Олы Кавал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олы Кавал latin yazuında])
(Зур Кавал битеннән юнәлтелде)
Олы Кавал
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Биектау районы
Координатлар 56°1'46.2"тн, 49°3'37.8"кнч
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 468 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422727
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Большие Ковали

Олы Кавал (Зур Кавал)Татарстан Республикасының Биектау районындагы авыл.

Атамалары составында «кавал» берәмлеге (Олы Кавал һәм Кече Кавал) булган авыллар Казан ханлыгы чорындагы документта искә алына. Казан өязе теркәү кенәгәсендә Кавал авылы һәм шул ук исемдәге елга атамасы теркәлгән.

Халык саны — 468 тирәсендә. Почта индексы — 422727.

Зур Кавал һәм Кече Кавал авыллары тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

17931803 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында Олы Кавал һәм Кече Кавал авыллары искә алына. Олы Кавалдагы 126 хуҗалыкта 407 ир-ат һәм 445 хатын-кыз яшәгән, алар ясак түләгәннәр. Кече Кавал авылының 20 хуҗалыгында йомышлы татарлардан 61 ир-ат һәм 80 хатын-кыз көн иткән.

Тарихчы Д. А. Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) Олы Кавалда 303 ясаклы татар, Кече Кавалда 53 йомышлы татар яшәве әйтелә. Галим тагын Рус Кавалын, Чирмеш Кавалын, шулай ук Кавал (Шыгай) авылларын да искә ала. А. Артемьев китабында Олы Кавал һәм Кече Кавал авыллары теркәлгән. Олы Кавал авылындагы 189 хуҗалыкта 667 ир-ат, 688 хатын-кыз, Кече Кавал авылындагы 29 йортта 177 ир-ат һәм 141 хатын-кыз исәпләнгән. Олы Кавал авылында ике мәчет, Кече Кавалда бер мәчет булган.

H. Н. Вечеслав хезмәтендә Зур Кавал турында мондый мәгълүмат бар: «Авылдагы 160 хуҗалыкта 718 ир-ат һәм 618 хатын-кыз яши. Авылда ике агач мәчет, ике җил тегермәне, бер тимерче алачыгы һәм вак-төяк сата торган кибет бар. Кече Кавалдагы 39 йортта 180 ир-ат һәм 158 хатын-кыз исәпләнә. Анда бер агач мәчет һәм ике җил тегермәне бар». Әлеге китапта Югары Кавал һәм Түбән Кавал авыллары да (һәр икесе Шәмәк суы ярына утырган) искә алына. Югары Кавалдагы 48 хуҗалыкта 151 ир-ат һәм 143 хатын-кыз көн иткән, авылда бер агач мәчет булган. Түбән Кавалның 34 йортында ислам динендәге 100 ир-ат һәм 104 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер җил тегермәне һәм бер су тегермәне эшләгән. Рус Каналы һәм Чирмеш Кавалы авылындагы 122 йортта 343 ир-ат һәм 346 хатын-кыз исәпләнгән. Авылда волость идарәсе, мәктәп, тимерче алачыгы, мәйханә, ике җил тегермәне булган. Вознесенский авылындагы 55 йортта 177 ир-ат һәм 161 хатын-кыз яшәгән. Авылда җил тегермәне, вак-төяк сата торган кибет булган. Ул беренче Кавал авылы җәмгыятенә кергән. Кавал (Шыгай) авылы икенче Кавал авылы җәмгыятенә караган. Авылда 75 йортта 197 ир-ат һәм 238 хатын-кыз исәпләнгән, бер кибет булган.

И. А. Износков китабында Гәреч сәүдә юлына урнашкан Зур Кавалдагы 160 хуҗалыкта элекке хөкүмәт крестьяннары, ислам дине тотучы 736 ир-ат һәм 682 хатын-кыз яшәгәнлеге әйтелә. Алар Олы Кавал авылы җәмгыятенә кергәннәр. Тормыш-көнкүрешләре ярлы булган. Халык аяк киеме һәм өс-баш киемнәре тегү, балта эше, тимерчелек һәм он тарту белән шөгыльләнгән. Авылда ике мәчет, кибет, тимерче алачыгы, ике җил тегермәне эшләгән. Кече Кавал авылы шулай ук Гәреч сәүдә юлының уң ягына урнашкан. Андагы 39 йортта ислам дине тотучы 178 ир-ат һәм 157 хатын-кыз исәпләнгән. Алар Маҗар авылы җәмгыятенә кергәннәр. Халык балта эше эшли, аяк киемнәре җитештерә, тегү тегә, такта яра, он тарта. Тормыш-көнкүрешләре ярлы булган. Галим Осока Кавалы, Шыгай, Вознесенский, Кавал, Берна Кавалы, Берна авылларына да сыйфатлама бирә.

