Зәйнәп Якупова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйнәп Якупова latin yazuında])

Зәйнәп Якупова
Туган телдә исем Якупова Зәйнәп Нәжип кызы
Туган 1913(1913)
Үлгән 1985(1985)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Һөнәре акушер-гинеколог
Бүләк һәм премияләре ТАССРның атказанган табибәсе (1964), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1982)

Якупова Зәйнәп Нәжип кызы (1913-1985) – акушер-гинеколог, медицина фәннәре докторы (1963), профессор (1965), ТАССРның атказанган табибәсе (1964), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1982).[1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якупова Зәйнәп Нәжип кызы 1913 елда күп балалы эшче гаисәсендә туган.[2] 1950-1985 елларда Казан медицина институтында, 1968 елдан Икенче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Акушерлыкта кан агымнарын кисәтү мәсьәләләренә багышланган докторлык диссертациясен яклый.

Фәнни эшченлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре акушерлыкта кан итүгә, балага узудан саклануга карый. "Гормональ кысалар" дигән ачышка авторлык танытмасы бар. Фәнни хезмәтләре атоник кан агуны профилактикалау методы, эчтәге яралгының авырлыгын билгеләү ысулы һ. б. турында.

Зәйнәп Нәжип кызы теләмәгән йөклелекне булдырмау проблемасына бик күп өлеш кертте, бу чынлыкта йөклелекне планлаштыру дәүләт системасын төзү өчен нигез булды. Ул булышлыгы белән илдә беренче йөклелекне профилактикалау үзәге эшли башлады, бу үзәк Казанда аборт санын сизелерлек киметте.

Зәйнәп Нәҗип кызы җитәкчелегендә 9 кандидатлык диссертациясе якланды. Якубова З.Н. Совет хатын-кызлары комитеты әгъзасы, РСФСР Югары Суды әгъзасы, халык депутатларының Казан шәһәр советы депутаты, "Азат Хатын" журналының редколлегия әгъзасы булды.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елда ТАССРның атказанган табибәсе, 1982 елда ТАССРның атказанган фән эшлеклесе исеме бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, 7 медаль белән бүләклә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарский энциклопедический словарь. -Казань. Институт татарской энциклопедии АН РТ. - 703с. илл.ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]