Зур Тигәнәледән Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлары исемлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур Тигәнәледән Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлары исемлеге latin yazuında])

== Чыганаклар"Алар илгә Җиңү алып кайтты", Татарстан Республикасы, Алексеевск районы, Казан, 2005 ел, 327, 120, 267, 120 267, 67 битләр. Б.Г.Шәйхетдинов "Олы юлда - Олы Тигәнәле",Казан "Сүз", 2006 ел, 87-91 битләр =

Зур Тигәнәле авылы хатын-кызлары Бөек Ватан сугышында

Ир-егетләр белән беррәттән, нәфис хатын-кызлар да Ватанны саклау өчен көрәшкә күтәреләләр. Зур Тигәнәледән дистәгә якын хатын-кыз әлеге изге яуга кузгала. Батырлык үрнәкләре күрсәтеп сугышалар алар, җиңүгә һәрберсе үз өлешен кертә. Аларның күбесе 1872, 1873 нче зенит-артиллерия полкларында хезмәт итә, Коростень күген дошманнардан саклый, кайсылары пешекче, фельдшер, табиб буларак, Ватан каршындагы изге бурычларын үтиләр. Бәхеткә, аларның барысы да сугыштан исән-сау әйләнеп кайталар, тыныч тормышта да җир җимертеп эшлиләр, гаилә корып, балалар үстерәләр.

  • Хөсниева Сафия Һурһада кызы, 1924 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә.Орден-медальләр кавалеры. Сугыштан соң озак еллар Казан тимер юллар идарәсендә, “Казан - Мәскәү” поездында проводница булып эшли.
  • Җаббарова Зәйтүнә Зиннәт кызы, 1918 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә.Орден-медальләр кавалеры. Сугыштан соң Казан шәһәрендә заводта эшли.
  • Сафиуллина Рәфига Галиулла кызы, 1924 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Казан шәһәрендә хәрби заводта эшли.
  • Җаббарова Хәтирә Зиннәт кызы, 1922 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә.Орден кавалеры. Сугыштан соң Казан шәһәрендә заводта эшли.
  • Сафиуллина Асия Заһидулла кызы, 1922 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә.Орденнар кавалеры. Сугыштан соң Казан шәһәрендә медицина хезмәткәре булып эшли.
  • Мәрьям Мәхмүт кызы Рафыйкова, 1923 елда туган, 1941 елның 18 июлендә чакырыла. “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале, “Кызыл Йолдыз ордены” белән бүләкләнә. Сугыштан соң Алабуга шәһәрендә медицина хезмәткәре булып эшли.
  • Вәлиуллова Гәршия Бәдретдин кызы, 1922 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә. Гомеренең соңгы көненә кадәр туган авылында яши, балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли.
  • Зарипова Сафия Закир кызы, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Казан шәһәрендә мех комбинатында эшли.