю, бүре һәм кошлар өчен) төзелә һәм кирпичтән таш койма торгызыла.

Хәзерге халәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта (2011 ел) Казан зоопаркында 2500 гә якын хайван (148 төрдә) һәм 5 меңләп үсемлек (936 төрдә) бар, шуларның 24 Кызыл китапка кертелгән.

Зооботбакча чит илләрдәге 50 зоопарк һәм 30 ботаник бакча белән тыгыз элемтәдә тора. РФА Урал һәм Идел буе Ботаник бакчалары Берлегенең Урал бүлегенең әгъзасы, Ботаник бакчаларның үсемлекләр яклау буенча халыкара берлеге (BGCI) белән эш итә.

1996 елдан зообакча Европа Зоопарклар һәм Аквариумнар Берләшмәсе (EAZA), 1997 елның мартыннан Европа-Азия зоопарклар һәм аквариумнар региональ берләшмәсе (ЕАРАЗА) әгъзасы.

Реконструкцияләү проекты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XXI гасырда Казан зооботбакчасын тулаем үзгәртеп яңадан кору күздә тотыла. Әлеге вакытта проектның мастер-планы төзелгән (2007 ел). Реконструкциядән соң зоопарк күктән караганда мәһабәт чикерткәне (стрекоза) хәтерләтәчәк. Беренче пар канатларында күңел ачу һәм сәүдә нокталары булачак, икенче пар канаты – махсус яктыртылган фонтаннар тезмәсеннән торачак. Чикерткәнең гәүдәсе – Кабан күле аркылы күпер аша кунаклар күңел ачу үзәгеннән зоопаркка үтә алачак. Хайваннар һәм үсемлекләр өчен уңайлы шартлар тудыру каралган. Бу проектны чынга ашыру 120 миллион АКШ доллары тәшкил итәчәк (90 млн – күңел ачу үзәгенә, 30 – зоопаркка).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]