Зәйнәп Ханларова
Зәйнәп Ханларова | |
---|---|
Туган телдә исем | әзери. Zeynəb Xanlarova |
Туган | 28 декабрь 1936 (87 яшь) Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Әзербайҗан |
Әлма-матер | Бакинское музыкальное училище имени Асафа Зейналлы[d] |
Һөнәре | опера җырчысы, сәясәтче |
Зәйнәп Ханларова (әзери. Zeynəb Yəhya qızı Xanlarova; 28 декабрь 1936 ел) — җырчы (лирик сопрано)[1]. ССРБ-ның халык артисты (1980).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бала чагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ханларова Зәйнәп 1936 елның 28 декабрендә Бакыда туган. Нефтьче Яхъя һәм хуҗабикә Периджаһан Ханларовларның гаиләсендә биш баланың иң кечесе була. Бала чагында ук атасы Зәйнәптә мугамның (азәрбайҗан музыкасының төп жанры) аерылмас өлеше булган көнчыгыш шигъриятенә сөю уята[2]. Кече яшьтән ук Ханларова музыка ярата, буш вакытында урындагы Пионерлар сараенда нәфис үзешчән түгәрәктә катнаша.
Яшьлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бакы шәһәренең 161-нче мәктәбендә укый. Бала чактан ук укытучы булырга хыяллана, Сабир исемендәге Бакы педагогия мәктәбенә укырга керә. Педагогик мәктәптә белем алса да, Зәйнәп музыкага омтыла, үзешчән сәнгатьтә катнаша, мәктәп чараларында мугамнар башкара: педагогия мәктәбенең соңгы курсында укыганда, 1955 елда, Зәйнәп Ханларова коллектив белән бергә филармониядә азәрбайҗан халык җыры «Азәрбайҗан маралы» белән чыгыш ясый, аның башкаруын Афрәсиәб Бадалбейли, Янгир Янгиров һәм Камбәр Гусейнли югары бәяли[2]. Аларның тәкъдиме буенча, педагогия мәктәбен тәмамлагач, Ханларова Әсәф Зейналла исемендәге музыка мәктәбенә укырга керә.
Зәйнәп Ханларованың мугам укытучысы булып күренекле ханенде (азәрбайҗан халык җырчысы, мугамнар башкаручы) Шушинский Сәет була[1][2]. Ханенде Зәйнәпне җырга гына түгел, шулай ук сәхнә тәртибенә дә өйрәтә. Сәет Шушинский Зәйнәпкә «Чаргях» мугамын башкарырга тәкъдим итеп, сынап карарга була, чөнки ул тик ирләр мугамы дип санала. 1960 елда Ханларова «Чаргях» мугамын+ беренче хатын-кыз булып башкара [2][3][4]; Ханларова башкаруында бу язма Азәрбайҗан радиосының Алтын фондында саклана.
1961 елда Әсәф Зейналла исемендәге музыка мәктәбен тәмамлагач, республиканың атказанган артисты Шәмси Бадалбейли чакыруы буенча Мөслим Магомаев исемендәге Азәрбайҗан дәүләт филармониясе солисты булып китә[3][5].
1975 елдан алып — халык инструментлары ансамбленең сәнгать җитәкчесе була[4]. Ансамбльдә катнашучылардан халык арасында популяр кларнетчы Вәли Кадымов, гармунчы Әвтәндил Исрафилов, кеманчист Вәзировлар һ.б. була.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Зәйнәп Ханларова иҗат манерасы артистизм, темперамент белән аерыла[4][6][7][8]. Үзенең чыгышларында Ханларова бию элементларын еш куллана, җыр башкаруына руладалар һәм гайнатма хас. Җырчының башкару стилен республиканың халык һәм атказанган артистлары, мугам осталары, күренекле мәдәният эшлеклеләре һәм Азәрбайҗаннан, башка илләрдән тамашачылар югары бәяли[2].
