Зәки Үмәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәки Үмәров latin yazuında])
Зәки Үмәров
Туган телдә исем Зәки Әхмәр улы Үмәров
Туган 6 февраль 1952(1952-02-06) (72 яшь)
Горький өлкәсе, Спасский районы, Татар Моклокасы авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ -> Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре самбо көрәше
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спорт остасы (1980),

Зәки Үмәров (рус. Зяки Умяров) – танылган көрәшче (самбо өслүбе). Ике тапкыр Дөнья чемпионы (1974, 1982), өч тапкыр дөнья Кубогы иясе, биш тапкыр СССР, җиде тапкыр РСФСР чемпионы, ике мәртәбә СССР халыклары Спартакиадасы җиңүчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәки Әхмәр улы Үмәров 1952 елда Горький өлкәсенең Татар Моклокасы авылында дөньяга килгән. Кечкенәдән үк милли көрәш белән ныклап шөгыльләнгән. Мәктәптә укыган чакта авыл сабантуйларында баш батыр булып кала.

Туган авылында мәктәпне тәмамлап бер төркем үсмерләр белән зур сәнәгать шәһәре булган Дзержинскига, №1 һөнәри училищега укырга керәләр. Биредә ул самбо көрәше түгәрәгенә йөри башлый. Аның беренче тренерлары – булачак РСФСР атказанган тренерлар Криворотов белән Волосов.

1972 елда СССР чемпионатында беренче катнашкач та, икенче урынны алган. Беренче уңышының очраклык түгеллеген исбатлап, киләсе елында да ил беренчелегендә пьедесталга баса, бу юлы өченче урын өчен дигән бүләккә.

1974 елда Зәки барча көндәшләрен җиңеп СССР беренчелегендә җиңә. Бу – шәһәр һәм өлкә өчен зур вакыйга булган дисәк, бер дә арттыру булмас. Моңарчы өлкә спортчыларыннан берәү дә моны булдыра алмаган.

Шул ук елны Улан-Баторда (Монголия) узган Дөнья беренчелегендә беренче урынны ала.

СССР җыелма командасында ул барлыгы 13 ел катнаша. Спорт тормышын 1984 елда, кабат Дзержинскта узган СССР чемпионатында җиңү яулап, тәмамлый.

Спорттан киткәч, «Химик» стадионы һәм стадион каршындагы спорт мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Ул эшләгән дәвер эчендә стадионга кушылып бассейн һәм физик культура һәм сәламәтләндерү комплекс төзеләләр. 2009 елда ул соңгы әйтелгән үзәкнең директоры итеп билгеләнә.[1] Стадионны хәзер аның улы Марат Үмәров, самбо көрәше спорт мастеры җитәкчелек итә.

Дзержинск шәһәрендә даими рәвештә Зәки Үмәров бүләкләренә татар-мишәр көрәше буенча бәйгеләр уздырыла.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]