Зәйнәп Фәрхетдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйнәп Фәрхетдинова latin yazuında])
Зәйнәп Фәрхетдинова
Туган телдә исем Зәйнәп Фазлетдин кызы Фәрхетдинова
Туган 17 август 1967(1967-08-17) (56 яшь)
Ташкент вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР
Яшәгән урын Чистай урамы, Казан[1]
Һөнәре музыкачы

Зәйнәп Фәрхетдинова (Зәйнәп Фазлетдин кызы Фәрхетдинова, 17 август 1967(1967-08-17) (56 яшь), Ташкент вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР — , ) — татар эстрада җырчысы, Татарстанның халык артисты (2009).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйнәп Фәрхетдинова 1967 елның 17 августында СССР Үзбәкстан ССРының Ташкент өлкәсендә туа. Бераздан Зәйнәбнең әти-әнисе туган ягына-Татарстанның Азнакай районы Сарлы авылына күчеп килә.

1989 елда хор дирижерлык бүлегендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.

Иҗади эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елда академиядә укыганда Зәйнәб Фәрхетдинова "Иделкәем" татар җыры ансамбле солисткасы була. Ансамбльдә ул вакытта академия студенты Зөфәр Билалов катнаша.

1988 елда аларның туйлары була. Туйдан соң иң беренчеләрдән булып Татарстанның Азнакай районында, җырчының туган ягында гастрольләр булды. Шул вакыттан башлап Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов иҗат, гаилә дуэты барлыкка килде. Концертларда артистлар дуэтта да (баритон һәм сопрано), шулай ук сольно да чыгыш ясый.

1989 елда "Иделкәем" ансамбле «Татар эстрадасы - 89» эстрада конкурсында катнашып, лауреат булды.

1990-1992 елларда Зәйнәп Фәрхетдинова Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты булып эшли.

1991 елда «Татар җыры -91» эстрада конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә лауреат була.

1992-1995 елларда - "Казан" милли мәдәни үзәге ансамбле солисткасы.

1995-1996 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы эстрада ансамбле солисты булып эшли.

1996 елдан «Аваз» җыр студиясенең сәнгать җитәкчесе.

1996 елда Зәйнәб Фәрхетдинова «ТЮРКО-ВИЗИОН-96» халыкара фестивалендә катнаша һәм дипломант була.

Артистларның киң гастроль эшчәнлеге 1992 елда Казанда, Татарстан һәм Башкортостан шәһәрләрендә, Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә концертлардан башланды. Ел саен Көнбатыш Себер, Урал, Идел буе шәһәрләре, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре буенча гастроль турлары уза.

1999 елның 12 июнендә Зәйнәп Фәрхетдиновага Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелә.

Зәйнәб Фәрхетдинова - " Татар җыры ", "Алтын Барс " сыннары иясе.

2009 елның 26 июнендә Зәйнәп Фәрхетдиновага Татарстан Республикасының халык артисты исеме бирелде.

Ире Зөфәр Билалов белән дуэтта да чыгыш ясый.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасының халык артисты Зөфәр Билаловта кияүдә. Ике уллары бар: өйләнешеп, биш ел үткәч, беренче балалары Булат, тагын җиде елдан Фоат туган. [2]

Бүләкләр һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Официальный сайт Зайнаб Фархетдиновой и Зуфара Билалова

Официальный аккаунт Зайнаб Фархетдиновой в Инстаграм

Интервью Зайнаб Фархетдиновой и Зуфара Билалова в газете «Татарский мир» № 1 2010 г., стр. 11 2016 елның 7 март көнендә архивланган.

Интервью Зайнаб Фархетдиновой и Зуфара Билалова Бизнес Online

Песни Зайнаб Фархетдиновой на "Яндекс.Музыке"

  1. https://zitely.info/kazan
  2. Гөлүсә Закирова. «Улларыбызның балачагы булырга тиеш, дидек». «Гаилә һәм мәктәп», 2014 ел, август, 16-19нчы бит.