Зур Сәрдек мәдәният йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур Сәрдек мәдәният йорты latin yazuında])
К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек мәдәният йорты

Зур Сәрдек мәдәният йорты Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Зур Сәрдек авылының Үзәк урамында 114 нче йортка урнашкан. Рәсәйдә бер генә булган, кабатланмас архитектурасы белән һәркемне сокландырган бу мәһабәт бина 1966 нчы елда салына башлый. 1967 нче елның 7 ноябрендә Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгын бәйрәм иткән мәлдә үзенең ишекләрен тәүге мәртәбә ача. Ул еллардагы хуҗалык рәисе, полк улы булып Бөек Ватан сугышы юлларын узган Зур Сәрдек авылының легендар шәхесе, Социалистик Хезмәт Герое Камил Фаяз улы Шакиров авыл уртасына ике катлы мәдәният йорты салдыру нияте белән район җитәкчеләренә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин аңа бинаны авыл читенә салырга кушалар. Үз заманының бик тәвәккәл, һәрвакыт кеше турында кайгыртучы җитәкчесе, билгеле, моңа риза булмый. Авылга кайтып, урта мәктәптә хезмәт һәм сызым дәресләре укытучы Бөек Ватан сугышы ветераны Гаян Әхмәтшинга проект эшләү турында мөрәҗәгать итә. Районның Степанов фамилияле архитекторыннан киңәшләр алып, Гаян абый эшкә тотына. Немец концлагереннан котылганнан соң, Франция дәүләтендә яшәгән чорындагы тәҗрибәсе һәм күзәтүчәнлеге ярдәм иткәнме, Гаян Гариф улы Әхмәтшин мәдәният йорты проектын тиз арада өлгертә. 1966 нчы елда мәдәният йортының нигезе салына башлый. 400 урынлы тамаша залы, кино күрсәтү җайланмасы, якты уку залы һәм зур китап фонды булган китапханәсе, иркен вестибюль һәм фойесы, музыка һәм грим бүлмәләре булган ике катлы мәдәният йортын төзүдә ел әйләнәсендә 100 дән артык кеше эшли. Бинаның нигезен салыр өчен авыл янындагы басуда өр-яңа таш чыгару урыны ачыла. Ташны тракторларга кул белән төягәннәр. Мәдәният йортының ишек-тәрәзәләрен авылның балта осталары ишек алларында махсус урыннар корып эшләгәннәр. Ишек йозаклары Нократ Аланы шәһәренең хәрби заводы цехларында эшләнгән. Түбәне тотып торучы металл корылмалар да шул заводта җитештерелә. Түбәнең ныклыгын 40 тонна авырлыктагы корылмалар саклый. Мәдәният йорты нигезен Шакиров Нәфыйкъ җитәкчелегендәге ташчылар бригадасы эшли. Балта осталары бригадасында Зур Сәрдекләр белән бергә күрше Купка авылы егетләре дә эшләгән. Аш-Буҗи авылыннан Хөсәенов Фазыл абыйның штукатур-буяучылар бригадасы эчке бизәү эшләрен башкарган. Әнә шулай күмәк тырышлык белән бер ел эчендә мәдәният йорты сафка баса һәм тамашачыларга мәдәни хезмәт күрсәтә башлый. Хуҗалык җитәкчесе Камил Фаяз улы Шакиров мәдәният йортына җиһазларны, пәрдәләрне, тынлы һәм кыллы оркестр уен коралларын башкалабыз Мәскәүдән кайтарткан. Алдынгы карашлы җитәкче мәдәният йорты ачылу тантанасына әзерлек өчен Казаннан музыкант Мәсгүть Латыйповны чакырып, авыл балаларына оркестрда уйнарга мөмкинлек тудырган. Мәдәният йорты ачылу тантанасына татарның күренекле шәхесләре Фәйзулла Туишев, Гали Җәмлиханов, Әзәл Яһудин, Зөләйха Хисмәтуллиналар килә. 53 еллык тарихы булган мәдәният йортының беренче директоры Габделхак абый Хафизов бинаны ачу тантанасында символик ачкычны ул вакыттагы комсомол оешмасы рәисе Хәлил Сафиуллинга тапшыра. Габделхак абыйдан соң директор булып Мәгъсүм Хаҗиев, Вәккас Баһрамовлар эшләп ала. 1974 нче -1985 нче елларда Әгерҗе районыннан авылга килен булып төшкән Мөсалия Харис кызы Сафина директорлык вазифасын башкара. 1985 нче елдан 2022 елга кадәр Зур Сәрдек мәдәният йорты директоры булып "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе Лилия Вагыйз кызы Ганиева эшли. 2022 елның 1 октябреннән мәдәният йорты директоры булып Нурфия Вагыйз кызы Фәттахова эшли башлады. 2007 нче елда 40 еллык юбилей уңаеннан мәдәният йортына Камил Фаяз улы Шакиров исеме бирелә. Мәдәният йортында ике халык коллективы - "Чәчкә" халык бию ансамбле (җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе Альмира Данил кызы Шәймәрданова) һәм Зур Сәрдек халык театры (режиссеры Нурфия Вагыйз кызы Фәттахова) эшли. Мәдәният йортында бай фонды булган китапханә эшли, хореография залы урнашкан, өстәл уеннары уйнар өчен ял итү бүлмәсе бар.