Зәйтүнә Мәүлүдова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйтүнә Мәүлүдова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйтүнә Мәүлүдова яшь чагы

Зәйтүнә Мәүлүдова Чистай шәһәрендә туып үскән. Ул - Фатих Әмирханның ерак туганы. Зәйтәнүнең әнисе тол калгач, 1907 нче елда алар Казанга күчеп киләләр. Зәйтүнә Казанда рус-татар мәктәбендә укый башлый. 15 яшьлек кыз Тукай шигырьләренә гашыйк була."Мин аның шигырьләрен аерым бер ләззәт һәм дәрт белән укыйм, үз телең белән әйтеп бирә алмый торган нәрсәләрне матур, үлткен каләм белән әйтә белүче кешене күрәсем килә башлады",- дип яза Зәйтүнә үзенең истәлекләрендә. Ул еш кына Әл -ислах редакциясенә килеп йөри. Шунда Габдулла Тукай белән очраша. Тукай белән Зәйтүнә биш тапкыр очрашалар. Шагыйрь мәхәббәте аның шигырьләре аша ташып чыкса да, ул үзен кыюсыз тота. Шагыйрь:

"Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну!-

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?" -дип, яшерен генә сөеп, газаплануны хуп күрә.

Габдулла Тукай музеенда сакланган "Бишенче һәм актыккы күрешүем" дигән язмасында шагыйрь белән соңгы тапкыр күрешүе турында яза. Зәйтүнәнең Чистайга китәчәген ишеткәч, Тукай күңелсезләнүен күрсәтмәскә тырышып, башын аска иеп: "Бик жәл",- дип куя. Кызлар шагыйрьгә хат язып торырга булалар. Адресын сорыйлар."Мин сезне озатырга пристаньга төшәрмен, шунда адресны да бирермен",- ди Тукай. Кызлар никадәр көтсәләр дә, Тукай кызларны озатырга пристаньга килми. 1908 нче елның 12 нче июненнән соң Зәйтүнә Тукай белән башка очрашмый. Зәйтүнә Мәүлүдова укып мөгаллимә була, балалар укыта. Габделкадыйр Рәсүлевка кияүгә чыга. Зөйтүнә Мәүлүдованың бердәнбер улы Атилла Расих -танылган язучы, Тукай премиясе лауреаты.

Мәхәббәт турында опера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы елларда Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүлүдова мәхәббәте темасы популярлашты. Габдулла Кариев исемендәге Татар Яшь тамашачылар театры "Печән базары" исемле спектакль сәхнәләштерде.Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Тукай белән Зәйтүнәгә багышланган "Шагыйрь мәхәббәте" исемле опера куелды .Әлеге опера Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булды. Операны күренекле композитор Резидә Ахиярова, либреттоны халык шагыйре Ренат Харис язган. Төп партияләрне Венера Ганиева һәм Мәскәү җырчысы Әхмәт Агади башкарды. Операның финалында шагыйрь Зәйтүнәне озатырга пристаньга килә, әмма аңа күренми. Мирсәй Гариф Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүлүдова мөнәсәбәтләренә багышланган «Мәңгелек мәхәббәт» китабын чыгарды.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чистаем/Родной Чистополь:историко-публицистические очерки.(Р.А.Исмагилова)-Казань:Издательство"Идел-Пресс",2009. - 464с.