Зәкиулла Гарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәкиулла Гарипов latin yazuında])

Зәкиулла Гарипов, 1920-1940 елларда Арча кантонында дәүләт эшлеклесе

Кыскача биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гарипов Зәкиулла Гариф улы 1906 елда Малмыж өязе, Арбор вулысы Түнтәр авылында туган. Әтисе тимерчелек эше белән шөгыльләнгәнлектән яшьлегендә тимерче һөнәренә өйрәнгән. Авылда совет власте урнашканнан соң, 1924 елларда авылда комсомол ячейкасына язылган, авыл яшьләренең активисты булып киткән.

Җир һәмавыл хуҗалыгы ширкәтләре турында кануннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елда ук, РСФСР кануннары белән, авыл хуҗалыгы кооперацияләре, ширкәтләр төзү буенча карар, 1924 елда авыл хуҗалыгы кооперацияләре турында СССР законы кабул ителгән

"Кызыл сабанчы" исемле машинный ширкәт төзелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колхозлар төзүне башлап җибәрү өчен башта берләшеп эшләүнең өстенлекләрен күрсәтү кирәк булган. Моның өчен авылларда «машинный ширкәтләр» төзергә боерылган. «Кызыл сабанчы» дигән шундый беренче ширкәт 1924-25 елларда Түнтәрдә төзелгән. Аның башлыгы итеп Зәкиулла Гарипов билгеләнгән. Мондый ширкәтләр (кооперативлар) бары тик ирекле формада оештырылган. Ширкәткә кергән хуҗалыклар саны 10-15 тән артмаган. Ширкәтләргә дәүләт бик арзан бәядән (процентсыз ссуда хисабына) авыл хуҗалыгы техникасы өләшкән. Уру, сугу, җилгәрү өчен куллана торган машиналар авылда урта хәллеләрдә генә булган. Аны күпчелек авыл халкы үзләрендә вакытлыча файдалану өчен, урта хәллеләрдән шактый хак түләп арендага ала торган булган. Яңа төзелгән «машинный ширкәт»леләр дәүләт биргән техника белән башта үз басуларын, үз ашлыкларын эшкәрткәннәр, аннары арзан бәягә ярлыларның басу-ашлыкларын эшкәртеп биргәннәр. Билгеле, мондый адым колхозлар төзүне пропагандалау булып торган.

Зәкиулла Гариповның Арча кантонында хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928-1935 елларда З.Гарипов Арча кантонында кантон җитәкчелегендә җаваплы хезмәт башкарган. Арча кантоны таркатылып районнар төзелә. 1935 елда Арча районы янә бүленә. Бу чорга кадәр З.Гарипов Арча районында кайсыдыр тармакта җитәкчелек эше башкара. Төгәл вазыйфалары билгеле түгел.

Кызыл юл районында хезмәт кую[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 10 февралендә Арча районыннан бүленеп, Кызыл Юл районы барлыкка килә. 1956 елның 18 июлендә исеме Тукай районына үзгәртелә. Әлеге районда З.Гарипов юл бүлеге мөдире булып эшли. Кызганычка каршы, Зәкиулла биредә озак хезмәт куя алмый. 1939 елда булса кирәк, каты авырудан вафат була. Кабере Кенәр авылы зиратында.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021