Зәйнулла Булушев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйнулла Булушев latin yazuında])
Зәйнулла Булушев
Туган телдә исем Зәйнулла Хәсәин улы Булушев
Туган 1886(1886)
Тамбов губернасы (хәзерге Тамбов өлкәсе) Күршә авылы
Үлгән 1965(1965)
Кисловодск
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре шахтёр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Зәйнулла Булушев, Зәйнулла Хәсәин улы Булушев, рус. Булушев Зайнулла Хасяинович (1886-1965) — шахтёр, Татарстан АССР юстиция халык комиссары урынбасары, ТАССР прокуроры урынбасары (1922-1924). РКП (б) әгъзасы (1917 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1886 елда Дон өлкәсендә алпавыт Левашовлар утарында туган[1]. (Башка версия буенча[2], әтисе Хәсәиннең туган авылы - Тамбов губернасы (хәзерге Тамбов өлкәсе Рассказово районы) Күршә авылыннан). Башлангыч земство укуханәсен һәм татар мәктәбен тәмамлаган.

Инкыйлаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таганрогта металлургия заводында һәм шахталарда эшләүче татарларның оешмасын төзи. 1917 елның маенда Мәскәүдә мөселманнарның I Бөтенроссия корылтаенда, 1917 елның 17 июлендә Казанда мөселманнарның II Бөтенроссия корылтаенда катнаша. 15 мең эшче-шахтер исеменнән чыгыш ясап, үз резолюцияләрен (эш көнен 8 сәгатькә калдыру, канун белән минималь эш хакын билгеләү, хуҗалар исәбенә эшчеләрнең тормышларын страховать итү, зарарлы эшләрдән хатын-кызларны азат итү һ.б.) кабул итүгә ирешә.

1917 елның 12 августында Донецк-Кривой Рог бассейны татар эшчеләре корылтаен чакыра. Корылтайда Көньяк-татар башкарма комитеты төзелеп, комитет башлыгы итеп З. Булушев сайлана.

Шуралар хакимиятен кулына корал тотып якларга туры килә. Царицын шәһәре янында барган сугышларда каты яралана.

1920 ел башында РСФСР милләтләр эше халык комиссариаты З. Булушевны Донбасс татар шахтерлары арасында эшләү өчен инструктор-оештыручы итеп билгели.

1921 елның гыйнварында Бөтенроссия ҮБК З. Булушевны Кырымны «советлаштыру» өчен вәкил итеп җибәрә[3].

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922-1924 Татарстан АССР юстиция министры урынбасары, ТАССР прокуроры урынбасары, ССРБ Промбанкының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе.

1924-1929 Азәрбайҗан ССРда ССРБ Промбанкының Азәрбайҗан конторасы рәисе урынбасары, Азәрбайҗан авыл хуҗалыгы банкы рәисе урынбасары, «Азвинтрест» идарәсе рәисе.

1928-1929 Кыргызстан АССРда (1936 елдан Кыргызстан ССР) Кыргызстан авыл хуҗалыгы банкы идарәсе рәисе, «Кыргыз колхоз үзәге» идарәсе рәисе.

1929 елда Ташкәнтта ССРБ дәүләт банкы бүлекчәсендә эшли.

Мәскәүдә югары финанс-банк курсларында (соңыннан Мәскәү кредит-банк академиясе) укый.

Сәяси золым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның февралендә ССРБ ОГПУ тарафыннан кулга алына. «Солтангалиев тарафдары булу»да гаепләнеп, иң югары җәзага хөкем ителә[4] . 1931 елның гыйнварында атуны 10 ел сөргенгә алмаштыралар. 1933 елда азат ителә, ләкин хокуклары кайтарылмый.

1933-1939 елларда Тамбов өлкәсе Платонов районы Күршә авылында «Иптәш, алга!» һәм «Кызыл Шәрыкъ» күмәк хуҗалыкларында хисапчы булып эшли, ләкин пенсия билгеләнми.

1956 елда исеме аклана.

Соңгы елларын Кисловодскида үткәрә, «Нарзан» санаториенда эшли.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Книга Памяти Республики Татарстан. К.: Издательство Книга Памяти, 1993-2010.
  2. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]