Зәй офыклары (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәй офыклары (газета) latin yazuında])
«Зәй офыклары»

«Зәй офыклары » газетасы логотибы
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

А 3


Нәшер итүче

«Татмедиа» АҖ

Баш мөхәрир

Энҗе Рәниф кызы Әгъләмова

Нигезләнгән

1935

Тел

татар

Төп офис

423520 ТР, Зәй районы, Зәй, Т. Ялчыгол ур., 9.

Тиражы

4000 (1993)
2001 (2014)
1535 (2021)


Веб-сайт: zainsk-rt.ru

«Зәй офыклары» ― Татарстанның Зәй районында 1935 елдан татар телендә нәшер ителүче иҗтимагый-сәяси газета, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы. 2003 елда «Татмедиа» АҖ филиалы — Зәй мәгълүмат-мөхәрририят үзәгенә (Зай-информ) кергән. Атнаның җомга көнендә, «Атна вакыйгалары» кушымтасы белән чыгарыла. Русча «Новый Зай» газетасы чыга.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кызыл Зәй» (1935―1963)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның маенда ВКП(б) Зәй район комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының Зәй район советы органы буларак, латин графикасында «Кызыл Зәй» исемендә район газетасы чыга башлаган. Русчасы – «Красный Зай». Беренче мөхәррире – Т. Имаметдинов (басмаханә мөдире дә). Газета редакциясе һәм басмаханә яраклаштырылган биналарда (шул исәптән, Иске Зәйнең ак чиркәве бинасында) урнаша. Газетада совет кешеләрен тәрбияләү, колхоз авылында хуҗалык һәм мәдәният төзелеше бурычлары яктыртылган. Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) газета битләрендә Совет Информбюросының фронттагы хәлләр турында мәгълүматлары басылып бара. Район халкы газета аша «Бөтенесе – фронт өчен!» девизы астында фронтка икмәк, ит тапшырып, җылы кием җыеп, шәхси акчалар белән ярдәм итәргә чакырылган. 1943 елдан «Кызыл Зәй»нең мөхәррире булып Кәрим Мөсәлим улы Кәнәфин эшли. 1950-елларда баш мөхәррир вазифасында В. И. Сомова, соңрак Владимир Михаил улы Недошивин эшләгән. 1957 елдан газетаның күләме арта, 4 полосалы булып чыга. 1962 елның язында Зәй районы бетерелгәч, «Кызыл Зәй» газетасы чыгудан туктый. Бу вакытка (1935―1962 еллар) газетаның 2460 саны дөнья күргән.

«Дуслык байрагы» (1972―1990)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елда Зәй районы яңадан торгызыла. 1973 елның 7 июлендә район газетасы «Дуслык байрагы» исеме белән (рус телендәге «Знамя дружбы» газетасының дубляжы буларак) нәшер ителә башлый. Газета редакциясе Зәй шикәр заводының яраклаштырылган бинасында урнаша. Яңадан торгызылган газетаның баш мөхәррире итеп Юрий Михаил улы Ханжин, урынбасар итеп Ю. В. Корнева билгеләнә. «Кызыл Зәй» газетасында күбрәк авыл хуҗалыгы мәсьәләләре яктыртылса, «Дуслык байрагы»нда, Зәй ГРЭСына бәйле рәвештә, 1970―1980 еллардан сәнәгать җитештерүе мәсьәләләре зуррак урын ала башлый. 1989 елда басмаханә өчен типовой бина төзелә. «Дуслык байрагы» («Знамя дружбы») тиражы 11 меңгә җиткән еллар була. Редакциядә эшләгән 12 кешенең 5 се ТАССР журналистлар берлеге әгъзасы булып тора. 1982 елдан баш мөхәррир ― ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре Юлия Василий кызы Корнева[1]. Газета редакциясе каршында «Зәй энҗеләре» әдәби берләшмәсе эшләп килә (актив әгъзаларыннан берсе ― Рухия Ахунҗанова).

«Зәй офыклары»ның беренче логотибы

«Зәй офыклары» (1990 елдан)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елдан «Зәй офыклары» исемен ала[2]. «Зәй офыклары» татар җәмәгатьчелеге таләбе һәм авыл сайлаучыларының депутатларга мөстәкыйль татарча газета чыгару наказы буенча, БТИҮнең Зәй бүлекчәсе тырышлыгы белән нигезләнгән. Газета татар халкының телен, мәдәниятен, милли йолаларын саклауны, Татарстан суверенитетын яклауны максат итеп куя. 1990 елның 9 июнендә чыккан беренче саны Сабан туена багышланган. Беренче мөхәррире ― Р. Г. Нәҗипов. Башта газета шәһәр һәм район предприятиеләре (бигрәк тә, агрегаит заводы), колхоз һәм совхозларның матди ярдәме белән чыгарылган. 1991 елдан бюджеттан финанслана. 1992 елда тиражы ― 2 000, 1993 елда ― 4000 данәгә җитә. Атнага 3 тапкыр чыккан[3].

2003 елда «Татмедиа» АҖ филиалы — Зәй мәгълүмат-мөхәрририят үзәгенә (Зай-информ) кергән. Атнага бер тапкыр, җомга көнне, 12 полоса + 12 полоса («Атна вакыйгалары») чыга. Абунә буенча тарала. Редактор ― И. Г. Глухов, 1999―2011 елларда ― Венера Миңнулла кызы Гаврилова. 2021 елда редактор ― Энҗе Рәниф кызы Әгъләмова[4].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зәй офыклары. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 111-112.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дуслык байрагы. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 111-112.(рус.)
  2. Новый Зай – Зәй офыклары. Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Зәй офыклары. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 114.(рус.)
  4. Зәй матбугатына 85 ел тулу уңаеннан үзенчәлекле стенд. youtube.com (видео, 3:34)