Зур мәчет (Тирана)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур мәчет (Тирана) latin yazuında])
Мәчет
Зур мәчет
алб. Xhamia e Madhe
Мәчет күренеше. 2018
Мәчет күренеше. 2018
Мәчет күренеше. 2018
Ил Албания
шәһәр Тирана
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 20152018 еллар
Төп даталар:
2015 (төзелеш башланган)
2018 (ачылган)
Халәте гамәлдә

Тирананың Зур мәчете (алб. Xhamia e Madhe, Xhamia e Namazgjasë) — Албания башкаласы Тирана шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Балкан ярымутравындагы иң зур мәчетләрнең берсе. Мәчеттә берьюлы 4 500 дин тотучы намаз укый ала[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Албаниядә ислам
Манараларны төзү бара

1912 елның 28 ноябрендә Влёра шәһәрендә узган Бөтеналбан конгрессында Әхмәт Зогу (18951961) һ. б. албан сәясәтчеләре Албаниянең Госманлы империясеннән бәйсезлеген игълан итә. Шул заманнарда Тиранада җәмигъ мәчетен төзү башлангычы белән чыгалар. Әмма проект 1992 елга кадәр тормышка ашмый, чөнки Албания башта 1920-елларда Италия йогынтысына эләгә, аннары 1944 елдан 1991 елга кадәр коммунистик дәүләт була.

1967 елда коммунистлар режимы Албанияне «дөньяда беренче атеистик ил» дип игълан итә. Диннәр кануннан тыш дип игълан ителә. Күпчелек мәчет (1967 елга кадәр 28 мәчет исәпләнә) һәм чиркәү биналары җимертелә яки складлар, яшьләр өчен күңел ачу заллары итеп үзгәртеп корыла. Коммунистлар Госманлы империясенең 5 гасырлык хакимлеге чорын һәм ислам динен илнең икътисади яктан артка калуы сәбәпчесе итеп күрсәтәләр[2].

1991 елда Албаниядә коммунистлар режимы җимерелгәннән соң, албан мөселманнары Тиранада яңа зур мәчет төзү үтенече белән мөрәҗәгать итә, чөнки гамәлдәге (кечкенә) мәчетләр барлык дин тотучыларны сыйдыра алмый. Тирана үзәгендә мәчет төзү турындагы үтенеч коммунистлар режимы төшү вакытыннан алып, мөселман җәмгыятенең даими таләбе булып тора.

1992 елда Албания президенты Сали Бериша мәчетнең беренче нигез ташын салуда катнаша. Әмма төзелеш эшләре, нигездә, христианнардан торган Албания хөкүмәте, шулай ук парламент спикеры католик Петер Арбнориның(ингл.) мәчет төзелеше планнарына ризасызлык белдерүеннән соң, тәмамланмый кала. П. Арбнори, мәчетнең ил парламентына шулкадәр якын урнашуы — Албанияне ислам республикаларына охшаган итәчәк, дип курка. Шул ук вакытта, рәсми хакимиятнең хәер-фатихасы белән соңгы ике дистә елда шәһәр үзәгендә католик һәм православие соборлары төзелә, бу мөселманнарны дискриминацияләүдән зарланырга мәҗбүр иткән.

2002 елда хөкүмәт православие чиркәвенә собор төзү өчен дәүләт җире биргәч, премьер-министр Майко Пандели(рус.) мәчет төзелешенә дә рөхсәт булачагын вәгъдә иткән, тик вәгъдәсендә тормаган.

Албания халкының якынча 70 процентын мөселманнар тәшкил итә, якынча 20 проценты — православие һәм 10 проценты — католик динен тотучылар, башкалада 114 чиркәү, 7 мәчет бар. Үзәк мәчете — Әдһәм-бәй мәчете(ингл.).

2010 елда Тирана шәһәре мэры Эди Рама(ингл.) мәчет төзү турында карар кабул итә. 2015 елда төзи башлап, өч ел эчендә — 2018 елга төзелеп бетәргә тиеш була. Мәчет Албания мөселман җәмгыяте күзәтүе астында һәм Төркия Президентының, дин эшләре буенча вакыфның ((төр.)Turkiye Diyanet Vakfı) финанс ярдәме белән төзелә.

2018 елда Төркия Президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган Албаниягә килеп, мәчетне ачу тантанасында катнаша.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет классик төрек стилендә төзелгән, гөмбәзе, 4 манарасы бар, манараларының биеклеге 50 метр, үзәк гөмбәзенең биеклеге 30 метр. Мәчетнең мәйданы 10 000 квадрат метр, беренче катында мәдәни үзәк, конференц-зал, китапханә, күргәзмә залы, ашханә, эш бүлмәләре, исламны һәм Коръәнне өйрәнү буенча сыйныфлар урнашкан. Мәчеттә берьюлы 4 500 дин тотучы намаз укый ала.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]