Зәй шәһәре тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәй шәһәре тарихы latin yazuında])

Моңа кадәр күп галимнәр Кама елгасы бассейнында, авыр климатик шартлар булу сәбәпле, моннан 20 мең еллар элек, бөек бозлык ерак Төньякка чигенгәннән соң, борынгы кешеләр яшәгән, дип уйлаганнар. Әмма соңгы еллардагы археологик табылдыклар, 80-90 мең еллар элек Кама елгасының өске өлешендә, Пермь өлкәсендә, безнең борынгы бабаларыбызның кырыс шартларга яраклашкан булырга мөмкин икәнлеген раслыйлар. Зәй елгасы үзәнендә, Кама елгасының өске өлешенә караганда, яшәү өчен шартлар уңайлырак булган.

... Су баса торган болыннар, елга үзәннәре буйлап, бөгелгән казык тешләрен тирбәткәләп, зур булмаган мамонт төркеме көтүдә йөргән. Бераз ераграк, көнчыгышта, төньяк боланнары көтүе елгага су эчәргә ашыккан. Ә каршы ярда, агым буйлап беркадәр түбәндәрәк, йонлач мөгезборыннар тукланып йөргәннәр. Аларның башларында төрле зурлыктагы зиннәтле ике мөгезләрләре булган. Куаклыклар һәм кечерәк урманнар ягыннан борынгы аюларның үкерүләре ишетелгән. Бөтен гәүдәләре белән калтырап һәм мөгезле башларын түбән төшереп, сарык-үгезләр көтүе йөргән. Шундый бай хайваннар дөньясы булганлыгы турында Зәй ГРЭСын төзегәндә табылган күп санлы мамонт һәм башка хайваннар сөякләре сөйли. ... Сиздермичә генә вакыт елгасы ага. “Кайчандыр монда чиста кыр иде, шушы урында яхшы карабодай үсә иде ", - дип искә төшерәләр җирле механизаторлар. Ләкин төзүчеләр килә... Шуннан бирле 30 елдан артык вакыт үткән. Хәзер биредә күп катлы йортлары, тигез һәм күләгәле урамнары, матур скверлары, культура-көнкүреш комплексы белән шәһәр үсеп чыккан ... Монда энергетиклар, автомобиль төзүчеләр, шикәр кайнатучылар – үз куллары белән шәһәрне торгызучылар яшиләр. Бу Зəй шәһәре, аның яңа өлеше, элегрәк Яңа Зәй дип аталган аталган өлеше турында. Үзенең тууы белән ул Зәй ГРЭСына бәйле.

        Зәй… Кем бу сүзне беренче әйткән соң? Мөгаен, финно - угор группасыннан булган халык, елга буена килгәннәр дә, үзләренең алларында көмеш су күреп аваз салганнардыр: «Лей!» (елга). Яки бервакыт,  җәй көне, эссе Урта Азиядән, ерак юл үтеп, төрки кабиләсе, таныш булмаган елганы күреп: «Сай! Сай!» (елга, елга) дип әйткәннәрдер. 
        Еллар үткән, ә елга аккан… Елга агуы белән елганың исеме дә үзгәргән — «Зәй» булып калган, ләкин ул барыбер «елга» дигәнне аңлаткан. Томонимистлар да «Зәй» исеменең килеп чыгышын шулай аңлаталар. “Зәй” – “елга, инеш, ермак” дигән сүз.

Зәй — борынгы елга. Ул Писмән, Әлмәт якларыннан агып, Чулманга килеп кушыла. Идел, Печора, Двина, Нева һәм башка төньяк елгалар һәм күлләр әле бер чакрымлы боз белән каткан булсалар, ә Зәй инде үзенең чиста суларын Камага койган.

