Зәй шикәр заводы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәй шикәр заводы latin yazuında])
Зәй шикәре
Элеккеге исемнәр
Зәй шикәр заводы (1967―2002)
Төр
ААҖ
Нигезләнгән 1967 ел
Штаб-фатир 423520, ТР, Зәй, Завод ур., 1нче йорт
Төп затлар
ААҖ Директорлар шурасы рәисе ― Илшат Шәех улы Фәрдиев
А. А. Трошин, «Агрокөч» холдингы генераль директоры урынбасары
Продукциясе
шикәр, чөгендер түбе (жом), меласса (патока)
Чиста керем
5 млрд сум (2018)
Хезмәткәрләр саны
774 (2018)
Сайт Заинский сахар

Зәй шикәр заводы, 2002 елдан «Зәй шикәре» ААҖ (рус. ОАО «Заинский сахар») ― Татарстанда шикәр комы җитештергән өч (2019 елдан – ике) заводның берсе (берсе – Буада, Норлаттагысы ябылган)[1]). Россиядә шикәр җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсе. «Агрокөч» (рус. Агросила) холдингына керә[2]. Төп продукция булган шикәр комыннан тыш, чөгендер түбе (жом) һәм меласса (патока) җитештерелә[3]. 1962 елдагы башлангыч проект куәте ― тәүлеккә 1500 тонна шикәр чөгендерен эшкәртү булса, 2018 елда эшкәртү куәте тәүлегенә 8000 тоннага җитә, шикәр җитештерү күрсәткече 1200 тоннадан артып китә. Әлеге күрсәткечләр буенча предприятие Россия Федерациясенең иң яхшы биш заводы арасына керә[4]. 1988―1992 елларда заводта ел саен 230―250 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән. Чимал белән республиканың берничә районы (Актаныш, Зәй, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Тукай, Түбән Кама) хуҗалыклары тәэмин итеп тора. Җитештерелгән продукция Татарстанда, Россия өлкәләрендә, шулай ук Балтыйк буе илләрендә кулланышка кертелә.

Заводка керү юлы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәй шәһәрендә шикәр заводы төзелешен проектлау КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советының 1956 елның 18 мае карары белән башланып китә. Завод төзелеше 1960 елның июлендә башланып, 1966 елның 2нче кварталында төгәлләнергә тиеш була. Төзелеш эшләренең генераль подрядчигы ― СССР энергетика һәм электрификация министрлыгы карамагындагы «Камгэсэнергострой» идарәсе 1нче төзелеш-монтажлау идарәсе (рус. СМУ-1, баш инженер В. Г. Мамин).

Завод һәм аның чистарту корылмаларының биналары элекке аэродром территориясендә урнаша. Аэродром Зәй елгасының уң ярына күчерелә.

Завод төзелеше акрын бара. Зәй ДРЭСында 6нчы блокны (1нче чират) эксплуатациягә биргәч, төзүчеләр төп көчләрен шикәр заводын төзүгә юнәлтә. Төзелештә генподрядчик булган СМУ-1дән 6 бүлекчә (участок) катнаша, төп бүлекчә ― В. Бурцев җитәкчелегендәге 7нче бүлекчә була. Төзелештә субподряд оешмалары ― «Гидромонтаж» (өлкән прораб М. Двоскин бүлекчәсе), «Гидроэлектромонтаж» (өлкән прораб Н. Анашкин бүлекчәсе), «Волгоэнергомонтаж» (прораб Е. Хатеев бүлекчәсе), «Энергомонтажизоляция» (башлыгы В. Чернов булган бүлекчә) катнаша.

1966 елның декабрендә завод төзелеп бетә. Аны СССРда җитештерелгән, иң алдынгы исәпләнгән җиһазлар белән комплектлыйлар. Төзелеш озакка сузылу сәбәпле, кайбер җиһазлар искерә төшә. Төзелеш барышында аларны алмаштыра барырга туры килә. Мәсәлән, кул белән идарә ителүче центрифуга автомат режимда эшләүче центрифугага алмаштырыла.

Предприятиенең җитештерү куәте ― бер сезонга 22 мең тонна шикәр җитештерүгә исәпләнгән була. Моның өчен 1 млн 800 мең центнер (тәүлегенә 15 мең центнер) шикәр чөгендерен эшкәртергә кирәк була. Әлеге күләмдә шикәр чөгендерен эшкәрткәннән соң, район колхоз һәм совхозлары терлекчелеге өчен кыйммәтле азык ― 1 млн 200 мең центнер чөгендер түбе (жом) кала.

1967 елның 2 гыйнварында иртәнге 9 да инженер Н. И. Аргунов җитәкчелегендәге смена заводта беренче 200 центнер шикәр комы җитештерә. 1968 елның 6 октябрендә завод проектланган куәтенә эшли башлый: 15 мең урынына 15 747 центнер шикәр чөгендере эшкәртә.

1980―1990 елларда предприятиене реконструкцияләү исәбенә җитештерү куәтләре арттырыла. Күп кенә технологик җиһазлар алмаштырыла яки үзгәртеп корыла. Шуның хисабына шикәр чөгендерен кайнату вакыты киметелә, югалтулар кими, бу чөгендер эшкәртүне 1,5 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирә һәм шикәр комы чыгуы да арта.