И. А. Износков җыентыгында элекке Мүлмә волостенда (хәзерге Биектау районы) тагын берничә Кавал авылы күрсәтелеп кителә. Югары Кавал (Яңа Кавал) Шәмәк суы ярына, Себер элемтә юлының сул ягына утырган. 1865 елда бу авылдагы йортлар бөтенесе дә янып бетә һәм алар Түбән Кавал авылы артына, Шәмәк суы буена барып урнашалар. Шушы вакыттан соң авыл Яңа Кавал дип йөртелә башлый. Ә Түбән Кавал авылы, Яңа Кавал оешканнан соң, Иске Кавалга әйләнеп кала. «Югары Кавал урынында,— дип яза И. А. Износков,— әле дә каралты эзләре күренә». Авылдагы 49 хуҗалыкта 190 ир-ат һәм 167 хатын-кыз көн күргән, алар ислам дине тотканнар. Тормыш-көнкүрешләре уртача булган. Халык иген иккән, умартачылык һәм он тарту белән шөгыльләнгән.

Уракка төшәр алдыннан Чуваш иле,Маҗар, Айбаш, Кече Кавал, Зур Кавал, Мәмдәл, Юртыш, Күлбаш, Бишнә авыллары, бергә җыйналып, Кабак җыены үткәргәннәр.

Кавалда ике мәхәллә мәчете булган. Беренче мәхәллә мәчетенең кайчан салынуы билгеле түгел. Кайбер мәгълүматларга караганда, XX гасыр башында авылда 1848 елда төзелгән мәчет бинасы гамәлдә булган. XX гасыр башында мәхәлләдә исәпләнгән 138 хуҗалыкта ислам дине тотучы 700 ир-ат һәм 600 хатын-кыз яшәгән. Кече Кавал халкы Иван Грозный тарафыннан чукындырылып, берара керәшен исәбендә дә йөргән, дип сөйлиләр.

Авылдагы өлкәннәрнең әйтүенә караганда, Зур Кавалга Чуваш Иле авылыннан да килеп утыручылар булган.

Кавал авылы оешу турында риваять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык авыз иҗатының «Риваятьләр һәм легендалар» китабында (Казан, 1987) Кавал авылы оешу турында мондый риваять бар.

Бу Кавал күптән килгән, моңа алты йөз еллап бардыр. Менә шушыннан чыккан су Казан суына чыга. Дүрт кеше шул суның буе белән киткәннәр. Килә-килә безгә менеп җиткәннәр. Алар Казан каласы янындагы Каравайдан, Иван Грозный Казанны алгач, качып киткәннәр. Килгәннәр дә шушында дүрт кеше йорт салганнар. Картайгач, болар киңәшкәннәр, үзебез үлгәнче исем куйыйк, дигәннәр. Кувал дигәннәр, куылып килгәннәр бит, әүвәле Кувал булган ул, аннары Кавалга үзгәргән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда 200 гә якын хуҗалык исәпләнә. Элек юллар булмау сәбәпле, халык саны кимегән, хәзер, киресенчә, авыл үсә, зурая. 1995 елда авылда мәчет ачылган, янына мәдрәсә төзелгән.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1989 2002 2010
1355 1385 1878 1506 1618 1337 968 889 787 546 524 468

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Табигать һәм тирә-юнь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур Кавал авылы янында вак елга-инешләр, чишмә-кизләүләр, тау-калкулыклар күп очрый. Менә алар: Умырткалы, Кизләүле, Бүреле, Мөхәммәт, Кычыткан, Чыршылы, Киек, Көртлек елгасы, Шыгай елгасы, Кыбай инеше, Кәләли, Нәйми үзәне, Умарталык, Түбән печәнлек, Җанбакты, Межа, Таллы елга, Маймырт, Ябалак оясы елгалары һ. б. Авыл янындагы инештә ике ташлы тегермән булган.

Авыл ике өлешкә бүленгән, авыл уртасында яр бар. Бу ярдан байтак чишмәләр бәреп чыккан. Авыл халкы чишмәләргә улаклар куйган һәм суын эчү өчен файдалана. Чишмә-кизләүләр янына төрле агачлар, таллар утыртылган. Һәркайсының үз исеме бар: Изгеләр чишмәсе, Аргы як чишмәсе, Бирге як чишмәсе, Кычыткан елгасы чишмәсе. Аларны авыл халкы карап, чистартып тора.

Авыл чишмә-кизләүләргә бай булса да, елгалар юк, чишмә сулары исәбенә аккан кечерәк инешләр генә бар. Алар ясалма юл белән төзелгәннәр. Буылган буалар байтак: Кети очы, Кече Кавал, Кичү буасы.

Авыл болыннарга бай. Һәрберсенең кызыклы гына атамалары да бар: Чыршылы елга, Кизләү болыны, Давыллы, Кобай, Шобай, Камали, Кычыткан елгасы, Карама елга, Аю аткан, Көртлек, Инешле елга, Кичү, Ташсу болыны. Элек Чургата, Җанбакты, Баймәт болыннары булган, хәзер сөрелгәннәр.

Авылның тирә-юнен каен агачлары матурлап тора. Анда Сабантуй үтә. Авыл янында берничә исемдәге урман бар: Чургата урманы, Әлдермеш урманы, Каенсар урманы, Киек түре урманы, Ташсу урманы.

Авылда Изге урын дип йөртелгән җир бар. Халык хәтерендә сакланган истәлекләргә караганда, бу урында ике игезәк кыз күмелгән. Ике кабер янына да агачлар утыртылган.

Авылда ике зират бар: иске һәм яңа зиратлар. Ике зират та халык тарафыннан карап торыла. Иске зират эченнән чишмә агып чыга.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.