Ханларова эстрада музыка жанрында зур уңышларга ирешә. Аның башкаруында берничә халык җыры, композиторлар Т. Кулиев, Ариф Меликов, Рәмиз Миришли, Алекпер Тагиев, Эмин Сабитоглы, Кара Караев, Фикрәт Әмиров, Октай Кәзимов һәм башкаларның җырлары популярлык яулый. [2]. Композитор Алекпер Тагиевның беренче җырлары Зәйнәп Ханларова башкаруында яңгырый, аның башкаруында Эмин Сабитоглының ритмлы җырлары популяр булып китә. Җырчының репертуарында үзе иҗат иткән җырлар да мөһим урын били[3]. Ханларова рус җыры («Калинка»), әрмән («Нунэ»), грузин («Долер»), фарсы («Эй гол ман»), пушту («Чекор»), япон («санг Дарик»), төрек («яланчы Сэни»), грек («Эла мо») һәм башка күп кенә телләрдә башкара[2].
Ханларова шулай ук Азәрбайҗаннан читтә дә зур популярлык яулый. Үзенең җырчы карьерасы елларында элекке Советлар Берлеге республикаларында, Чехия, Словакия, Румыния, Венгрия, Польша, Франция, Испания, Канада, Италия, Швеция, Швейцария, Дания, Төркия, Ирак, Әфганстан, Япония, АКШ, Йемен, Сүрия, Ливан, Кувейт һәм башка илләрдә зур уңыш белән чыгыш ясый[2][3][6].
Зәйнәп Ханларова репертуарында мугамнар мөһим роль били. Азәрбайҗан халык җырчысы профессиональ «Чаргях», «Махур-һин», «Гатар», «Харидж сегях», «Хумаюн», «Бәйәгәт-Кюрд», «Шахназ», «Бәйәгәт-Шираз», «Шура» һәм «Дилкеш» мугамнарын оста башкара [3].
Азәрбайҗан дәүләт опера һәм балет театрында Зәйнәп Ханларова Ләйлә (Үзәир Гәжибековның «Ләйлә һәм Мәҗнүн»), Әслә («Әсли һәм Керем»), Әрәбзәнгә (Мөслим Магомаевның «Шаһ Исмәгыйль»), Сәнем (Шәфига Ахундованың «Килен каясы») һ.б. истә калырлык образларын тудыра[1][8].
Зәйнәп Ханларова җырлары белән 38 пластинка чыгарыла.
Җәмәгать эшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1985 елның 24 февралендә Ханларова Зәйнәп Яхья кызы 333-нче санлы Мирбашир округы буенча Азәрбайҗан ССР XI чакырылышның Югары Советына сайлана, Югары Советның мәдәният буенча Комиссия әгъзасы була[5]. 1990 елның 30 сентябрендә 266 нчы санлы Бакы округыннан Азәрбайҗан Республикасының XXII чакырылышының Югары Советы депутаты итеп сайлана[9].
1995 елның 12 ноябрендә 86 нчы санлы Тертер сайлау округыннан Милли Мәжлескә сайлана, Милли Мәҗлеснең мәдәнияте буенча Комиссия әгъзасы (1995 елдан алып хәзерге көнгә кадәр).
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Атасы — Ханларова Яхья Аслан улы (1890-1968) — Бакы нефть промыселлары эшчесе[2].
- Әнисе — Ханларова Периджаһан Иса кызы — хуҗабикә.
- Ире — Сәлим Бабаев (1975 елгы никахта) — балык хуҗалыгы системасында җитәкче вазифаларда эшли.
- Балалары — Рамин (1975) һәм Рамал (1978) Бабаевлар.
Фильмографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1970 — «Ритмы Апшерона» (фильм-концерт)
- 1970 — «Встреча на свадьбе» (фильм-концерт)
- 1971 — «Концертная программа» (фильм-концерт)
- 1979 — «Чудак» (вокал)
- 1981 — «Поющая земля»
- 1981 — «Аккорды долгой жизни» («Жизнь Узеира»)
- 1982 — «Здравствуй, Зейнаб!» (фильм-концерт)
- 1971 — «Шарт» (вокал)
- 2000 — «Хазри поэзии».