1992 елда завод эшчеләре саны ― 618 кеше (шуларның 130 ы ― сезонлы эшчеләр). Производствода арендалы хезмәт формасы кертелә

Эшкәртүгә китерелгән шикәр чөгендере өемнәре

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елның февралендә «Зәй шикәре» ААҖ төзелә, шикәр заводының яңа программасы эшләнә. Шикәр чөгендерен игү мәйданнары киңәйтелә. Районда агрофирмалар төзелә, заводта технологик җиһазларны масштаблы реконструкцияләү, шулай ук технологик процессны автоматлаштыру башлана.

2008 елда заводта чөгендер түбе (жом) киптерү комплексы төзелеп, анда терлекләр өчен кыйммәтле азык ― гранулалы жом җитештерелә башлый. Даниядә җитештерелгән градирнялар урнаштыру табигатьнең пычрануын киметә.

2009 елгы җитештерү сезонында завод тарихта беренче тапкыр югары күрсәткечләргә ирешә: тәүлегенә уртача 5806 тонна шикәр чөгендере эшкәртелә, уртача тәүлеклеклек шикәр җитештерү ― 892 тоннага, чөгендердән шикәр чыгу ― 15,33% ка үсә.

2011 елда тәүлегенә 7 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелә.

2013―2014 елларда «Зәй шикәре» ААҖ продукциясенең өлеше Татарстан Республикасында җитештерелгән барлык күләмнең 55 % ыннан артып китә

2014 ел шикәр чөгендере сезоны йомгаклары буенча «Зәй шикәре» ААҖ Россиядә иң яхшы шикәр заводы дип таныла.

2015 елда прессланган шикәр (рафинадланган шикәр) җитештерү буенча цех ачыла. Анда җитештерү линияләре тулысынча автоматлаштырылган, җитештерү белән идарә итү өчен бары тик 1 оператор гына таләп ителә.

2015―2016 еллар сезонында завод 136 мең тонна шикәр комы, 28 мең тонна патока һәм 40 мең тонна гранулалы ком җитештергән. «Зәй шикәре» ААҖ продукциясе өлеше ― 2015 елда Татарстан Республикасында җитештерелгән барлык шикәр комының 56 % ы[5].

2015―2016 елларда яңа югары технологияле җиһазлар сатып алуга һәм гамәлдәге җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә йөзләгән миллион сум инвестицияләнгән.

«Агрокөч» холдингында шикәр чөгендерен игү һәм урып-җыюның заманча технологиясе ― Amity. «Зәй шикәре» заводында, үз чиратында, кагатларны актив вентиляцияләү һәм суыту буенча сәнәгый куллану гамәлгә кертелгән. Инновацион җиһазлар кагат эчендә оптималь температураны һәм дымлылыкны сакларга мөмкинлек бирә, бу череклекләр барлыкка килүне киметә һәм шикәр чөгендеренең кызуына юл куймый. Чөгендерне саклау вакытын 4 айдан 6 айга кадәр озайтырга, шулай ук шикәрлелекне югалтмаска мөмкинлек бирә.

Зводның чимал базасы ― «Агрокөч» холдингының Татарстанның 6 районында урнашкан агрофирмаларыннан кергән шикәр чөгендере.

«Зәй шикәре» заводы продукцияне Россия Федерациясенең күп кенә регионнарына, шулай ук Балтыйк буе илләренә җибәрә. Шикәр «Чаллы икмәге», «ЭССЕН Логистик» кебек эре федераль һәм региональ сәүдә челтәрләре аша сатыла. 2018 елда завод Татарстаннан читкә 40 мең тоннадан артык шикәр комы җибәргән, бу ― гомуми җитештерү күләменең 25% ын тәшкил итә. Гранулалы жомның 60% ы Россиядән читкә озатыла.

2018 елда «Зәй шикәре» ААҖ Toyota (T―TPS) гомуми җитештерү системасы принциплары буенча җитештерү системасын үстерүдә аудит нәтиҗәләре буенча көмеш билге дәрәҗәсенә ирешкән (дөньякүләм чагыштырма анализ буенча бәя 3,0 дән 4,0 баллга кадәр, «Зәй шикәре» ААҖ бәясе ― 3,89 балл)[6].

2019―2020 еллардагы җитештерү сезонында заводта беренче тапкыр «Экстра» сыйфатлы шикәр чыгарыла. Завод продукциясе беренче тапкыр Казакъстанга җибәрелә.[7].

2018 елда эшчеләр саны ― 774. Заводның үзенең торак фонды һәм социаль-көнкүреш объектлары бар.

Завод директорлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1966―1975 елларда ― П. А. Дадачко.
  • 1975―1981 елларда ― Н. Б. Тамарин.
  • 1981―1989 елларда ― Н. И. Аргунов.
  • 1989 елдан ― И. Ф. Яковлев.
  • 1995―1999 елларда ― Р. Ш. Фәрдиев.
  • ....
  • 2017 елга кадәр ― Ш. Б. Минһаҗев.
  • 2021 ― А. А. Трошин, «Агрокөч» холдингы генераль директорының Зәй шикәре ААҖ буенча урынбасары.

ААҖ Директорлар шурасы рәисе ― Илшат Шәех улы Фәрдиев.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Заинский сахарный завод. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр 93-96.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]