Зәйтүнә Нигъмәтҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйтүнә Нигъмәтҗанова latin yazuında])
Зәйтүнә Нигъмәтҗанова
Туган 10 апрель 1971(1971-04-10) (52 яшь)
Лагыр, Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист, викимедиачы
Эш бирүче Кичке Уфа
Ата-ана

 Зәйтүнә Нигъмәтҗанова Викиҗыентыкта

Нигъмәтҗанова Зәйтүнә Нәримҗан кызы (баш. Ниғәмәтйәнова Зәйтүнә Наримйән ҡыҙы, иҗади псевдонимы З.Әйле; 10 апрель 1971 ел) — журналист. 2010 елдан «Киске Өфө» гәҗите хәбәрчесе, бүлек мөдире. 2003 елдан Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының Журналистар берлеге әгъзасы. 2015 елдан Башкорт һәм 2016 елдан Татар Википедияләре волонтеры. Башкортостан Республикасының атказанган мәтбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2018).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйтүнә Нәримҗан кызы Нигъмәтҗанова (3. Әйле) 1971 елның 10 апрелендә Башкорт АССРының Салават районы Лагыр авылында туган.

Лагырдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, районның «Ленинское знамя» — «Ленин байрагы» гәҗитендә хәбәрче булып эшкә урнаша. Журналистикада тәүге адымнарын ясагач, Башкорт дәүләт университеты филология факультетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1989—1994 елларда, югары һөнәри белем үзләштергән чорда, төрле басмаларда үзен сынап карый.

1994 елда кулына диплом алгач, хезмәт эшчәнлеген туган ягында дәвам итә: Салават районының башкорт телендә аерым һәм мөстәкыйль нәшер ителә башлаган «Йөрүзән» гәҗитендә хәбәрче, аннары җаваплы сәркатип була. Райондагы хәл-вакыйгаларны чагылдырган көнүзәк материалларын республика басмаларына да тәкъдим итә.

1995 елда яшь журналист башкорт телендә шулай ук чагыштырмача яңа чыга башлаган «Яшьлек» республика гәҗитенә хәбәрче итеп чакырыла. «З. Әйле» култамгасы белән дөнья күргән җитди һәм кыю мәкаләләр тиз арада авторны бөтен Башкортстанга таныта, һөнәрдәшләре арасында абруен күтәрә. Ел ярымнан соң ул редакциянең иҗтимагый-сәяси бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Бу вазифаны да тиз арада үзләштерә, тиздән яшьләр басмасының баш мөхәррир урынбасары була[1].

Бер үк вакытта, «Яшьлек» гәҗитенә кушымта итеп, бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының «Корылтай» исемле махсус басмасын шәхсән әзерләп бишьеллык дәвамында нәшер итә.

Башкорт дәүләт университеты филология факультетының журналистика бүлегендә укыган һәм Башкорт яшләре иттифагының актив әгъзалары булган студентлар белән бергә «Чаң» исемле атналык гәҗит чыгаруны оештыра.

2009 елда республика журналистларының «Салават эзләре буйлап» дип аталган автоэкспедициядә катнаша, Эстониянең Палдиски каласыннан әйләнеп кайткач, үз тәэсирләрен тиз арада укучыларына җиткерә.

2010 елда Башкортстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән һәм дөньяның 18 иленнән 850-дән артык делегат катнашкан III бөтендөнья башкортлары корылтаена әзерлек һәм аны үткәрү барышында бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының матбугат хезмәтенә җитәкчелек итә.

2010 елдан «Киске Өфө» гәҗитенең бүлек мөдире булып һөнәри эшчәнлеген дәвам итә. Бүген дә ул — оештыручысы Уфа шәһәр округы хакимияте булган бу басманың беренче категорияле хәбәрчесе[2].

Җәмәгать эшчәелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

3. Әйле төп хезмәт эшчәнлеге белән беррәттән иҗтимагый башлангычында Викимедиа хәрәкәтендә актив катнаша, 2015 елның ноябреннән — Башкорт Википедиясе волонтеры. Виртуаль энциклопедия киңлекләрендә күп төрле конкурсларны башлаучы һәм аларны оештыручы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортостан Республикасының атказанган мәтбугать һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2018)
  • Башкортостан Башлыгының Рәхмәт хаты (2021)
  • Башкортостан Республикасы Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгының Дан грамотасы (2000)
  • Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, бөтендөнья башкортлары корылтае, Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайты, Мәтбугать һәм мәгълүмат чаралары буенча агентлыкның гомуми Рәхмәт хаты (2019)
  • Уфа шәһәр хакимияте башлыгы премиясе лауреаты (2013)
  • Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының Мактау грамотасы (2003)
  • Башкортстан Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы (2003)
  • Башкортстан Президентының Рәхмәт хаты (2003)
  • «Бөтенроссия җанисәп буенча күрсәткән казанышлары өчен» медале (2002)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с. (рус.)(Тикшерелгән 9 апрель 2021)
  2. «Киске Өфө» гәзитенең сайты. Редакция(Тикшерелгән 9 апрель 2021)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]