Зәйнетдин Агафуров йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйнетдин Агафуров йорты latin yazuında])
Зәйнетдин Агафуров йорты

Зәйнетдин Агафуров йортыЕкатеринбург шәһәрендә урнашкан, 1892 елда төзелгән татар сәнагатьчесе, меценат, хәйрияче сәүдәгәре, «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йортына нигез салучыларның берсе булган Зәйнетдин Агафуров йорты. Агач сәнгатьнең искиткеч үрнәге буларак, йорт региональ әһәмияттәге архитектура һәйкәле дип танылган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйнетдин Агафуров йорты 1892 елда архитектор Юлий Дютель проекты буенча төзелгән. Агафуровлар йортында гаиләсе белән өч абыйлы-энеле Агафуровларның барысы да яшәгән. Ул алар өчен кысан булганга, якында гына, Усольцевская урамында (Сакко һәм Ванцетти, 28) алар тагын бер бина - Камалетдин гаиләсе яши торган ике катлы зур бүрәнә йорт төзиләр. Камалетдин һәм Зәйнетдин йортлары асылда, күп санлы хуҗалык корылмалары, беседкалар һәм хәтта ат абзарлары булган бердәм утардан гыйбарәт була. Бина фасадында көнчыгыш декоры элементлары, шул исәптән ярымай һәм йолдыз сурәтләре, Урал халык агач кисү традицияләре белән яраша.

Совет чорында бу бина, өлешчә үзгәртеп корылган, күп фатирлы йорт буларак, төгәлрәге, зур коммуналь фатир кебек кулланылган. Акрынлап ул яшәү өчен тулысынча яраксыз хәлгә килә һәм бары тик Бөтенроссия тарих һәйкәлләрен саклау җәмгыяте активистлары — җәмәгатьчелек ярдәме белән генә торгызыла. Бина берникадәр вакыт аның территориясендә урнашкан «Уралтеплоизоляция» оешмасы тарафыннан торгызылган.

Бинаның бүгенге йөзе Агафуровлар заманындагысына бик үк туры килмәсә дә, башкарылган торгызу эшләре һәм ТР вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләренең сакчыллыгы аркасында Агафуровлар утарының торышы борчылу тудырмый.Хәзерге вакытта йортта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге урнашкан.[1]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Постоянное представительство РТ в Свердловской области. tatur.tatarstan.ru. әлеге чыганактан 2016-10-02 архивланды. 2016-09-11 тикшерелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Девишев Б. Агафуровы. /Историческая генеалогия татарского народа. Родственные династии и их роль в истории семьи, нации и государства / Адиль Беляев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. — С. 46—53. — ISBN 978-5-298-02215-6.
  • Корепанова С. Агафуровы: «Между правдой и поэзией». /Наш новый град. — Екатеринбург, 2003. — С. 96—105.