Эчтәлеккә күчү

Зоһран Мамдани

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зоһран Мамдани latin yazuında])
Зоһран Мамдани
Нью-Йорк мэры
Вазыйфага керешкән
2026 елның 1 гыйнвары
Аңа кадәр Эрик Адамс[d]
Шәхси мәгълүмат
Туган 18 октябрь 1991(1991-10-18) (34 яшь)
Уганда, Үзәк регион[d], Кампала
Сәяси фирка Демократик партия
Җефет Рама Дуваджи[d][1]
Әни Мира Наир[d][2]
Әти Махмуд Мамдани[d][2]
Белем Боудин-көллият[d]

Зоһран Мамдани, Зоһра́н Ква́ме Мамда́ни (ингл. Zohran Kwame Mamdani; 1991 елның 18 октябре, Уганда, Кампала) ― америкалы сәясәтче, Нью-Йоркның сайланган мэры. 2026 елның 1 гыйнварында Нью-Йорк мэры вазыйфасына керешкән, антны Коръәнгә кулын куеп китергән[3]. АКШ демократик фиркасе һәм «Американың Демократик социалистлары» (DSA) оешмасы әгъзасы. 2021 елдан Нью-Йорк штаты Ассамблеясе депутаты.

2025 елның 4 ноябрендә Нью-Йорк мэры сайлауларында[d] җиңү яулаган. Ул шәһәр тарихында сайланган мэрлар арасында беренче мөселман һәм соңгы елларда сайланган иң яшь мэр булып тора[4].

1991 елның 18 октябрендә Уганда башкаласы Кампала шәһәрендә туган[5]. Әтисе Колумбия университеты профессорs, Гуджараттан чыккан шигый ислам вәкиле (низари). Әнисе кинорежиссер, чыгышы белән пәнҗаблы[6] Зоһран үзен шигый-уникечеләргә кертә[7][8].

Биш яшендә гаиләсе белән Кейптаунга, җиде яшендә Нью-Йоркка күченгән. 2014 елда Боудин-көллиятне[d] африканистика өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлаган[9][10]. Мамдани элегрәк рэп белән шөгыльләнгән[11].

Сәяси карьерасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Сәясәт белән 2015 елда шөгыльләнә башлаган[11]. 2017 елда ул «Американың Демократик социалистлары» (DSA) оешмасына кушылган. 2020 елның июнендә Демократик партия праймеризында җиңү яулаган. 2021 елдан Нью-Йорк штаты Ассамблеясендә депутат. 2022 һәм 2024 елларда көндәшсез яңадан сайланган[12]. 2025 елның маена 20 закон проектының төп авторы була, шуларның өчесе законга әверелә, шулай ук 238 закон проектының автордашы була[13]. Ассамблея әгъзасы постында ул метро эшен яхшырту өчен штат бюджетына 100 миллион доллардан артык акча кертүгә ирешкән, бушлай автобусларның уңышлы пилот проектын эшләтеп җибәргән һәм пычратучы электростанция төзүдән баш тартуга ярдәм иткән[14]

Нью-Йорк мэры постына сайлау алды кампаниясе логотибы

2024 елның 23 октябрендә Нью-Йорк мэры сайлауларында катнашуы турында игълан иткән[15]. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул Нью-Йорк сайлаучыларының якынча яртысының тавышын казанган. 34 яшьлек демократ үзенең сәяси карашын «демократик социализм» дип билгеләгән. Мамдани сайлау кампаниясен «Нью-Йорк ― аз керемле кешеләр яши ала торган шәһәр», дигән шигаре белән алып барган. Ул торак арендасы бәясен катыру, бушлай автобус маршрутлары булдыру, шәһәр тарафыннан субсидияләнә торган супемаркетлар ачу һәм дөньяда иң кыйбат шәһәрләрнең берсендә яшәү чыгымнарын киметү өчен башка чаралар күрергә вәгъдә иткән. Боларны ул бай катлам кешеләренә салымнарны арттыру исәбенә башкарырга ниятләвен әйткән.

Социаль челтәрләрдән файдаланып, элек беркемгә дә билгеле булмаган Мамдани Демократик фирканең беренчел сайлау кампаниясе вакытында партия активистларын һәм яшьләрне үз ягына җәлеп итүгә ирешкән һәм элекке Нью-Йорк губернаторы Эндрю Куомоны[d] узып киткән.

2018 елда натурализация процедурасы аша АКШ гражданлыгы алган[16]. 2025 ел башында чыгышы белән Сириядән булган рәссам Рама Дуваджига өйләнгән[17].