Зәй районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәй районы гербы latin yazuında])
Зәй районы гербы
Нигезләнү датасы 26 декабрь 2006

Зәй районы гербыТатарстан Республикасы « Зәй муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Герб Зәй муниципаль районы Советының 99нчы карары белән 2006 елның 26 декабрендә расланган.[1]

Герб Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2877 номер белән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 96 нчы номер белән кертелгән.

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Дүрт өлешле җете кызыл һәм яшел җирлектә — нурлары дисктан аерылган һәм җете кызыл җирлектә генә күрсәтелгән ялкынлы алтын кояш; яшеллектә кояш тирәли урнашкан: өске чиректә — өстә өске почмаклары түгәрәкләнгән борыс белән берләштерелгән өч гонт белән багана хасил ителгән, кырыйлардагы гонтларның төпләре ян-якка борылган, уртадагысының төбе икегә аерылган рәвештәге алтын фигура (тамга); аскы чиректә — көмеш төргәк һәм аның өстендә сулга авыштырып куелган шундый ук каурый».[2]

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәй районы гербы символлар һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең табигый, икътисадый һәм тарихи-мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра.

Калканның үзәк фигурасы — кояш (яктылык, энергия, җылылык образы) районның үсеш алган энергетика комплексын, прогресска һәм чәчәк атуга омтылышны гәүдәләндерә.

Төргәк һәм каз каләме районның танылган язучылары, шагыйрьләре, мәгърифәтчеләре, фән, мәгариф һәм сәнгать эшлеклеләре исемнәре белән дан тоткан рухи мәдәниятенең бай традицияләрен гәүдәләндерә.

Тамга — борынгы төрки билге, буыннар дәвамчанлыгы, тарихи хәтер, патриотизм, төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы турында кайгыртучанлык символы булып тора.

Кояшка кереп торган яшел өлешләр районның табигый байлыгын, авыл хуҗалыгы производствосын билгели.

Гербның төсле карары (кызыл, яшел) район халкының күпмилләтле һәм күп конфессияле составын символик рәвештә чагылдыра.

Алтын —уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Көмеш — чишмә суы чисталыгы, камиллек, намуслылык, үзара аңлашу.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек һәм тормыш үсеше, өмет символы.

Кызыл төс — батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәм символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәй шәһәре һәм Зәй районы гербы (1995 ел)

1995 елда Зәй шәһәре һәм Зәй районының гомуми гербы раслана. Герб язгы табигатьнең уянуын һәм шәһәрнең яңаруын символлаштыручы лалә чәчәге рәвешендәге геральдик калканнан гыйбарәт. Гербның үзәк образы — кызыл фонда канатлы барс сурәтенең яртысы (Татарстан гербының бер өлеше). Районда борынгыдан (Кол Гали) башлап күренекле язучылар бар, дигән сүз. Аста тамга сурәте — яшел төс фонында борынгы төрки халыкларның билгесе. Зәй шәһәренең борынгы тарихы бар дигәнне аңлата. Уңнан уңга ГРЭС — Россиянең иң эре станцияләренең берсе сурәтләнгән. Балык сүрәте табигать байлыгын символлаштыра. Чәчәкләрнең символик әһәмияте: кызыл — өлгергәнлек, энергия, көч, тормыш, тормыш; яшел — яз, кыр яшеллеге, бөтен тереклек яңарышы; ук — уй — ниятләрнең чисталыгы; Зәңгәр — су запасларының байлыгы.[3]

Гербның авторлары: Нәҗипов Р. Г., Шәмсетдинов Р.

Районның гамәлдәге гербы Зәй һәм Зәй районы гербы (1995 ел) нигезендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы һәм Россия геральдистлар берлеге составындагы автор төркеме тарафыннан эшләнгән: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Вячеслав Мишин (Химки), Ринат Фәрдиев (Зәй), Гамир Таҗетдинов (Зәй), Марсель Хуҗин (Зәй) катнашында.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәй районы флагы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Решение Совета Заинского муниципального района № 99 от 26 декабря 2006 года «О гербе Заинского муниципального района».
  2. Онлайн - энциклопедия Tatarica
  3. Бушканец Г. М. Территориальная геральдика Татарстана. XVI—XX вв. Журнал «Гербовед» № 82. апрель, 2005.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]