Зәкия Туишева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәкия Туишева latin yazuında])
Зәкия Туишева
Туган телдә исем Зәкия Хафиз кызы Туишева
Туган 29 декабрь 1919(1919-12-29)
Зәет, Сиделле вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, РСФСР[d]
Үлгән 26 декабрь 2018(2018-12-26)[1] (98 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре артист, режиссёр
Бүләк һәм премияләре
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Зәкия Туишева[2][3] , шулай ук Зәкия Туешева [4], Зәкия Хафиз кызы Туешева (Туишева) (1919 елның 29 декабре ― 2018 елның 26 декабре) – Бөек Ватан сугышында катнашкан театр артисты, режиссёр; 1951-1976, 1990-1994 елларда Әлмәт татар драма театрының актрисасы, куючы-режиссёры, баш режиссёры. ТАССР халык артисты (1969). Әлмәт шәһәренең шәрәфле ватандашы (1997).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш елларында
З. Туишева китабы. 2013

1919 елның 29 декабренда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе Чаллыбаш районы) Зәет авылында туган. Әтисе, мулла булу сәбәпле, халык дошманы дип табылып, сәяси золым корбаны була.
1938-1941 елларда Камал театры каршындагы театр-студиядә укый.

Бөек Ватан сугышы елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш башлангач, шәфкать туташлары әзерли торган кыска вакытлы курсларны тәмамлап, фронтка китә. Көнбатыш фронтында һәм I Украина фронтында 121- укчы дивизиясендә полк медпунктында, 1944 елдан медик-санитар батальонда шәфкать туташы булып хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби уңышлар өчен» медале, «Праһаны азат иткән өчен» медале, «Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәткә 1951 елда килә. Әлмәт театрын үзешчән авыл театры дәрәҗәсеннән алып дәүләт театры дәрәҗәсенә күтәрү өчен барлык сәләтен бирә. Республикага артист һәм мәшһүр режиссёр буларак таныла. Театр сәхнәсендә төрле жанрдагы 38 спектакль куя. Лаеклы ялга киткәч, Әлмәт шәһәренең М. Горький исемендәге клубы үзешчән театры һәм «Нефтьче» мәдәният йорты каршындагы үзешчән театрны җитәкли. Алар белән 10 спектакль сәхнәгә куя. Ике театрга да «Халык театры» исеме бирелә. 1990 еллардагы үзгәртеп кору чорында З. Туишеваны янәдән Әлмәт театрына баш режиссёр итеп чакырып алалар. Җимерелеп барган театрга яңа сулыш өреп, үзенә генә хас батырлык күрсәтеп, театрны яңа үрләргә күтәрә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Машенька — «Машенька» А.Афиногенов
  • Анна — «Урланган бәхет» И. Франко
  • Кручинина – «Гаепсездән гаеплеләр» А.Островский
  • Гайнавал – «Ташкыннар» Т. Гыйззәт
  • Әлфинур — «Яланаяклы кыз» А. Гыйләҗев
  • Тулганай — «Анам кыры» Ч. Айтматов
  • Тәңкәбикә – «Ай тотылган төндә» М. Кәрим
  • Васса Железнова – «Васса Железнова» М. Горький

Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

З. Туишеваның театр белән беренче танышуы 9 яшендә була. «халык дошманы» кызы Зәкия клубка качып кына җылынырга дип кергән була. Сәхнәдә репетиция бара. Суфлёр авырып киткән. Сәхнәдәгеләрнең берсе дә укый белми. Зәкия: «Мин укый беләм» дип, сәхнәгә беренче мәртәбә суфлёр буларак аяк баса.[7]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар-информ — 1990.
  2. Туишева Закия Хафиз кызы. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. ТР ФА Татар энциклопедиясе инстиуты. К., 1997, 235нче бит
  3. ТУИШЕВА Закия Хафизовна. Альметьевская энциклопедия
  4. ТУЕШЕВА ЗАКИЯ ХАФИЗОВНА (1919г.р.) Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан
  5. Әлмәт МР рәсми сайты(үле сылтама)
  6. Республика Татарстан, 05.04.2005(үле сылтама)
  7. Знамя труда (Әлмәт), 15.01.2015(үле сылтама)
  8. Татарстанда Зәкия Туешева исемендәге яңа театраль премия гамәлгә куелды. БТК
  9. Әлмәттә актриса Зәкия Туешевага истәлек тактасы ачылды. Татар-информ, 9.05.2023

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]