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алиев Гейдар ордены (26.12.2016) — азәрбайҗан мәдәниятен үстерүгә керткән зур хезмәте өчен
- «Азатлык» ордены (Азәрбайҗан) (26.12.2006) — азәрбайҗан музыка мәдәниятен үстерүдә зур казанышлары өчен
- Халыклар Дуслыгы ордены (26.12.1986) — совет музыка сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен[10]
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (02.07.1971)
- ССРБ-ның халык артисты (28.07.1980) — совет музыка сәнгатен үстерүдәге зур казанышлары өчен[11]
- Азәрбайҗан ССР-ның атказанган артисты (1967)
- Азәрбайҗан ССР-ның халык артисты (1975) — азәрбайҗан совет музыка һәм башкару сәнгатен үстерүгә зур казанышлары өчен
- Әрмән АССР-ның халык артисты (15.03.1978) — Әрмән һәм Азәрбайҗан ССР арасында мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерүдә казанышлары һәм югары башкару осталыгы өчен[2]
- Азәрбайҗан Республикасы Президентының мактаулы дипломы (28.12.2011) — азәрбайҗан музыкасын актив пропагандалаган өчен
- Азәрбайҗан ССР-ның дәүләт премиясе (1987) — концерт программалары өчен
- Призлар, мактаулы «Алтын диск» бөтенсоюз грампластинкалар фирмасы «Мелодия» (18.02.1986) — Көнчыгыш азәрбайҗан халык җырлары һәм җыр грампластинкасы өчен[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Музыкальная энциклопедия, 1982
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 Рахман-заде, 1985
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 АСЭ, 1987
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Байрамова, 2004
- ↑ 5,0 5,1 Одиннадцатый созыв, 1986
- ↑ 6,0 6,1 Джафар-заде, 1978
- ↑ Гасан-заде, 1980
- ↑ 8,0 8,1 Варжапетян, 1977
- ↑ ЦИК, 1990
- ↑ Ведомости, 1986
- ↑ Ведомости, 1980
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Китаплар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ханларова Зејнәб Јәһја гызы // Азәрбајҹан Совет Енсиклопедијасы / Ч. Б. Гулијев. — Бакы: Азәрбајҹан Совет Енсиклопедијасы, 1987. — Т. X ҹилд: Фрост — Шүштәр. — С. 51. (әзерб.)
- Ханларова Зейнаб Яхья кызы // Музыкальная энциклопедия. — М., 1982. — Т. 6. — С. 960.
- Рахман-заде Фазиль. Сердце, упоенное песней. — Б.: Ишыг, 1985. — 174 с.
- Байрамова Алла. Женщины в музыкальной жизни Азербайджана. — Б., 2004. — С. 72—73.
- Депутаты Верховного Совета Азербайджанской ССР. Одиннадцатый созыв.. — Баку: Азернешр, 1986.
- Кязим-заде Айдын. Азербайджанское кино — 1 (каталог фильмов 1898—2002). — Б., 2003.
- Кязим-заде Айдын. Наш Азербайджанфильм. 1923—2003 года.. — Б., 2004.
Мәкаләләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Варжапетян В. Несмолкающая песня // журнал «Огонёк» : журнал. — 1977. — № 10.
- Джафар-заде Азиза Солнечное сердце // Литературный Азербайджан. — 1978. — С. 66—68.
- Гасан-заде Нариман Звезда нашей песни // Коммунист. — Б., 1980. — С. 4.
- Информация Центрального Избирательного Комитета по выборам народных депутатов Азербайджанской ССР // Коммунист. — Б., 1990. — С. 3.
Документлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Указ Президиума Верховного Совета СССР «О награждении тов. Ханларовой З. Я. орденом Дружбы народов» от 26 декабря 1986 г.
- Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении почётного звания „Народный артист СССР“ тов. Ханларовой З. Я.» от 28 июля 1980 г. // Ведомости Верховного Совета СССР. — 06.08.1980. — № 32 (2054). — С. 5.
- «О награждении З. Я. Ханларовой орденом Гейдара Алиева» : Азербайджанская Республика — Баку, 2016.
- «О награждении З. Я. Ханларовой Почётным дипломом Президента Азербайджанской Республиики» : Азербайджанская Республика — Баку, 2011.
- «О награждении З. Я. Ханларовой орденом Независимости» : Азербайджанская Республика — Баку, 2006.