Зәйтүн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйтүн latin yazuında])
Зәйтүн
Сурәт
Кыскача исем O. europaea
Халыкара фәнни исем Olea europaea L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Маслина[d][1]
Таксонның халык атамасы olive tree[2], olive[2], Olienhout, 木樨榄[3], 油橄榄[3][4], 木犀榄[4], 齐墩果[4], 木犀榄[5], 木樨榄[6][7][8], 牛白藤根[9], 木犀榄(洋橄揽、欧橄榄)[9] һәм 齐墩果[9]
Җимеш төре каты төшле җимеш[d]
Нәрсәнең чыганагы зәйтүн[d], olive wood[d] һәм olive leaf[d]
Башлану вакыты 60 тысячелетие до н. э.
Төрләр ареалы харитасы
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Ареал таксона Кытай[7][8] һәм Урта диңгез[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=25555[10]
Commons-logo.svg Зәйтүн Викиҗыентыкта
Зәйтүн агачлыгы, Төньяк Кипр

Зәйтүн, Аурупа зәйтүне (O.europaea) — зәйтүнчәләр (Oleaceae) гаиләлегенең, зәйтүн (Olea) ыругы вәкиле. 3—4, кайвакыт 12 м га кадәр җитеп үскән агач. Ул үзенең озак яшәве белән башкалардан аерылып тора. Яфраклары каршыдаш урнашкан, гади, тар ланцетсыман. Чәчәкләре вак, куентыктагы себеркәчләрдә урнаша. Җимешләре — каты төшле җимеш. Аның мезокарпиенда 25—40% (кайчак 75% ка кадәр) май туплана. Азык итеп һәм медицинада кулланыла торган прованс мае дип йөртелә торган иң яхшы сыйфатлы зәйтүн мае җимешләрне салкын пресслау нәтиҗәсендә алына. Җылытып кабат кысып чыгару юлы белән техник һәм янучан «агач маен» алалар. Зәйтүн җимешләре кеше туклануында тозланган һәм маринадланган хәлдә кулланыла.

Зәйтүн — нигездә Урта диңгез буе илләрендә киң таралган борынгы культуралы үсемлек. Зәйтүн ботагы күптәннән тынычлык символы булып санала. Хәзерге вакытта аны АКШ, Франция, Испания һәм башка Аурупа илләрендә киң үстерәләр. Шулай ук зәйтүнне Краснодар краенда, Кырымда, Кавказда да игәләр. Зәйтүннең 500 дән артык сорты бар. Аларның кайбер төрләрен ашханә сортлары буларак үстерәләр, икенчеләрен май алу өчен кулланалар. Зәйтүннең үзагачы авыр, кыйммәтле агач әйберләр ясауда кулланыла.

Җимешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйтүн җимеше — озынчы-түгәрәк формалы, озынлыгы 0,7 – 4 см, диаметры 1-2 см каты төшле җимеш, май сакланган сусыл җимеш тирәлеге белән.

Җимеш йомшагының төсе агач төренә кара аерыла: яшел, кара яки куе-шәмәхә төсендә, кайчакта куе балавыз куныклы. Төше каты, кытыршы. Җимешнең өлгерүе чәчәк атканнан соң 4-5 айдан. Зәйтүн агачы утыртылып 20 елдан соң уңыш бирә башлый. Ике елга бер чәчәк ата.

Зәйтүн җимеше уртача нәрсәдән гыйбарәт[11]:

процентларда яңа өзелгән зәйтүн җимеше яшел сөтле зәйтүн җимеше
Су 50—70 61—81
Май 6—30 9—28
Шикәр 2—6 -
Аксым 1—3 1—1,5
Үзагач матдәсе (клетчатка) 1—4 1,4—2,1
Минераль матдәләр (көл) 0,6—1 4,2—5,5

Зәйтүн җимешенең 90 %ыннан май ясыйлар. Ул консервантларсыз да озак саклана ала. Калган җимешләрен төше яки төшсез килеш маринадлыйлар. Консервланган яшел җимеш (оливка) – өлгермәгән, ә менә карасы (маслина) – өлгергән дип уйлаучылар ялгыша. Зәйтүн агачының җимешләре өлгергән чагында, чыннан да, төсен үзгәртеп, яшелдән карасу төскә керә анысы. Әмма консервлау өчен беркайчан да өлгереп җиткән җимешләр кулланылмый. Фермерларга өлгергән җимешләрдән май ясау отышлырак. Консервалау өчен исә өлгермәгән җимешләр эләгә. Алар яшел, кызгылт кара һәм хәтта куе шәмәхә төсендә дә булырга мөмкин. Консервлаганда, бу җимешләр йә яшел, яисә кара төскә керә. Әче тудыргыч кертелмичә маринадланганы “оливка”га әйләнә, “маслина” исә оксидлашу нәтиҗәсендә карала.

Зәйтүн мае[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйтүн мае саргылт һәм яшькелт төсләрдә булырга мөмкин.

  • Virgin – эре зәйтүн җимешләреннән механик ысул белән сыгып алынган иң яхшы май. Чын мәгънәсендә табигый продукт. Аны салатлар, бутербродлар ясау өчен кулланалар.
  • Extra virgin – virgin категориясендә иң яхшы май.
  • Refinado – чистартылган зәйтүн мае. Тәмен яхшырту өчен эшкәртелә. Бу майда пешерергә дә, кыздырырга да була.[12]

Зәйтүн мае составында алмашы булмаган, организмга бик кирәкле май әчелеге омега-6 (линолиевая әчелек) бар. Бу әчелек хәзерге заманда еш таралган атеросклероз, йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтү чарасы булып тора. Зәйтүн маенда Е, А, Б һәм К витаминнары һәм макро, микроэлементлар бар. Бу майны организм бик җиңел үзләштерә һәм ул, эчәкләргә йомшак тәэсир итә, үт куыгыннан тоткарланган үтне, вак ташларны куа һәм канда холе¬стеринның күләмен киметә.[13]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. 2,0 2,1 АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  3. 3,0 3,1 Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  4. 4,0 4,1 4,2 Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 61 / мөхәррир Ч. Мэйчжэнь, L. C. ChiuScience Press, 1992. — (Flora Reipublicae Popularis Sinicae)
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China // 生物多样性 — 1993. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  7. 7,0 7,1 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  8. 8,0 8,1 刘培亮, 卢元, 岳明 et al. 陕西省维管植物名录(2021版) // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022061
  9. 9,0 9,1 9,2 庄会富, 王亚楠, 王趁 һ.б. A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212
  10. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  11. Belitz H.-D., Grosch W.. Lehrbuch der Lebensmittelchemie. — Berlin, 1995. — ISBN 3-540-55449-1.
  12. Зәйтүннең... булмый төрлесе
  13. Игелек.ру сайтында, archived from the original on 2016-09-18, retrieved 2015-10-22 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]