Зәбихулла Искужин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәбихулла Искужин latin yazuında])
Зәбихулла Искужин
Туган 3 гыйнвар 1911(1911-01-03)
Мәкъсүт, Кашкаровский сельсовет[d], Зилаер районы
Үлгән 11 ноябрь 1936(1936-11-11) (25 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре публицист, шагыйрь, галим

Искужин Зәбихулла Габделгазим улы (шулай ук Зәбих Газим улы; 1911-1936) — галим һәм публицист.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1911 елның 3 гыйнварында (иске ысул буенча — 1910 елның 22 декабрендә) Ырынбур губернасы Орск өязе (хәзерге Башкортстан Җылаер районы) Мәксүт авылында дөньяга килгән. Шәҗәрәсе: Зәбихулла (1911) — Габделгазим (якынча 1869-1920) — Гыйбадулла — Дусмөхәммәт (1817, указлы мөәзин) — Ишкуҗа (1773, мөәзин) — Иянбай (1745) — Мәксүт батыр (якынча 1690-1775. 1735-1740, 1755 еллардагы башкорт күтәрелешләре батыры) — Аскар — Көчек — Саккол — Сәрекәй — Сатучал тархан — Күчтәнә батыр — Иламан — Хакколый (Кара төлке) — Түңгәвер би — Коңграт бәк.[1]

Яшли атасыз калгач, 10 яшендә Җылаерда балалар йортына урнаштырыла, аннан В. И. Ленин исемендәге Стәрлетамак балалар йортына җибәрелә[2].

1926-1929 елларда Ырынбур башкорт педагогия техникумында укый. Биредә әдәбият белән мавыга башлый. 1929-1933 елларда Казан шәһәрендә Көнчыгыш педагогия институтының дөнья әдәбияты факультетында белем ала[3]. Аннары Казан университеты аспирантурасына кабул ителә.

1936 елда Шәехзада Бабичның әсәрләре буенча диссертациясен тәмамлый.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Октябрь» журналында дөнья күргән берничә мәкаләсе татар поэзиясе классигы Һади Такташның иҗаты, күренекле прозаик Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повесте турында булган. Башкорт авыз-тел иҗаты өлгеләрен җыю һәм өйрәнү белән дә шөгыльләнгән. Шәехзада Бабичның шигъри мирасының тулы җыентыгын бастырып чыгаруга әзерләгән.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигырьләр иҗат иткән.

1935 елда Татарстан АССРы радио комитетында «Зилаир» псевдонимы астында чыгыш ясагап, эфирга 10 тапшыру әзерләгән. Эфирда курайда уйнаган, башкорт халык җырларын башкарган, риваятьләрен сөйләгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сөләймәнов Ф. М. Зәбихулла Исҡужин. Уның шәжәрәһе тураһында һүҙҙе дауам итеп. : гәҗит.
  2. Үтәев Р. Данлы исеме онотолмаған : гәҗит.
  3. Саламатова Г. Д. Зәбих Исҡужин тигән зыялы : гәҗит.
  4. Ишемғолова А. Шәхестәребеҙҙе беләйек : гәҗит.
  5. Онотолған исемдәр: Өфөлә һәм Ҡазанда Зәбих Исҡужин хаҡында фильм төшөрөлә. Башинформ МА, 06.07.2022(башк.)