Зәй шәһәре — Кама аръягы калаларының иң яшьләреннән берсе. Аның биографиясе әлеге төбәктәге шәһәрләрнекеннән берни белән дә аерылмый. Республика картасында ул шәһәр булып күптән түгел генә барлыкка килде. РСФСР Югары Советының 1978 елның апрель Указы белән Зәй районының үзәге булган Яңа Зәй эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Зәй шәһәренә үзгәртелде. Яңа туган шәһәр үз эченә Зәй һәм Мирный, Кармалка поселокларын, Воздвиженка, Бөгелде авылларын алды. Башта авыл, аннан соң эшчеләр поселогы, ә соңыннан яңа шәһәргә бирелгән Зәй исеменең үзенә бер тарихы, үз төсе, үз йөзе бар. 1708 елда Казан, 1744 елдан башлап - Оренбург, 1865 елда – Уфа губерналар бистәсе статусын ала. 1920 елда ТАССР составына керә. Хәзерге Зәй 1978 елда Зәй эшчеләр бистәсе һәм Яңа Зәй кушылганлыктан оеша. 1935 елдан башлап 1963 елга кадәр һәм 1972 елдан башлап хәзергәчә Зәй районы үзәге. Казаннан 287 км ераклыкта. Зәй аша Яр Чаллы - Әлмәт автомобиль юлы уза. Административ-территориаль бүленеш Зәй — Татарстан шәһәре, Зәй районының үзәге. Халык саны: 42 858 кеше. Шәһәр тибындагы поселок: 1957 нче елдан. Шәһәр: 1978 нче елдан. Мәйданы: 38,5 кв. км. Зәй шәһәре Урман Зәе һәм Дала Зәе елгаларының кушылдыкларында, Әгерҗе-Акбаш тимер юлы юлында урнашкан. Бүгенге Иске Зәй бистәсе урынында элек кала-шәһәр булган. Бер яктан Зәй суы, икенче яктан калын урманнар белән чорналган бу кальга-шәһәр кайчан салынгандыр, мәгълүм түгел. Әмма Зәй исеме тарихта XIV гасырдан билгеле. Шәһәребез тарихын өйрәнү өчен, без якташыбыз, 1838 елда вафат булып, Зәй төбәгенең Имәнлебаш авылында җирләнгән Таҗетдин Ялчыгол исемле олуг галим калдырган тарих китапларына мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Ул калдырган фәнни әсәрләр арасында “Рисалә-и Газизә” белән “Тәварихы Болгария” китаплары бәяләп бетергесез кыйммәтле хезмәтләрдән санала. “Дәфтәри Чынгызнамә” белән “Тәварихы Болгария” китапларында Аксак Тимернең 1395 елларда Зәй тарафына килеп чыкканлыгы языла. Зәй исеме, нәкъ безнең туган ягыбыз буларак, борынгы кулъязмаларда очрый. Зәй бәклеге Бөек Болгар дәүләтенең бер илчәсе булган. Таҗетдин Ялчыгол язуынча да, бүгенге кайбер галимнәрнең фикеренчә дә, Кол Гали безенең якташыбыз булып чыга. “... Болгарда олуг дүрт бәкнең берсе – Габдулла ханның оныгы Мирхаҗи углы Кол Гали ... Кол Гали кыргыз даласына качып, аннан атасының йорты Зәй тамагына килә”. Габдулла XII гасырда яшәгән, дип уйларга нигез бар. “Зәй” сүзен, Зәй елгасының түбән тарафында калкулыкка салынган шәһәр атамасы буларак, 1180 еллар тирәсендә очратабыз. Хәтта борынгы харитада (картада) без ул шәһәрнең нәкъ бүгенге урында утырганын да күрәбез. “Җәгъфәр тарихы” китабындагы харитада Чулманга коя торган елгага “Тамта Зәй” дип язылган һәм нәкъ бүгенге Иске Зәй каласы утыра торган урында шәһәрне аңлата торган нокта куелган. Шул ук “Җәгъфәр тарихы”нда Җолыт би углы Тартуның Тамта төбәгенә олуг бәк (губернатор) итеп тәгаенләгәне турында языла. 922 елда Ислам динен рәсми кабул иткән атаклы Болгар ханы Алмыш(Алмас) падиша Зәйгә Тартуны олуг бәк итеп тәгаенли. 921-922 елларны Алмыш падиша Багдадтан илчеләр көтеп уздыра. Шуңа күрә, Тартуның Зәйгә хаким итеп җибәрелүе 918 ел белән 920 еллар арасында булырга тиеш, дигән нәҗтиҗә килеп чыга. Димәк, 918-922 еллар арасында инде Зәй каласы Тамта өлкәсенең баш шәһәре булып торган, һәм аның олуг бәге Җолыт углы Тарту булган. Бу урында сорау билгесен куябыз: Тарту вакытында ук олы бер төбәкнең, бәклекнең башкаласы булган Зәй шул көнне генә корылмагандыр бит? Аннан алда да бу стратегик уңай урында кешеләр яшәгән, идарә иткән. Анда кемнәр хаким булган? Монысы безгә караңгы, әмма Зәй шәһәренә нигез салыну вакытын бүгенгечә хисапласак, 2012 – 918 = 1094 килеп чыга. Димәк, Зәй каласына кимендә 1094 яшь! Ә безнең шәһәр быел Зәйнең 360 еллыгын билгеләп үтте. Мең еллар элек Зәй елгасы буенда фин-угор кабиләләре яшәгән. VI-VII гасырларда алар Урта Азиядән килгән төркетләргә буйсынганнар. VII гасыр башында Бөек Венгрия дәүләте барлыкка килә. Беркадәр вакыттан соң аларны болгар кабиләләре кысрыклап чыгара һәм Бөек Болгар дәүләтен төзиләр. Зәй елгасының түбән өлешендә табылган кабер ташлары болгар кабиләләренә карый. Ә венгрлар бу җирләрдән күчеп китеп, хәзерге Венгриядә урнашалар. Зәй крепостенең төзелү тарихы Күп кенә борынгы язмаларга караганда 1652-1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе — Зәй крепосте. Патша хөкүмәте биредә ногай, башкорт, кыргыз-кайсак, кал¬мыклардан саклану өчен Кама аръягы саклану сызыгы төзи. (5-6 рәсемнәр). Крепость Дала Зәе елгасының биек уң ярында 1652 елның язында салына башлый. Аннан соң Иделнең уң ярыңда яшәүче крестьяннарны күпләп уңдырышлы, кара туфраклы Кама аръягына күчерү башлана. Бер үк вакытта бу якларга Рус дәүләтеннән иген игүчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Русиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Шул рәвешле, Дала һәм Урман Зәе елгалары буенда татар, рус, мордва, чуваш авыллары барлыкка килә. 1656 елда Зәйдә 181 гаилә яшәгән. Патша хөкүмәте 1655 елда әсирлеккә төшкән Полоцк һәм Смоленск полякларын Зәй ягына күчерә.(81 кеше, 51 ихатада урнаша).

