Зәрдөштлек гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәрдөштлек гыйбадәтханәсе latin yazuında])

Зәрдөштлек гыйбадәтханәсе – Зәрдөштлек культын башкару өчен булган дини корылма. Зәрдөштлек гыйбадәтханәсе үзенә кимендә б.э.к. IV гасырдан бирле булган ике тип корылманы кертә. Гыйбадәтханәләрнең беренче типы изге утлар гыйбадәтханәләрен үзләрен һәм династия яки патша утлары гыйбадәтханәләрен кертә. Гыйбадәтханәнең икенче типы – сурәтләр һәм потлар белән (ут гыйбадәтханәләренә Сасанидлар чорында ук әверелдерелгән булганнар) һәм сурәтсез Илаһлар гыйбадәтханәләре.
Зәрдөштлектә гыйбадәтханәсенә башка дин кешеләренә керү рөхсәт ителмәгән. Гыйбадәтханәгә ак киемдә һәм (хатын-кызлар өчен) капланган баш белән, ритуаль чисталык халәтендә йөриләр. Гыйбадәтханә төзү өчен мәҗбүри шарт булып гыйбадәтханәгә янәшә чиста су чыганагы булуы тора.

Әхәмәниләр чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геродот игъланнары буенча, б.э.к. V гасырда әле атәшпәрәстләр табынуларын ачык пространствода күккә мөрәҗәгать итеп башкарганнар һәм шулай ук йорт учагы утын кулланып ут белән бәйле йолаларны һәм корбан тәкъдим итүләрне башкарганнар.
Иртә Әхәмәниләрдә ачык күк астында калкулыкларда урнашкан ут алтарьлары барлыкка килә. Пасаргадаларда алдында патшалар дога кылган утлар таш аскуймага куелган булган. Пасаргадаларның беренче культ корылмалары, иң әһәмиятле Илаһлар – Митра, Анахита һәм Ахура-Маздага багышлануы бик ихтимал (бу исәпкә төрле фаразлар әйтелгән булган, чөнки бу гыйбадәтханәләрдә нинди йолалар башкарылганын әйтү авыр).
Ике серле корылма – Пасаргадаларда Зиндан-и-Сөләйман һәм Нәкъше-Рөстәмдә Кәгъбә-Зәрдөшт, шулай ук, мөгаен, гыйбадәтханәләр булган, гәрчә моның турында төрле юрамалар бар. Культ максатын исбатлауга тәңкәләренең берсендә патшаларның дога позаларында сурәтләнүе тора, гәрчә бу корылмалар тәгаен ут гыйбадәтханәләре булмаган – стеналарда яну эзләре юк, моннан ары, корылмаларның стеналары тишемсез.

Зәрдөшт Кәгъбәсе.

Зәрдөшт Кәгъбәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сузаларда Артаксеркс II хөкеме вакытына караган дүрт баганада торган һәм түбәсе булмаган квадрат корылма булган культ корылма казып чыгарылган булган. Шул тип, чортаг гыйбадәтханәләре Сасанид периоды өчен типик булачак. Шулай итеп, Парфия патшалыгы чорына Зәрдөштлектә ике тип табыну урыны булган: беренчесе, шулай аталган багин яки aязан билгеле Илаһка багышланган изге урын булган һәм аерым кеше яки гаиләнең яклаучысы ихтирамына төзелгән булган. Икенчесе, “атрошан” “янучы ут урыны” булган. Күп гыйбадәтханәләр Зөлкәрнәйн Падишаһ яулап алуы вакытында җимерелгән булган.

Парфия патшалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ут гыйбадәтханәләре буларак тәгаен идентификацияләнергә мөмкин иң иртә корылма хәрабәләре Парфия эпохасына барып тоташа. Аларның иң борынгысы III-IV гасыр белән даталанган һәм Иран көнчыгышында Хамун күле янында Хаджех тавы янында урнаша, һәм, мөгаен борынгырак изге урынында корылган булган. Борынгы заманнардан бирле бу урын атәшпәрәстләр өчен махсус мәгънәгә ия булган, чөнки моннан Саошьянт килергә тиеш булган дип исәпләнә. Гыйбадәтханә дүрт баганалы зал белән шуңа догалар юнәлтелгән ут алтаре һәм дога кылучылар кертелгән турыпочмаклы бүлмәдән гыйбарәт булган. Дүрт баганалы залның каршы ягыннан планында квадрат кечкенә бүлмә булган, анда, мөгаен, изге ут сакланган булган.
Шулай ук Иранны Зөлкәрнәйн Падишаһ тарафыннан яулап алуыннан соң юнан йогынтысы астында Илаһлар сыннары белән беренче гыйбадәтханәләр барлыкка килә, беренче мәртәбә Анахита, Митра һәм Веретрагнаның. Парфия эпохасында көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәниятләренең кушылуын Илаһлар гыйбадәтханәләрен өйрәнеп билгеләргә була. Еш кына ачык чагылган культлар кушылуына күрә теге яки бу урында табынылган Илаһны идентификацияләргә авыр. Ахурамазда Бел, Митра, Шамаш белән, АнахитаАфродита, Иштар, Нинайя белән; иң күбе гыйбадәтханәләр багышланган Илаһ, ВеретрагнаГеракл белән идентификацияләнә.

