Мөхәммәтзыя Бәхтияри

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтзыя Бәхтияри latin yazuında])
(Зыя Бәхтияри битеннән юнәлтелде)
Мөхәммәтзыя Бәхтияри
Туган телдә исем Мөхәммәтзыя Бәхтияр углы әл-Мәмдәли
Туган 28 февраль 1877(1877-02-28)
Мәмдәл, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 18 гыйнвар 1974(1974-01-18) (96 яшь)
Яңа Смәил, Балтач районы, ТАССР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
ССРБ ССРБ
Һөнәре мулла, тарихчы, мөгаллим
Җефет Фатыйма Нигъмәтулла кызы
Балалар Габделхәй, Сәйдә, Рәшидә, Хәсәнә, Харис, Мәхмүт, Хәкимә
Ата-ана
  • Бәхтияр Габделҗәлил углы әл-Мәмдәли (әти)
  • Бибифаизә Мөхәммәтсадыйк кызы (әни)

Мөхәммәтзыя Бәхтияри, шулай да Зыя Бәхтияри (محمّاد زييا بهحتييار اوعلي) (1877-1974)— дәреслекләр һәм кулъязма китаплар авторы, мулла, мөгаллим, мәгърифәтче, тарихчы, Каюм Насыйриның шәкерте[1]. 70 елдан артык гомерен муллалык итүгә багышлый, мәгърифәтле дин белгече, мөгаллим, тәрбияче һәм табиб буларак танылган, берничә китап һәм дәреслек авторы буларак ХХ гасыр татар мәгарифе тарихында эз калдырган шәхес[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Империясе заманы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәтзыя 1877 елның 28 февралендә хәзерге Биектау районы Мәмдәл авылында үзенә авылы хөрмәтенә әл-Мәмдәли исемен алган указлы имам Бәхтияр хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе Бибифаизә Мөхәммәтсадыйк кызы да чыгышы белән шул ук авылдан. Бу күрше авылларда да мәшһүр булган[3] нәселнең башы Габдулла хәзрәт хәзерге Биектау районына караган Юртыш авылында гомер иткән.

Зыя башлангыч белемен атасыннан ала, шуннан соң укуын Түнтәр мәдрәсәсендә дәвам итә. Укыган чагында ике китап яза: "Каванин әл-хисаб" (арифметика) һәм "Горрәи даими" (Мәңгелек календарь").

1883 елда яшь мулла Зур Сәрдек авылында Фатыйма Нигъмәтулла кызы белән никахлаша. Әлеге никахтан җиде бала дөньяга килә.

1902 елда Мөхәммәтзыя Нократ губернасы Малмыж өязе Яңа Смәил авылына мулла итеп билгеләнә. Беренче хезмәт елында ук мулла иганәчеләр ярдәме белән (Йөрек авылындагы Гыйззәтулла бай) иске мәчет кечкенә булу сәбәпле яңасын салуга керешә. Шушы мәчет каршында яңа мәдрәсә бинасы да өлгертелгәч, мулла шәкертләргә белем бирүен башлый. Каюм Насыридан өйрәнгән дәвалау гыйлеме мулланы авылдашлары арасында таныта. Моннан тыш, мулла авыл кешеләре истәлекләрендә оста бакчачы буларак сакланган.

Хатын-кызларга мәчеткә керүенең тыелу сәбәпле, мулланың җәмәгате Фатыйма абыстай өенә хатыннарны даими рәвештә җыеп тора һәм алар белән бергә вәгазьләр укый.

Советлар Берлеге заманы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлаб чорында мулла туплаган бай китапханә тарала. Кайбер китаплар күршеләргә бирелә, кайберләре янгын вакытында юкка чыга. Авылга районнан вәкил килеп төшкәч, мулла авыл совет рәисе Гафи Ситдыйков белән уңай форсат таба: "мулланың хезмәтчесенә" әверелеп, мулла репрессияләнүдән котыла һәм төрле торак-пунктларда күченеп яши. Реприссияләр сүрелгәч, мулла янәдән Яңа Смәилгә кайта. "Кызыл октябрь" колхозы рәисе Ф.А.Копылов һәм Җәләй ага ярдәме белән муллага кечкенә генә бер йорт бирелә.

