Шаһиморат Зәйни

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шаһиморат Зәйни latin yazuında])
(Зәйни Шаһиморат битеннән юнәлтелде)
Шаһиморат Зәйни
Туган телдә исем Зәйни Әхмәт улы Шаһиморатов
Туган 7 март 1913(1913-03-07)
Ырынбур өлкәсенең Тук районы Кондызлытамак авылы
Үлгән 1980(1980)
Милләт татар
Һөнәре драматург

Зәйни Әхмәт улы Шаһиморатов — татар драматургы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шаһиморат Зәйни 1913 елның 7 мартында хәзерге Ырынбур өлкәсенең Тук районы Кондызлытамак авылында мулла гаиләсендә туа. 1933 елда Ташкәнттә икееллык педагогика институтын һәм 1936 елда Казан театр техникумын тәмамлагач, Республика халык иҗаты йортында үзешчән сәнгать түгәрәкләрен оештыручы методист-режиссер булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул сугышка китә һәм пулеметчылар взводы командиры ярдәмчесе, батальон парторгы сыйфатында Мәскәүне, Сталинградны саклау сугышларында катнаша, бөтен Аурупаны үтеп, Германия җирләренә кадәр барып җитә. Сугыштагы батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач, Шаһиморат Зәйни җиде елга якын Халык иҗаты йорты директоры булып эшли, 1953 елдан фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Беренче әсәрләре – “Шүрәле” драмбалладасы (1938) (русчага А. Бендецкий тәрҗемәсе)[1], “Мәч-Мәчин” (1939), “Айтуган” (1941), “Кечкенә партизаннар” (1947), “Таң-Чулпан улы” (1956), “Бәхет кошы” (1956) – Курчак театры өчен язылган пьесалар була һәм алар Курчак театры сәхнәләрендә күп еллар уңыш белән баралар.

Илленче еллардан башлап драматург үзешчән театрлар, халык театрлары, профессиональ театрлар өчен дә пьесалар иҗат итә башлый. Шул чор әдәбиятының актуаль темаларына багышланган, әһәмиятле проблемалар куйган әсәрләре 1950-1960 елларда авторның нәтиҗәле эшчәнлеген дәлиллиләр. Аеруча популяр әсәрләре: “Хәзрәт үгетләргә килә” (1955), “Тугыз гашыйк” (1957), “Хәят” (1958), “Таң җыры”(1960), “Дәһшәтле минутлар” (1961), “Йөрәк давыллары” (1962), “Уеннан уймак” (1963) драмалары, җитмешенче елларда язылган “Гөмбәз асты серләре”, “Әй әшнәләр, әшнәләр!” комедияләре жанрлары ягыннан да төрле һәм кызыклы булып, театрларда куелып торалар.

Бу әсәрләрнең күбесе үз вакытында Минзәлә драма театрында, хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела. Шул ук вакытта Шаһиморат Зәйни рус һәм дөнья драматургиясенең күп кенә танылган әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, театрлар репертуарын баетуга, төрлеләндерүгә дистәдән артык тәрҗемә хезмәте белән дә өлеш кертә.

Ул 1963 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Шаһиморат Зәйни 1980 елда вафат булды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар милли китапханәсе айтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2016-01-07