Утларның төркемләштерелүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч бөек ут, атап ук әйткәндә Адур-Бурзэн-Михр, Адур-Гушнасп һәм Адур-Фарнбаг мөгаен, б.э.к. III-II гасырларда барлыкка китерелгән булган, чөнки б.э. III гасырларында аларның барлыкка килү вакыты каһиннәргә билгеле түгел. Утлар саклау функцияләренә ия булган дип каралган һәм алар башта ирекле рәвештә хәрәкәтләнеп кирәк урында ярдәм күрсәткән.
Адур Бурзен-Михр Парфиядә урнашкан булган. Сасанид периодында ул игенчеләр катламы белән бәйле булган, шул ук вакытта ике башкасы - Парста Адур-Фарнбаг каһиннәр каталамына караган, ә Мидиядә Адур-Гушнасп - гаскәриләргә.
Шулай ук һәр хөкемдар тәхетенә утыруыннан соң үз утына ия булган (Парфия периодында андый гыйбадәтханәләрнең күп саны барлыкка килә). Өч сыйныф ут булган, шуларның иң мөхтәррәме Бахрам уты булган. Ул яклау һәм саклау функцияләренә ия булган дип каралган; ул кешеләргә явызлык белән көрәшергә ярдәм итә дип саналган. Бахрам уты уналты төр уттан барлыкка килгән булган – күбесенчә ул гаскәриләрнең, каһиннәрнең һәм башка катлам вәкилләренең йорт учаклары утлары. Шулай да, Бахрам утын барлыкка китерү еш бик озак вакытка сузылырга мөмкин булган: уналтынчы компонентны еллар буена көтәргә кирәк булган – бу агачка яшен сугудан барлыкка килә торган ут; башка компонент – алуы бик көчле ритуаль пычрану белән янаган соңгы юлга озату утыннан алынган ут.
Икенче (4 компоненттан торган Адаран) һәм өченче дәрәҗә (Дадгах, һәр атәшпәрәстнең йорт учагыннан барлыкка китерелергә мөмкин булганы) утлар шәһәрләрдә, авылларда һәм кечкенә торак пунктларында булган – алардан кеше торакларында йорт алтарьлары кабызылган булган.
Билгеле вакыттан соң барлык алтарьларның утларын яңартырга кирәк булган: чистару һәм алтарьга яңа ут куюның махсус ритуалы булган.

Сасанидлар периоды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заратуштра дине иң зур чәчәк атуын Сасанидлар периодында кичергән, шул вакытта зороастризм дәүләт дине булган. Бөтен ил буенча ут алтарьлары һәм гыйбадәтханәләр барлыкка килгән, алар шулай ук сарай комплексларының мәҗбури өлеше булган.

Иранда Чак-чак авылында гыйбадәтханә.