Мулла хатыны Фатыйма абыстай 1969 елда Яңа Смәилдә вафат була.

1968 елда Казан университетының фарсы теле укытучысы Мостафа Ногман бер төркем язучылар белән (Ә. Еники, Ф. Хөсни, Ш. Галиев, Г. Минский һ.б.) Яңа Смәил авылына Мөхәммәтзыя Бәхтияри белән очрашыр өчен сәфәр кыла. Шул ук елны Мостафа Ногман чакыруы белән, Мөхәммәтзыя якынлыча бер атна дәвамына Казанга алып кителә.

Мөхәммәтзыя Бәхтияри 1974 елның 18 гыйнварында җомга көнне кичке сәгать алтыда Яңа Смәил авылында вафат була.

Каюм Насыйри шәкерте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Горрәи даими" һәм "Каванин әл-хисаб" китапларын язган вакытта Мөхәммәтзыя, кирәкле киңәшләр алу максаты белән, Казанга атаклы гыйлем иясе Каюм Насыри янына килеп йөри. Китаплары басылгач та, Зыя К.Насыйринең медицина гыйлемнәре белән кызыксынып, аннан дәвалау ысулларына, шифалы үләннәр файдалануына зур гына тәҗрибә туплый.

"Каванин әл-хисаб" китабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Каванин әл-хисаб" - башлап өйрәнүчеләр өчен татар телендә язылган арифметика китабы. Заманында мәктәп-мәдрәсәләрдә файдаланылган бу китапның методик һәм бер үк вакытта фәнни яктан да нигезле камил булуы шиксез. Китап галим Альберт Фәтхи әзерләгән "Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары" тарвирламасына кертелгән.

Китап өч кисәктән тора. Гәрчә китап татар телендә языла, ләкин китаптагы бар фәнни атамалар гарәп телендә бирелә. Бөтен саннар, кушу, алу, тапкырлау, бүлү, тамыр, вакланмалар, пропорция, градус, дуга кебек төп математик терминнар аңлатыла, мәсьәләләр һәм күнегүләр тәкъдим ителә.

Китапның икенче кисәге - "Рисаләи зыяия фи гамәле би-р-робгъ әд-дәстүрият" (астрономия). Бу өлештә "робгы мөҗиб" исемле җиһаз (секстант) ярдәмендә вакытны ничек билгеләү хакында сөйләнә, аның рәсеме бирелә.

Басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бәхтияр М. Каванин әл-хисаб. Казань: Типо-литография Императорского Университета, 1898. 88 б.
  • Бәхтияр М. Каванин әл-хисаб. Рисаләи зыяия. Түнтәр авылы. 1897. Автограф. 34 кгз. 1502 т. (э. № 5393)
  • Бәхтияр М. Горрәи даими. Казань: Тип. Лит. и Словолитня Т.Д. БР. Каримовых, 1903. 23 б.
  • Бәхтияри М. Смәил тарихы. Кулъязма китап. Яңа Смәил, 1961.[2]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мортазина Ләлә, Газизуллин Илнур Яңа Смәил мулласы // Безнең Мирас. - Казан. - 2015. №8. Б.28-36.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Муртазина Л.Р. Мөхәммәтзыя Бәхтияров - Каюм Насыйри укучысы // Мәгариф. – 2016. – № 2. – Б. 93-94.
  2. 2,0 2,1 Муртазина Л.Р. Мөхәммәтзыя Бәхтияров – дәреслекләр һәм кулъязма китаплар авторы // Фәнни Татарстан. – 2018. №3. 120-128.
  3. Мортазина Ләлә, Газизуллин Илнур Яңа Смәил мулласы // Безнең Мирас. - Казан. - 2015. №8. Б.28.