Зәйтүнә Шәрипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйтүнә Шәрипова latin yazuında])
Зәйтүнә Шәрипова
Туган 10 июнь 1948(1948-06-10) (75 яшь)
Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты

 

Шарипова Зәйтүнә Яхъя кызы (10 июнь 1948 ел) — галим-әдәбият белгече, югары мәктәп укытучысы, балалар язучысы, телевизион тапшырулар авторы һәм алып баручысы. Филология фәннәре докторы (2006). 1996 елдан Башкортстан Республикасының һәм Рәсәйнең Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2004).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйтүнә Яхъя кызы Шәрипова 1948 елның 10 июнендә Башкорт АССР ы (хәзер Башкортстан Республикасы) Бөрҗән районының Яңа Монасыйп авылында туган.

Аскар сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач,1963-1967 елларда Белорет педагогия училищесында укыган.

Махсус белем алгач, Бөрҗән районы мәктәпләрендә мөгаллим, район мәгариф бүлегенең инспекторы булып эшли.

1970 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының башкорт-рус бүлегенә укырга керә. Студент елларында гыйльми-тикшеренү эшләрендә актив катнаша, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә.

1975 елда университетны бик яхшы тәмамлап, кызыл диплом алган югары белемле яшь белгечне СССР Фәннәр Академиясе Башкортстан филиалына фәнни эшкә чакыралар. Конкурсны уңышлы үтеп, Тарих, тел һәм әдәбият институтына кече гыйльми хезмәткәр вазифасына даими эшкә кабул ителә һәм 1988 елга кадәр турыдан фәнни эшчәнлек белән актив шөгыльләнә.

Филология фәннәре кандидаты, аннан доктор дәрәҗәсен алган Зәйтүнә Шәрипова, гыйльми учреждениенең борынгы кулъязмалар һәм китаплар бүлеген оештыруга күп хезмәт куя һәм соңыннан бу байлыкны фәнни нигездә өйрәнүгә нык игътибар бирә.

Төрле экспедияләрдә катнаша. башкорт халкы һәм борынгы шагыйрь һәм язучылар турында кирәкле материаллар җыю максатында Мәскәү, Ырынбур, Омск һәм илебезнең башка калаларының тарих-туган якны өйрәнү музейларында, архивларында һәм китапханәләрендә зур эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара. Табылган мәгълүматлар галимнең йөздән артык фәнни хезмәтенә нык нигез була.

1988 елда төрле яклап формалашкан һәм бай тәҗрибә туплаган филология фәннәре докторы дәрәҗәсендәге галим Зәйтүнә Шәрипова киләчәктә балалар укытырга әзерләнгән яшь буынга фәнни белем бирү эшенә күчә: Башкорт дәүләт педагогия институтының (2000 елдан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) башкорт филологиясе факультетында укытучы була, аннары башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире итеп сайлана.

Бу вазифаны 1993 елга кадәр башкара,аннары гыйльми-педагогик эшчәнлеген Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетында дәвам итә. 1997-1998 елларда Башкортстан мәгарифне үстерү институтында директор булып эшләп ала.

Гыйльми һәм иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галим буларак, Зәйтүнә Шәрипова төп игътибарын башкорт әдәбияты тарихын өйрәнүгә багышлый. Гыйльми-тикшеренүләр барышында археографик экспедицияләрдә катнаша.

Әдәбият өлкәсенә килгәндә, XIX гасырда һәм XX гасыр башында яшәгән Башкортстанның халык чәчәне Мөхәммәтша Буранголов, башкорт һәм татар мәгърифәтчесе, философ шагыйрь һәм дин белгече Шәмсетдин Зәки (Зәки Шәмсетдин Ярмөхәммәт улы) һәм алардан алданрак яшәп иҗат иткән Әбелмәних Каргалый (1784-1824), Мәнди Котыш, Һибәтулла Салихов (1794-1867) кебек бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән язучы һәм шагыйрьләр турында бай мәгълүмат туплый, аларның иҗади мирасын фәнни нигездә җентекләп тикшерә.

Моннан тыш, Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшләгән чорында Кол Гали, Әбүс (Суфиянов Сабит Әбүсуфиян улы) һәм башка кайбер әдипләрнең кулъязма әсәрләрен тәртипкә китереп, аларны нәшер итүгә әзерли.

1990-1996 елларда «Китап» нәшриятында басып чыгарылган алты күп томлы «Башкорт әдәбияты тарихы» дигән фәнни хезмәтне төзүдә турыдан туры катнаша һәм аның төп авторларының берсе була.

Институтта эшләгәндә, үзенең фәнни тикшеренүләре нигезендә Зәйтүнә Шәрипова әдәбият белеме буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен уңышлы яклый.

Төрле гыйльми басмаларда, атналык һәм журналларда, гомуми алганда, 100дән артык фәнни хезмәт һәм фәнни-популяр мәкалә әзерләп дөньяга чыгарган. Шулай ук күп кенә мәктәп дәреслекләренең, махсус һәм югары уку йортлары студентлары өчен әзерләнгән уку әсбапларының автордашы.

Зәйтүнә Шәрипова башкорт балалар әдәбияты өлкәсендә дә актив генә эшләп килә. Аның 1996 елда «Китап» нәшрияты тарафыннан басылган «Безнең гаилә» хикәяләр китабы яшь укучыларга бик ошый, аның турында ата-аналар, балалар бакчалары тәрбиячеләре дә үзләренең уңай фекерен әйтә.

2010 елдан үзен тележурналистика өлкәсендә сынап караган Зәйтүнә Шәрипова зәңгәр экран тамашачыларына «Байман» телетапшыруның авторы һәм алып баручысы буларак та яхшы танылып өлгергән. Башкорт халкының рухи мәдәниятенә багышланган җитди һәм күп файдалы мәгълүматлар бирүче бу тапшырулар циклын төрле буын вәкилләре һәрчак көтеп алына.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Безнең гаилә: Балалар өчен хикәяләр. — Уфа: Китап, 1996. — бит.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2004).

Өстәлмә мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)