Сасанид патшалары зороастризмны институциональләштерергә башлаганнар, бердәм дини системаны оештырганнар һәм йолаларны унификацияләгәннәр. Хак дин саклаучылары сыйфатында чыгыш ясап һәм Парста Анахита гыйбадәтханәс каһиннәреннән килеп чыгулары белән файдаланып, алар асаба хөкемдарларның Аршкидлар вакытында яндырылган династия утларын бетергән. Соңгылары шулар вакытында борынгы дин ялгыш үзгәрешләр кертелгән узурпаторлар сыйфатында каралганнар.
Арташир II хөкеме ахырында иконалар белән көрәшү дип атарга мөмкин сәясәт нәтиҗәсендә, беренче тип изге урыннары, багин, я, потларсыз булуларын дәвам иткән, я ут алтарьлары белән алыштырылган булган. Потлар һәм рельефлар җимерелүгә дучар ителмәгән булган һәм сасанид периоды ахырына кадәр барлыкка китерелүен дәвам иткән, чөнки тыю астына гомумән Илаһларның сурәте түгел булган, ә бары тик потларга табыну тыю астында булган.
Ут гыйбадәтханәсе типы буларак чортаг нәкъ шул период өчен хас һәм пешерелмәгән кирпечтән яки таштан төзелгән, планында дүрт арка һәм гөмбәз белән корылма булып тора. Стеналар штукатурка белән капланган булган һәм практик рәвештә берничек тә бизәлмәгән булган. Үзәктә, алтарьда, табыну өчен булган һәм, мөгаен, кәрваннар өчен ориентир булгып хезмәт иткән ут булган. Янәшәдә гадәттә хезмәт биналары булган, аларда һәм ритуаль әйберләр һәм гади атәшпәрәстләргә күренмәгән изге утны саклаганнар.
Сасанид ут гыйбадәтханәләре күбесенчә Парс территориясендә (Чак-чак авылында Касри-Духтар) һәм шулай ук, Хорасан территориясендә (Нейсерда гыйбадәтханә) һәм Әрмәнстанда (Эчмиадзин) урнашкан.

Гарәп яулап алуыннан соң. Зәрдөштлек гыйбадәтханәләренең бөлүе.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

VII гасырда Иранны гарәп яулап алуыннан соң атәшпәрәстләргә озак куу периоды һәм Зәрдөштлек диненең төшенкелеге була башлый. Иранлы мөселманнар һәм Иранлы атәшпәрәстләр арасындаУсилился конфликт көчәйгән булган.
XI гасырда атәшпәрәстләрнең Һиндстанга миграцияләре башланган булган, анда алар Хорасанда җәмәгатьнең туган шәһәре хөрмәтенә аталган Санджан шәһәрен нигезләгәннәр. Санджанда алар Атеш-Бахрам ут гыйбадәтханәсен төзегәннәр, ул соңгы вакытка кадәр парсларның бердәнбер уты булган. Һиндстанда яңа берләшмә урындагы Һиндстан хөкүмәте тарафыннан куу януларсыз диннәрен азат рәвештә тота алган һәм Иранда берләшмә белән элемтәсен өзмәгән. Алар Иран атәшпәрәстләренә 20-нче гасыр башына кадәр әхлакый, белем бирү һәм финанс ярдәмен күрсәткән.
Иран атәшпәрәстләрнең абсолют күпчелеге Керман һәм Йәзд районнарына күчкәннәр (аеруча әһәмиятле булып Туркабад һәм Шерифабад тору урыннары булган), башкалардан сахралар белән аерылган шәһәрләр. Анда Хорасаннан һәм төньяк Ираннан килгән атәшпәрәстләр Шерифабадка иң борынгы изге утларны – ике Атеш-Бахрамны алып килә алганнар, алар, мөгаен, хәзерге мизгелгә ике мең ел дәвамында янып тора.

Тәһранда ут гыйбадәтханәсе.

