Зәйнәп Биишева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйнәп Биишева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зәйнәп Биишева
Зәйнәб Биишева
З.Биишева.jpg
Туган телдә исем баш. Зәйнәб Абдулла ҡыҙы Биишева
Туган 15 гыйнвар 1908(1908-01-15)
Туембәт, Ырынбур губернасы, РИ
Үлгән 24 август 1996(1996-08-24) (88 яшь)
РФ, БР, Уфа
Күмү урыны Өфә мөселман зираты
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Ырынбур башкорт педагогия техникумы
Һөнәре язучы, тәрҗемәче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Ата-ана
  • Абдулла (әти)
  • Фәһимә (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Хөрмәт Билгесе» ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены
Салават Юлаев премиясе (1967)

Зәйнәп Биишева, Зәйнәп Абдулла кызы Биишева (баш. Зәйнәб Абдулла ҡыҙы Биишева, 1908 елның 15 гыйнвары, РИ, Ырынбур губернасы, Туембәт1996 елның 24 августы, РФ, БР, Уфа) — язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1968), Башкортстанның халык язучысы (1990).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1908 елның 15 гыйнварында Ырынбур губернасы (хәзерге Башкортстанның Күгәрчен районы) Туембәт авылында туа. Яшьли ятим кала: өч яшендә (1911) әнисе, унбер яшендә (1919) әтисе вафат була.

Башлангыч белемне Ибрай (Акман) авылында татар мәктәбендә ала. 1924 елда Ырынбур өлкәсенең Ташлы авылында әзерлек курсларын бетергәч, Ырынбур Халык мәгарифе институтына укырга керә. 19291931 елларда Баймак районы Темәс волосте Билал авылында укыта. Шунда Газиз Әминовка кияүгә чыга.

1931 елдан Өфәдә. Башта «Пионер» журналында, аннары китап нәшриятында дәреслекләр бүлекчәсендә мөхәррир булып эшли.

19341935 елларда Мәчетле МТСы сәяси бүлегенең «Ударник» (баш. Ударсы) гәҗитендә, 19361938 елларда Салават районының «Большевистик колхозга» гәҗитендә әдәби хезмәткәр була.

19391951 елларда башта «Кызыл Башкортстан» гәҗитендә, аннан радиокомитетның әдәби бүлегендә, китап нәшриятенең балалар әдәбияты бүлекчәсендә эшли.

1951 елдан язучылык белән генә шөгыльләнә.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбурда укыган елларында әдәбият белән кызыксына башлый.

Беренче хикәясе 1930 елда «Октябрь» журналында басыла. Беренче китабы — «Партизан малай» 1942 елда Өфәдә чыга.

З. Биишева төрле жанрларда эшләгән язучы. Дистәләгән шигырь китабы, «Салаватның соңгы монологы», «Имән» поэмалары, «Гөлҗамал» дигән шигъри повесте, балалар өчен язылган шигырь һәм әкият китаплары бар.

«Дуслык», «Серле йөзек», «Гөлбәдәр», «Серле курай», «Зөлхиҗә», «Нәзер» драмалары М. Гафури исемендәге академия театрында һәм башка театрларда сәхнәгә куелды.

Бөек Ватан сугышы елларында урыс классикларыннан: Н. Гогольнең «Тарас Бульба»сын, И. Тургеневнең «Бежин тугае»н, А. Гайдарның «Тимур һәм аның командасы»н, Л. Кассильнең «Минем кадерле малайларым» әсәрен, Л. Толстой, С. Аксаков, А. Чехов, М. Горькийның аерым хикәяләрен тәрҗемә итә.[2]

«Яктыга» трилогиясенең беренче китабы «Кимсетелгәннәр» 1959 елда аерым китап булып чыга. Автор туган халкының инкыйлаб алдыннан һәм инкыйлабтан соңгы еллардагы авыр, караңгы, даулы тормышын чагылдыра. Романда халык көнкүреше тирән чагыла, әсәрнең теле фольклор, халык авыз иҗаты энҗеләре белән баетылган. Трилогиянең дәвамы булып, «Олы Иек буенда», «Җимеш» романнары языла. Әсәрнең төп каһарманы Җимеш (Гөлҗимеш) язмышында язучының үзенең язмышын да тоемларга мөмкин.[3]

«Уйлар, уйлар», «Сәер кеше», «Кайда син, Гөлниса?» дигән повестьларында язучы замана яшьләренең проблемаларын күтәрә.

З. Биишева матбугатта тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләр белән еш чыгыш ясый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • З. Биишева исеме Өфәнең бер урамына бирелгән.
  • «Китап» нәшрияты, Стәрлетамак педагогия академиясе, берничә мәктәп аның исемен йөртә.
  • Күгәрчен районында З. Биишева исемендәге премия булдырылган.
  • 2016 Өфәнең Октябрь проспекты урамы башындагы аллеядә һәйкәле ачылды[4].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.
  2. Фотоальбом «Зайнаб Биишева. Жизнь и творчество». Уфа: Китап, 2009. — ISBN 978-5-295-04982-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]