Эчтәлеккә күчү

Зоран Миланович

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зоран Миланович latin yazuında])
Зоран Миланович
Хорватия Республикасы
президенты
Вазыйфага керешкән
2020 елның 19 феврале
Аңа кадәр Колинда Грабар-Китарович
Хорватия Республикасы
премьер-министры
Вазыйфада
2011 ел – 2016 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 30 октябрь 1966(1966-10-30) (58 яшь)
Югославия СФР, Хорватия СР, Загреб
Сәяси фирка SDP[d]
Белем Загреб университеты[d]

Зо́ран Мила́нович (хорв. Zoran Milanović; 1966 елның 30 октябре, Югославия СФР, Хорватия Социалистик Республикасы, Загреб) — хорватияле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Хорватия Республикасының гамәлдәге президенты (2020 елның 19 февраленнән). Сул үзәкчел юнәлештәге сәясәтче. Элекке Хорватия премьер-министры (2011–2016).

Үз кандидатурасын куярга хокукы булудан файдаланып, 2024 елның 29 декабрендә узган Президент сайлауларында катнашкан һәм 2нче турга узган. Икенче тур 2025 елның 12 гыйнварында уздырылган[1].

1966 елның 30 октябрендә Хорватия Социалистик Республикасы башкаласы Загреб шәһәрендә туган. Әтисе (чыгышы белән Хорватиянең Далмация тарихи төбәгендәге Синь[d] шәһәреннән) икътисади үсеш үзәге башлыгы, әнисе башлангыч мәктәптә немец һәм инглиз телләре укытучысы булып эшләгән[2]. Зоран «Идарә һәм гадел хөкем үзәге» урта мәктәбендә укыган, аннары бик яхшыга Загреб университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1998 елда Брюссельдә (Бельгия) Ирекле университет[d] тәмамлаган, Европа халыкара хокукы өлкәсендә белгеч, рус, инглиз, француз һәм немец телләрендә иркен аралаша ала.

Укуын тәмамлагач, Миланович Загреб судларының берсенә, аннары Тышкы эшләр министрлыгына эшкә кергән. Тышкы эшләр министрлыгында аны булачак сәяси оппоненты һәм булачак Хорватия премьер-министры (2012 елда ришвәт алган өчен суд тарафыннан 10 елга төрмәгә хөкем ителгән[3]) Иво Санадер[d] эшкә алган булган.

Бер елдан Миланович ОБСЕ линиясе буенча Таулы Карабахка эшкә киткән. 1996 елда Брюссельдә Европа Советы һәм НАТО каршындагы Хорватия миссиясе киңәшчесе булган. Шунда ук аспирантураны тәмамлаган. 1999 елда Тышкы эшләр министрлыгына кире кайткан.

Шул ук вакытта Миланович үзенең сәяси карьерасын башлаган. 1990 елда Хорватия Коммунистлар берлеге[d] базасында оешкан Социал-демократик партия (СДП) сафларына кергән. Моңа кадәр бер партиядә дә тормаган. СДП 2000 елгы сайлауларда җиңгәннән соң, Миланович Тышкы эшләр министрлыгында НАТО белән мөнәсәбәтләр кураторы булган. Өч елдан Тышкы эшләр министры Тонино Пицуланың[d] ярдәмчесе булган. 2003 елгы сайлауларда Хорватия демократик берлеге[d] (ХДС) партиясе җиңгәннән соң, Миланович бу посттан киткән.

2004 елда СДП Үзәк комитетына сайланган, ике елдан соң кыска вакытка партиянең матбугат сәркатибе булган.

СДП лидеры Ивица Рачан[d] үлгәннән соң (2007), Миланович партия рәисе постына үз кандидатурасын куйган. Аның кандидатурасын күрсәтүен алкышлар белән каршы алганнар. Үләр алдыннан «яңа көчләр» килү кирәклеге турында сөйләгән Рачан нәкъ менә Милановичны хуплаган дип санала. 2007 елның 2 июнендә СДПның X (чираттан тыш) съездында Миланович партия рәисе итеп сайланган.

СДП рейтингы кискен үсә башлый, һәм күпләр инде партиянең 2007 елгы Парламент сайлауларында җиңүен фаразлый, әмма Милановичның сәяси тәҗрибәсе җитәрлек булмый, сайлауларда ХДС яңадан җиңә. СДП парламентта[d] иң эре оппозицион көчкә әверелә.

2011 елның 5 августында Миланович сайлау алды Кукурику[d] коалициясен (хорв. Kukuriku koalicija) төзегән, анда СДПдан тыш Радимир Чачич[d] җитәкчелегендәге Хорватия халык партиясе, Иван Яковчичның (Ivan Jakovčić) Истрия демократик ассамблеясе һәм Силвано Хреля (Silvano Hrelja) җитәкләгән Хорватия Пенсионерлар Партиясе керергә карар итә. Коалиция атамасы «Кукурику» (хорв. Kukuriku) рестораны исеме белән бәйле, анда коалиция төзү турында сөйләшүләр узган булган.

Коалиция, мандатларның күпчелеген алып, 2011 елның 4 декабрендә узган чираттагы парламент сайлауларында ышанычлы җиңү яулаган[4].

Президент сайлаулары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елда Хорватия Президентын сайлауларда[d] катнашкан. Иң күп тавыш җыеп (29,5 %) һәм гамәлдәге Президент Колинда Грабар-Китаровичны (26,7%) узып, икенче турга үткән[5]. Президент сайлауларының икенче туры нәтиҗәсендә Хорватия Президенты итеп сайланган.

2020 елның 18 февралендә Хорватиянең бәйсезлек алганнан бирле бишенче президенты вазыйфасына керешкән[6].

2024 елның 29 декабрендә узган Президент сайлауларында катнашып, 49,09 % тавыш җыйган. 2025 елның 12 гыйнварына билгеләнгән сайлауларның икенче турына чыккан[7]. Икенче турда илнең гамәлдәге Президенты Зоран Миланович җиңү яулаган[8].

Украинага каршы һәм Россия яклы фикерләре белән билгеле[9].
2023 елның гыйнварында Хорватия Президенты «Вашингтон һәм НАТО Россиягә каршы Украина ярдәмендә прокси-сугыш алып бара» дип белдергән. Хорватия Президенты шулай ук Мәскәүгә каршы санкцияләр кертүдә мәгънә күрмәвен белдергән[10].

Гаиләле. 1994 елда өйләнгән. Саня Мусич-Миланович белән ике ул (Анте һәм Марко) тәрбияли.