Аларга игътибар җәлеп ителмәсен өчен аларны чимал кирпечтән төзелгән һәм торак йортлардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормаган гади биналарга урнаштырганнар. Бүлмәләргә ишекләр кечкенә булган һәм җир дәрәҗәсендә урнашкан булган, шулай итеп, каһин эчкә үрмәләп керергә тиеш булган, ә дөньявилар бары тик пыскып торучы күмерләрне күргән һәм аларга догалар белән мөрәҗәгать иткән. Шунда ук Шерифабадта, Митра һәм Тиштрия Илаһларының ике гыйбадәтханәсе нигезләнгән булган (аларда сурәтләр булмаган).
XX гасыр башына җәмәгатьнең күпчелеге элеккечә Йәздтә һәм аның тирәли тупланган булган, ә Шәрифабад каһинлек үзәге булган. 1906 елда мөселманнар белән хокуклары тигезләштерелгәнгә һәм Пәһләвиләр вактында Зәрдөштлеккә кызыксыну яңарышына күрә Зәрдөштлек гыйбадәтханәләре тарихында яңа этап башлана - аларны Тәһранда төзиләр, анда атәшпәрәстләрнең күпчелеге күчә һәм Йәздтә төзиләр. Алар функцияләвен бүген дә дәвам итә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәрдөштлек
Ут гыйбадәтханәсе
Ахурамазда
Иран тарихы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус телендә • Всемирная история в 6 томах, Том 2, Средневековые цивилизации Запада и Востока, Уваров П.Ю., 2012.
• Всеобщая история архитектуры. Гл. ред. Баранов Н.В. В 12 томах. Москва, «Стройиздат», 1970.
• Бойс Мэри. Зороастрийцы. Верования и обычаи. Москва: Издательство «Наука»: Главная редакция восточной литературы, 1987.
• Гиршман Р.М. Религии Ирана. От VIII века до н.э. до периода ислама. // Культура Востока. Древность и раннее средневековье. Л.: 1978.
• Колледж Малькольм. Парфяне. Последователи пророка Заратустры. [пер. с англ. Т. Л. Черезовой]. - М. : Центрополиграф, 2004.
• Крюкова В.Ю. Зороастризм. СПб., 2005.
• Крюкова В.Ю. Зороастрийские храмы в Тегеране и Йезде. Радловский сборник, 2018.
• Луконин В.Г, Дандамаев М.А. Культура и экономика древнего Ирана. М.: 1980. 416 с.
• Торкаман Э. Бурыгин С.М. Непомнящий Н.Н. Загадки старой Персии. Издательство Вече, 2010.
Инглиз телендә • Boyce, Mary (1975), "On the Zoroastrian Temple Cult of Fire", Journal of the American Oriental Society, Journal of the American Oriental Society, Vol. 95, No. 3, 95 (3).
• Skjærvø P. O.: Introduction into zoroastrism. EIrCiv 102a, Spring 2006.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. • Геродот. История, I, 101
• • Бойс Мэри. Зороастрийцы. Верования и обычаи Архивная копия от 16 сентября 2017 на Wayback Machine. Москва: Издательство «Наука»: Главная редакция восточной литературы, 1987.
• • Луконин В.Г, Дандамаев М.А. Культура и экономика древнего Ирана. М.: 1980. 416 с. C.327.
• • Луконин В.Г, Дандамаев М.А. Культура и экономика древнего Ирана. М.: 1980. 416 с. C.331.
• • Луконин В.Г, Дандамаев М.А. Культура и экономика древнего Ирана. М.: 1980. 416 с. C.328.
• • Бойс Мэри. Зороастрийцы. Верования и обычаи Архивная копия от 16 сентября 2017 на Wayback Machine. Москва: Издательство «Наука»: Главная редакция восточной литературы, 1987.С.30-31
• • Massoume Price. Zoroaster and Zoroastrians in Iran. Iran Chamber Society (December 2001). Дата обращения: 5 апреля 2019. Архивировано 5 апреля 2019 года.
• • Boyce, Mary (1975), "On the Zoroastrian Temple Cult of Fire", Journal of the American Oriental Society, Journal of the American Oriental Society, Vol. 95, No. 3, 95 (3): 454–465.
• • Бойс Мэри. Зороастрийцы. Верования и обычаи Архивная копия от 16 сентября 2017 на Wayback Machine. Москва: Издательство «Наука»: Главная редакция восточной литературы, 1987. С.101-124.
• • Гиршман Р.М. Религии Ирана. От VIII века до н.э. до периода ислама. // Культура Востока. Древность и раннее средневековье. Л.: 1978. С. 67-73.
• • Колледж Малькольм. Парфяне. Последователи пророка Заратустры. [пер. с англ. Т. Л. Черезовой]. - М. : Центрополиграф, 2004. С. 95-103.
• • Крюкова В.Ю. Зороастризм. СПб.,2005.
• • Massoume Price,. Zoroaster and Zoroastrians in Iran. Iran Chamber History (December 2001). Дата обращения: 5 апреля 2019. Архивировано 5 апреля 2019 года.
• • P. O. Skjærvø: Introduction into zoroastrism. EIrCiv 102a, Spring 2006. C 32-33
• • Крюкова В.Ю. Зороастризм. СПб., 2005.
• • Торкаман Э. Бурыгин С.М. Непомнящий Н.Н. Загадки старой Персии. Издательство Вече, 2010.
• • Бойс Мэри. Зороастрийцы. Верования и обычаи Архивная копия от 16 сентября 2017 на Wayback Machine. Москва: Издательство «Наука»: Главная редакция восточной литературы, 1987. С.111-113.
• • Всемирная история в 6 томах, Том 2, Средневековые цивилизации Запада и Востока, Уваров П.Ю., 2012.
• • Всеобщая история архитектуры. Гл. ред. Баранов Н.В. В 12 томах. Москва, «Стройиздат», 1970.С.328-343.
20. • Крюкова В.Ю. Зороастрийские храмы в Тегеране и Йезде. Радловский сборник, 2018. С.418-427.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]