Зоя Малькова
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 19 ноябрь 1921[1] |
| Туу урыны | Киҗел |
| Үлем датасы | 1 сентябрь 2003[1] (81 яшь) |
| Үлем урыны | Мәскәү, Россия |
| Күмелү урыны | Ваганьков зираты[d] |
| Һөнәр төре | укытучы |
| Әлма-матер | Мәскәү дәүләт лингвистика университеты[d] |
| Академик дәрәҗә | педагогика фәннәре докторы[d] |
| Бүләкләр |
Малькова Зоя Алексеевна (19 ноябрь 1921, Кизел — 1 сентябрь 2003, Мәскәү) — педагог, чагыштырма педагогика белгече; Мәскәү дәүләт педагогия чит ил телләре институтының инглиз теле факультетын тәмамлаган, РСФСР Педагогия академиясенең педагогика тарихы һәм теориясе институты янындагы аспирантураны уңышлы тәмамлаган; педагогия фәннәре докторы, ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең мөхбир-әгъзасы (1982); гомуми педагогика фәнни - тикшеренү институтының директоры.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Зоя Малькова Кизел (Пермь өлкәсе) шәһәрендә 1921 елның 19 ноябрендә туган (ул елларда Кизел Пермь өлкәсенең эшчеләр касабасы була). 1949 елда Зоя Алексеевна Малькова Мәскәү дәүләт педагогия чит ил телләре институтын тәмамлый. Югары белем алып чыкканнан соң, гомуми белем бирү урта мәктәбендә укыта башлый. Алдынгы укытучы Малькова Зоя Алексеевна 1956 елларда ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең фәнни-тикшеренү учреждениеләре системасында фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнә башлый. 1972 елда Малькова Зоя Алексеевна үзенең педагогия буенча язылган докторлык диссертациясен уңышлы яклый — педагогия фәннәре докторы булып китә. Зоя Алексеевна Малькова 1974-1991 елларда Гомуми педагогика гыйльми-тикшеренү институтының директор урынбасары һәм директоры булып эшли. Бу институт 1989 елдан бирле Педагогика теориясе һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты дип атала.
Моннан тыш Зоя Алексеевна Малькова 1986 елда ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең чагыштырма педагогика фәнни советының рәисе итеп сайлана. 1982 елның 26 мартында ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең академигы итеп сайлана.
Вафаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2003 елның 1 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә вафат була һәм шәһәрнең Ваганьковский зиратында җирләнә.
Эшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Малькова З. А. Современная школа США. — М., 1971.
- Малькова З. А. Школа и педагогика за рубежом. — М., 1983. — 191 с.
- Малькова З. А., Вульфсон Б. Л. Среднее образование в современном мире — М., 1987.
- Школьные реформы в развитых странах Запада / под ред. З. А. Мальково, В. С. Митино — М., 1992. — 157 с.
- Малькова З. А., Вульфсон Б. Л. Сравнительная педагогика — М., 1996. — 256 с.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Малькова Зоя Алексеевна // Российская педагогическая энциклопедия : В 2 т. / Гл. ред. В. Г. Панов. — М. : Большая Рос. энцикл., 1993—1999.
- Куликова Е. Ф. Воспоминания о Зое Алексеевне Мальковой // Отечественная и зарубежная педагогика. — 2012. — В. 1 (4). — ISSN 2224-0772.
- Савина А. К. Вспоминаем Зою Алексеевну Малькову // Отечественная и зарубежная педагогика. — 2016. — В. 5 (32). — С. 65. — ISSN 2224-0772.
- ↑ 1,0 1,1 Педагоги и психологи мира — 2012.
- 19 ноябрь көнне туганнар
- 1921 елда туганнар
- 1 сентябрь көнне вафат булганнар
- 2003 елда вафат булганнар
- Мәскәүдә вафатлар
- Почет ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- ССРБ педагоглары
- Русия педагоглары
- Педагогика фәннәре докторлары
- 2003 елда вафатлар
- 1 сентябрь көнне вафатлар
- Пермь краенда туганнар