1676 елдан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала. 

Крепостька берничә мәртәбә ногайлар һәм баш¬кортлар һөҗүм итәләр. Шундый һөҗүмнәрнең берсе (1707 елның декабре) фаҗигале төстә тәмамлана: крепость ногай, башкортлар тара¬фыннан басып алына һәм яндырыла. Соңыннан ул яңадан төзелә.

Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы

1773-1775 нче еллардагы Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы алдыннан Зәйдә отставкадагы солдатларның 512 хуҗалыгы була, аларда, яңа туган балаларны һәм картларны да исәпкә алып, 932 ир-ат исәпләнә. 1772 елның декабрендә Е.Пугачев кулга алынып, Казан төрмәсенә җибәрелгән була һәм 1773 нче елның 29 маенда ул аннан кача.(11 рәсем). 1773 нче елның июненнән Пугачев Зәй елгасы буендагы Сарсас авылында (хәзерге Түбән Кама районының Сарсаз-Бли авылы) 5 атна дәвамында качып ята. Июль аенда ул Зәй аша Уралдагы Яик шәһәренә (хәзерге Уральск шәһәре) юл тота. 1773 елның 17 нче сентябрендә Е.Пугачев беренче манифестын игълан итә һәм үзен Петр III дип атый. Зәй якларына Е.Пугачев үзенең гаскәре белән 1773 нче елның 24 декабрендә килеп җитә. Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын шәһәрчектәге казаклар һәм крестьяннар зур өметләр белән көтеп алалар һәм, Нагайбәк Әсәнов отрядына кушылып, үзләре изүчеләргә каршы күтәреләләр. Аларга Аксар, Никольское, Мәлем, Сәвәләй, Кабан-Бастырык авылларыннан да крестьяннар кушыла. Крепость гарнизонының төп өлешен тәшкил итүче отставкадагы солдатлар, фетнәгә күтәрелгән крестьяннар басымы нәтиҗәсендә, Зәйне 1774 елның 15 гыйваренда сугышсыз бирәләр. Әмма җиңүчеләрнең шатлыгы озакка бармый. Ике көннән соң (1774 елның 17 гыйнвары), полковник Ю.Б.Бибиков җитәкчелегендәге хөкүмәт отряды килеп җитә. Крепостьның тирә-юнендә элекке тәртип урнаша. Әлеге тарихи факт турында А.С.Пушкин үзенең “Пугачев тарихы”нда (12 рәсем) яза: “Екатерина II, Зәй крепостенең сугышсыз бирелүенә ачуы килеп, үзенең указы белән шәһәр статусын бетерә һәм халыкның күп өлешен тирә-як авылларга тарата”. [8]

