Шәех Зәбиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәех Зәбиров latin yazuında])
(Зәбиров Шәех битеннән юнәлтелде)
Шәех Зәбиров
Туган телдә исем Миншәех Харис улы Зәбиров
Туган 10 ноябрь 1932(1932-11-10)
СССР, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Сары Биккол
Үлгән 27 апрель 2009(2009-04-27) (76 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист
Җефет Фәния Хуҗахмәт

Шәех Зәбиров, Миншәех Харис улы Зәбиров (1932 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Сары Биккол2009 елның 27 апреле, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе.

Шәех Зәбиров Татарстанның Лениногорск районы Сары Биккол авылында (Әби авылы) туа. Бу авыл татарлары кайчандыр Төркиягә дин иреген эзләп киткәннәр. Алар бүген Искешәһәр ягында яши. Зәбиров та үзен дә шул якташларының көрәшче рухын һәм мәгърифәтче асылын үзендә сизүен сөйли иде.

Шәех 1941 елда башланган сугышның буеннан-буена үгез җигеп колхозда эшли. 1947 елда Шәех Зәбиров бер төркем үсмерләре белән бергә авылда "Сталинга каршы Ленин юлыннан" дигән яшерен оешма җыялар. Җитәкчеләре — күмхуҗ рәисе улы Луис Хафизов була. Шәех Сталинны тәнкыйтьләгән листовклар язып тарата. Оешма фаш ителгәч, эш Мәскәүгә үк барып җитә, Шөгер район җитәкчелеге алыштырыла. Укытучыларны һәм авыл советында да бер кешене калдыйрмыйча, куалар. Үсмерләрне үзләрен Казанга, төрмәгә алып китәләр. Ләкин эшне мәхкәмәгә җиткермиләр, барысын азат итәләр. Шәех Казан университеты тәмамлап, журналистика өлкәсенә кереп китә.

Шәех Зәбиров «Татарстан яшьләре» газетасында мөхәррир булып эшләгән кеше. Ул шулай ук 1990 елларда «Шәһри Казан», «Мәдәни Җомга» кебек яңа газеталарын булдыруда катнашучыларның берсе.

Фәния Хуҗахмәт белән татарча Мөселман календарен чыгаручы буларак билгеле.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]



Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]