Зәкия Туешева исемендәге премия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәкия Туешева исемендәге премия latin yazuında])
Зәкия Туешева исемендәге
театраль премия
Ил Россия байрагы Россия /
Татарстан байрагы Татарстан
Төр республика премиясе
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Зәкия Туешева исемендәге театраль премия (рус. Театральная премия имени Закии Туешевой) ― театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен Татарстанның кече театрлары хезмәткәрләренә бирелә торган премия. [1]

Бөек Ватан сугышында катнашучы, Әлмәт театрының 1951-1976 еллардагы актрисасы, 1966-1974 еллардагы куючы-режиссёры, 1990-1996 еллардагы баш режиссёры, Татарстан АССР халык артисты (1969), Әлмәт шәһәренең шәрәфле гражданины (1993) Зәкия Хафиз кызы Туешеваның (1919―2018) исемен мәңгеләштерү йөзеннән булдырылган. [2] [3]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәкия Туешева 1951-1976 елларда актриса, 1966-1974 елларда куючы- режиссёр , 1990-1996 елларда баш режиссёр булып эшләгән Әлмәт театры

2022 елда Әлмәт татар драма театры инициативасы белән, үзенең күренекле режиссерының исемен мәңгеләштерү йөзеннән гамәлгә куела.

Премия, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына таянып, Әлмәттәге (423461, Төзүчеләр пр., 57) «СМП-Нефтегаз» нефть-газ компаниясе акционерлык җәмгыятенең (Фоат Комаров, Олег Шабалин[4]) финанс ярдәме белән гамәлгә куелган.

Статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәкия Туешева исемендәге премия театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә.

Театр премиясенә Татарстанның кече шәһәр дәүләт театрлары (Әлмәт театры, Минзәлә театры, Түбән Кама театры, Әтнә театры, Бөгелмә театры, Буа театры) хезмәткәрләре дәгъва итә ала.

Гаризалар шулай ук республиканың халык театрларыннан кабул ителә.

Премия комиссия тарафыннан сайлап алынган өч лауреатка «Тантана» республика театр премиясе кысаларында тапшырыла. Өч лауреатның берсе халык театры вәкиле булачак.

Гомуми премиаль фонд – 300 мең сум, һәр премиянең күләме 100 мең сум тәшкил итә. Бер премия ― кече шәһәр дәүләт театрлары арасыннан дәгъвачыга, икенчесе үзешчән театр коллективлары арасыннан дәгъвачыга тапшырыла, өченче премия Әлмәт театры өчен бүленә.

Жюри карары белән бер номинация буенча, тигез өлешләргә бүленеп, ике дәгъвачыга премия тапшырылырга мөмкин.[5]

Премия лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лауреатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Бүләкләнүче Номинация Һөнәре. Вазыйфасы. Бүләкләнү сәбәбе
2022 Рәзилә Муллина кече театр актеры Минзәлә татар дәүләт драма театры
Ләйсән Заһидуллина кече театр актеры (Әлмәт театры) Әлмәт татар драма театры[6]
бирелмәгән халык театры актеры
2024 Рәис Галиев кече театр актеры Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры[7]
бирелмәгән кече театр актеры (Әлмәт театры)
бирелмәгән халык театры актеры

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]