Февраль һәм Октябрь революциясе

Революциягә кадәр Зәй районында 12 925 крестьян хуҗалыгы, 34 помещик биләмәсе исәпләнгән. Февраль һәм Октябрь революциясе зәйлеләрнең тормышына зур үзгәрешләр кертә. Алар анда актив катнаша, крестьяннар тынычлык, җир турында Декретларны хуплап каршы алалар. 1918 елның 5 нче гыйнваренда Зәйдә Совет власте игьлан ителә. Волость Советы бу төбәктә властьның крестьян һәм солдат депутатлары Советы кулына күчүен белдерә. Әлеге Совет авыл җыеннарында сайланылган 120 кешедән тора. Башкарма комитетта 15 депутат, ә президиум 6 кешедән тора. Зәйдә Совет властен урнаштыруда һәм беренче партия оешмасын төзүдә Корчажка авылыннан И. Я. Горбуновның роле зур була, ә башкарма комитетның беренче рәисе итеп И. К. Дубинин сайлана. Җир турында Декрет нигезендә Стахеев, Холодовский, Матросов, Молостов һәм башка помещиклар җирләре (8 мең гектарга якын) крестьяннарга бирелә. Гражданнар сугышында бу җирләрне кулга корал алып сакларга туры килә. 1920 елның февралендә җирле крестьяннар шул корал белән баш күтәрә, ләкин бу юлы инде яңа властька каршы. Унтугызынчы гасырның икенче яртысы — егерменче гасыр башында Зәй Кама аръ¬ягында шактый зур административ үзәк бу¬лып санала, халык саны буенча (Минзәлә шә¬һәреннән соң) икенче урында тора. Биредә күпсанлы земство учреждениеләре эшләп килә, аларның кайберләренә күрше волостьлар да буйсына. Үзәктә земство хастаханәсе эшли, ул Зәй, Тәкмәк, Сухаревео, Әхмәт һәм Яңа Спас волостьларына хезмәт күрсәтә.

Сәнәкчеләр фетнәсе

Зәй 1920 елда "Сәнәкчеләр фетнәсе" дип аталган көчле крестьян восстаниесе үзәгендә кала. Илнең хәле авыр була. 8 февралендә Казанга В.И.Лениннан телеграмма килеп төшә. Ул илне икмәк белән тәэмин итүгә бөтен көчне куюны йөкли. Урыннардагы җитәкчеләр үзләренә тапшырылган планны үтәү өчен мөмкин булмаганны да эшләргә тырышалар: крестьянның бөтен ашлыгын, хәтта чәчүлек орлыгын һәм соңгы бер уч онына кадәр алып чыгалар. Ач-ялангач крестьяннардан алар планның 100% ка үтәлүен таләп итәләр, кайбер авылларда хәрби хәл игълан итәләр. Минзәлә өязенең Елан авылында берничә кешене кулга алып келәткә ябып куялар. Крестьяннар эчендә күптән кайнап-ташып торган ачу-нәфрәт тышка бәреп чыга. Алар сәнәк (15 рәсем), балта, көрәк, күсәк ише кораллар белән коралланып, продотрядчылар өстенә ташланалар, берничәсен үтереп ташлыйлар, кайберләрен кыйныйлар һәм әсир крестьяннардан бушаган келәткә ябып куялар. Продотрядчыларның калганнары коралларын ташлап кача. Әлеге хәлдән кайнарланган халык моның белән генә чикләнми, тирә-як авылларга чапкыннар җибәрелә. Еланлылар крестьяннарны восстаниегә кушылырга чакыра. Шулай итеп, фетнә башка авылларны да чорнап ала. Әнә шул рәвешле башланып киткән канлы мәхшәр бик тиз арада бөтен төбәккә күтәрелә. Тиздән восстаниечеләр Зәйне алалар һәм анда үзләренең үзәк штабларын төзиләр. Бары тик 23 февральдә генә кызылармеецлар сәнәкчеләрне җиңүгә ирешәләр, авылларны фетнәчеләрдән чистарту башлана.

