Эчтәлеккә күчү

Зунун Таипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зунун Таипов latin yazuında])
Зунун Таипов
Туган 1919
Үлгән 1988
Алматы, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  Кытай
 СССР
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Кытай коммунистлар фиркасе[d]
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]

 Зунун Таипов Викиҗыентыкта

Зунун Таипов (уйг. زۇنۇن تايوف , кыт. 祖农•太也夫, Tsu-lung T’ai-yeh-fu[1]; 1917 ел, Россия империясе, Жаркент1984 ел, СССР, Казакъ ССР, Алматы) — Кытай милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе, генерал-майор (1950). Советлар Союзына 1962 елда И-Та вакыйгасы чорында күчкән.

1917 елда Жаркент шәһәрендә туган. Берникадәр вакыт рус мәктәбендә укыган. Күмәкләштерү чорында, 1931 елда, гаиләсе белән Голҗа шәһәренә күчеп киткән. Анда ул Тәлгат Мусабаевның күн заводына эшче булып урнашкан. Зунун заводта үзен яхшы яктан күрсәткән, нәтиҗәдә, мастер урынбасары һәм цех башлыгы булган. Акрынлап заводның җитештерү башлыгы урынбасары вазыйфасына ирешкән.

1930-елларда уйгырларның тарихи ватанында ― Көнчыгыш Төркестанда вәзгыять кискенләшкән. Хакимияткә губернатор Шэн Шицай[d] (1895―1970) килгәч, җирле халыкка басым көчәйгән. Бу гамәлләргә җавап итеп, Голҗада, катгый серлелек шартларында, уйгыр халкы вәкилләре дә кергән «Шаркий Туркестан азатлык ташкилаты» оешмасы булдырылган. Әлеге оешманың җитәкче комитеты әгъзасы Зунун Таипов була. Оешма саны арту һәм киң халык массаларын актив җәлеп итү нәтиҗәсендә хәрәкәт вәзгыятьне үзгәртә алган.

1944 елда Көнчыгыш Төркестан инкыйлаб җөмһүрияте[d] төзелүе игълан ителә. Бу җөмһүриятнең Вакытлы хөкүмәте әгъзалары исәбенә Зунун Таипов та кергән. Аның төп бурычы милли армия булдыру була. Аның турыдан-туры катнашында яшь дәүләтнең Хәрби доктринасы һәм гаскәрләр структурасы эшләнә, армияне тәэмин итү һәм коралландыру җайга салына. Көнчыгыш Төркестан Республикасы (КТР) гаскәрләренең баш командующие президент Алихан Түрә[d] (1885―1970) була. Турыдан- туры командованиене Исхакбәк Муниев[d] башкара, аның урынбасары подполковник дәрәҗәсендәге Зунун Таипов була[2].

З. Таипов гоминьданчылардан[d] шактый территорияләрне азат итәргә мөмкинлек биргән чараларны планлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнашкан.

Күрсәткән батырлыгы һәм оештыру сәләте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «Ирек» ордены, «Батырлык өчен» медале бар.

1948 елда Әхмәтҗан Касыйми башлангычы белән «Тынычлык һәм демократия ассоциациясе» оештырыла. Әлеге оешманың Үзәк комитеты әгъзасы һәм аның оештыру бүлеге мөдире итеп Зунун Таипов билгеләнә. «Тынычлык һәм демократия ассоциациясе» әгъзалары саны 60 мең кешегә җитә. Оешма кораллы көчләр, икътисад, мәдәният, социаль яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.

Көнчыгыш Төркестан Республикасы лидерларының фаҗигале үлеменнән[d] соң, Көнчыгыш Төркестан провинция хокукларында Кытай Халык Республикасы составына керә. КТР армиясе Кытай Кораллы көчләренең бер өлешенә әйләнә.

1950 елда Зунун Таипов «генерал-майор» дәрәҗәсендә хәрби округ командующиеның урынбасары итеп билгеләнгән. Әмма берничә елдан соң, «уң тайпылыш»та һәм «җирле милләтчелек»тә гаепләнеп, барлык вазыйфаларыннан төшерелгән һәм авылга сөргенгә, «физик хезмәт белән яңадан тәрбияләүгә җибәрелгән.

1961 елда сөрген срогы тәмамлангач, Зунун Таипов гаиләсе белән Казакъстан территориясенә күченгән. Пенсиягә чыкканчы азык-төлек сәнәгате системасында эшли. 1962―1963 елларда «Казахстанская правда» газетасы битләрендә Кытай хакимиятенең Синьцзян территориясендә милли азчылыкларны эзәрлекләве турындагы мәкаләләре белән чыгыш ясаган[3][4], 1980 елда Кытай территориясендә уйгыр халкының язмышы турында сөйләгән «Гани Батыр» («Казахфильм» киностудиясе) документаль фильмында катнашкан[5].

З. Таипов Уйгырстанда (Көнчыгыш Төркестанда) үткән еллары турындагы истәлекләр, шул исәптән «Азатлык өчен көрәштә» (В борьбе за свободу) китабы авторы (М.: Главная редакция восточной литературы Издательства «Наука», 1974).

Зунун Таипов 1984 елда вафат булган һәм Алма-Атада «Дружба» бистәсе зиратында җирләнгән.

  1. Henry G. Schwarz. Leadership Patterns in China’s Frontier Regions 2021 елның 24 декабрь көнендә архивланган.. — External Research Staff, Department of State, 1964. — P. 65.
  2. А. П. Паршев, В. Н. Степаков. Когда началась и когда закончилась Вторая мировая. — М.: Яуза, 2007. — С. 373.
  3. Richard Wich. Sino-Soviet Crisis Politics: A Study of Political Change and Communication 2021 елның 24 декабрь көнендә архивланган. — Harvard University Asia Center, 1980. — P. 30.
  4. John A. Agnew. Place and politics: The geographical mediation of State and Society 2021 елның 29 декабрь көнендә архивланган. — Routledge, 2015. — P. 198.
  5. Гани Батур 2021 елның 23 декабрь көнендә архивланган.: Фрагмент документального фильма