Зылатаус операциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зылатаус операциясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зылатаус операциясе
Төп низаг: Русия ватандашлар сугышы
Златоуст операциясе.png
Дата

24 июнь10 июль 1919

Урын

Урал, Уфа губернасы

Нәтиҗә

Кызыллар Зылатаусны ала.

Көндәшләр
Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1918–1937).svg ЭККА Русия байрагы Аклар хәрәкәте
Сәргаскәрләр
Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1918–1937).svg Михаил Тухачевский Русия байрагы Константин Сахаров
Яклар көчләре
22 000 штык һәм кылыч, 500 пулемет, 90 орудие 27 000 штык һәм кылыч, 370 пулемет, 93 орудие
Югалтулар
билгесез билгесез

Зылатаус операциясеватандашлар сугышы барышында 1919 елның июнь—июльдә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының Себер армиясе көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.

Операция барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Армиянең һөҗүме Уфа операциясенең уңышлы тәмамланудан соң 24 июньдә башлана. 24—25 июньдә кызылларның 26-нче һәм 27-нче укчы дивизияләре Караидел елгасы аша чыгалар. 27-нче төмәне сугышлар белән Бөре тракты буенча алга китә. 26-нче төмәне сугышларсыз Юрүзән елгасы үзәнлеге буенча алга китте һәм 2 июльдә Нәсибаш авылы янындагы аклар позицияләренә чыкты; каты сугышлар җәелеп киткәннәр. Аклар 26-нче дивизияне камап алганнар диярлек, ләкин 5 июльдә Нәсибашка кызылларның 27-нче укчы төмәне килеп җитә, ул акларны КүсәБирдәвешСатка сызыгына чигенергә мәҗбүр итәләр.

Шул ук вакытта бу сызыгына көньяктан шуңа кадәр Белоретны һәм Тирләнне алган кызылларның 24-нче төмәне, ә төньяктан алган кызылларның 35-нче төмәне килеп җитәләр. Бердәм һөҗүмнәр белән алар 10-12 июньдә аклар оборонаны өзәләр һәм 13 июньдә Зылатаусны алалар. Зур югалтуларын күргәч, аклар Чиләбегә чигенәләр.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Совет хәрби энциклопедиясе, өченче том, 475-нче бит.