XX гасырда Зәй

Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң зәйлеләр халык хуҗалыгын торгызуда, авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдә, илне индустрияләштерүдә дә лаеклы өлеш кертәләр. 20-30 нчы елларда Зәй волосте авылларында күмәкләштерү тәмамлана. Барлыгы 93 колхоз оеша. 1930 елда Зәй волосте бетерелә. 1935 елда Зәй авылы Зәй районының үзәге итеп үзгәртелә. Бөек Ватан сугышы вакытында зәйлеләр дә фронтта сугышканнар, тылда фидакарь хезмәт куйганнар. Вата¬ныбызны фашистлардан саклауда 11600 зәйле катнашкан, шуларның 4616 сы һәлак булган. 2800 дән артыгы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Гулькин авылыннан Ларионов Г. Ф. һәм Иске Тәкмәктән Майков Н. И. Советлар Союзы Герое исеме би¬релгән. Сугыштан соңгы чорда күпләргә таныш булмаган Зәй төбәге бөтен илгә билгеле була. Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгенә урнашкан Урыссу ГРЭСы нефтьчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый, шунлыктан яңа җылылык электр станциясе төзү кирәклеге туа. Аның өчен иң уңайлы урын итеп Зәй елгасы буе сайлап алына. Әйе, Зәй - ул энергетиклар шәһәре. Кайсы гына яктан булмасын, Зәйгә килүчеләрне күккә ашкан ГРЭС торбалары һәм аның тирәсендә җәйрәп яткан җылы «диңгез» каршы ала. 1956 елның 20 гыйварында экскаватор, хәзерге Казан урамында, беренче барак өчен беренче чүмеч балчыкны каезлап ала. Тиздән ул вакытлыча ашханә итеп үзгәртелә. Соңыннан монда кичке энергетиклар техникумы урнаша. Хәзер бу урында автоагрегат заводының 9 нчы тулай торагы төзелгән.(17 рәсем). 1956 елның язында Зәй буена беренче төзүчеләр десанты эшкә керешә. Аларга бик зур кыенлыкларны җиңеп чыгарга туры килә. Күпләр юллар булмаудан, торак урыны житмәүдән канәгатьсезлек белдерә. Моны исәпкә алып төзелеш җитәкчелеге төп игьтибарны торак төзүгә бирә башлый. ГРЭС төзелешен тизләтү өчен, башта барак тибындагы тораклар төзиләр. Бер үк вакытта вакытлы котельный, икмәк заводы, “Төзүче” клубы төзелә. 1959 ел ахырына Ленин урамының уңъягында әзер йортлар сафка баса. 420 урынга мәктәп һәм Энергетиклар урамында 3 нче номерлы беренче өч катлы йорт салына.

	1963 елның 20 гыйнварында  200 мең киловаттлы беренче энергия блогы файдалануга тапшырыла. 1966 нчы елның икенче кварталында 6 нчы энергия  блогы ток бирә башлый. 1972 елда барлык 12 энергия блогы да файдалануга тапшырыла.

Зәйнең бүгенге йөзен ГРЭС, «КамАЗ — Автоагрегат» акционерлык җәмгыяте, шикәр, талл, тимер-бетон корылмалар заводлары, промышленность-төзү комбинаты кебек эре сәнәгать предприятиеләре билгели. Зәй тарихын өйрәнүчеләр

Якташыбыз язучы Сөббух Рафиков, нахакка гаепләнеп, ватаныннан аерылып 20 ел кырыс котыпта яшәргә мәжбүр ителгән шәхес, репрессия корбаны. Хәзер ул халыкка кайтарылган шәхесләрнең берсе. Ул туган якларына кайткач, Зәй шәһәрендә яшәгән, халык тарафыннан якын һәм үз итеп кабул ителү чоры Зәйдә узган. 1957 елда ГРЭС төзелешендә "Социалистик Татарстан" газетасының үз хәбәрчесе булып катнашудан алып, 1971 елда вафат буганга кадәр язучының гомере Зәй тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә Сөббух аганың 1953 нче елдан алып барган көндәлекләрен - Зәй шәһәренең бәяләп бетергесез үсеш елъязмасы дип атарга була. Шушы Сөббух Рафиков көндәлекләреннән өзекләр "Зәй офыклары"нда урын алдылар. Алар белән танышкач, укучы үзен 30-35 еллар элекке чорга әйләнеп кайткан кебек хис итә.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Зәй офыклары"нда урын алган Сөббух Рафиков көндәлекләреннән өзекләр.
  • В.С. Малаховның "Зәй энциклопедиясе" һәм "Зәй тарихы буенча очерклар"ы. (Мәскәү, Ленинград, Уфа, Казан, Оренбург шәһәрләренен архивлары нигезендә)