Зәрдөшт Кәгъбәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәрдөшт Кәгъбәсе latin yazuında])
Зәрдөшт Кәгъбәсе
фар. کعبه زرتشت
Сурәт
Дәүләт Flag of Iran.svg Иран
Административ-территориаль берәмлек Мервдешт[d]
Хуҗасы Организация по культурному наследию, народным промыслам и туризму Ирана[d], Axämenid Däwläte, Frataraka[d] һәм Сасаниләр дәүләте
Материал төре Известьташ
Рәсми ачылу датасы БЭК V гасыр
Мирас статусы Иран милли мирасы[d]
Рәсми веб-сайт persepolis.ir
Commons-logo.svg Зәрдөшт Кәгъбәсе Викиҗыентыкта

Зәрдөшт Кәгъбәсе (фарсы телендә: کعبه زرتشت, «Зәрдөшт кубы») — Нәкъше-Рөстәм археологик зонасында урнашкан һәм б.э.к. V гасыр белән даталанган манара формасы Ахеменидлар чоры архитектур корылмасы. Корылманың оригиналь атамасы һәм максаты билгеле түгел. Мөгаен, ул үз атамасын, XIV гасырда бөтен Фарсы иле буенча хәрабәләр төрле атәшпәрәст һәм мөселман исемнәр белән бәйләнгәндә алган. Аурупа өйрәнүчеләренә бина XVII гасырдан бирле мәгълүм, шул вакытта анда Жан Шарден, Корнелис де Брюин һәм Энгельберт Кемпфер зиярәт кылган һәм сәяхәтнамә язмаларында тасвирлаган. Һәйкәлнең хәзерге заман өйрәнүе Эрик Ф. Шмидт тарафыннан башланган булган һәм Дэвидом Стронак тарафыннан дәвам ителгән булган, ул аны практик рәвештә идентик, әмма күпкә начаррак сакланган «Сөләйман зинданы» (Zendān-e Solaymān) белән чагыштырган.

Физик хасиятләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куб Нәкъше-Рөстәмнең көнбатыш ягында урнашкан һәм төньякка таба юнәлгән. Бина планында квадрат һәм эремәсез тимер кысалар белән тоташтырылган ак известьташ блокларыннан салынган. Стена озынлыгы 7,25 метр, биеклеге 12,5 метр, ә өч баскычлы постамент белән гомуми биеклек 14 метрга җитә. Эчтә ягы 3,7 метр һәм биеклеге 5,7 метр булган бердәнбер бүлмә урнашкан, аңа 1,90 га 1,70 метр үлчәмдәге ишек илтә. Аңа баскыч илтә, аның салымының өске өлеше җимерелгән, әмма аскысы яхшы сакланган. Өч метр биеклегеннән башлап фасадлар 15 рәт (төньяк якта 16) вак һәм тар турыпочмаклы уенты белән бизәлгән. Моңа өстәп, төньяктан башка барлык стеналарда, бүлмә биеклегендә өч пар фальш тәрәзә урнашкан. Оригиналь таш ишекләр сакланмаган, әмма «Сөләйман зинданы»ның ишекләренең өлеше сакланып калган.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәкъше-Рөстәм фонында Зәрдөшт Кәгъбәсе.

Өйрәнүчеләр тарафыннан бинаның төрле максат юрамалары алга сөрелгән — ут гыйбадәтханәсе, архив яки мавзолей. 1983 елда Хелен Сансизи Веерденбург ике бина да Дарий I таҗ киюе хөрмәтенә корылган дигән гипотезаны тәкъдим иткән. Шулай ук кәгъбә Сасанидлар чорында Шапур I һәм династиянең алдагы әгъзалары өчен төрбә буларак кулланылган дигән юрама бар, әмма Нәкъше-Рөстәмнең язмалары моңа дәлилләр бирми. Бина стеналарында төтен эзләре юк булуы ул кайчандыр ут гыйбадәтханәсе булган турында гипотезаны ихтималлыкны кечкенә итә. Язманың бер сүзен KKZ интепретацияләү биредә Авеста кодексы сакланган архив булган дигән фаразны алга сөрергә мөмкин иткән, әмма алдагы лингвистик өйрәнүләр моны исбатламаганнар. Күпчелек өйрәнүчеләр биредә әхәмәнид патшаларының төрбәсе урнашкан икән булуда һәм Урартуның туры килгән корылмалары белән охшашлыкка ишарә итә.

Язмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бинада III гасыр Сасанидлар дәүләте тарихын өйрәнү өчен иң әһәмиятле чыганаклар булган язмалар кисеп ясалган — Шапур I-нең өч телле язмасы һәм Зәрдөштлек дине каһине Картирның язмасы. Из надписи Шапур I язмасыннан ул үзенә күп башка илләр арасында Кавказ арты халыкларын буйсынган дип санаганы күренә.

Шапур I исеменнән өч телдә (парфия телендә, борынгы грек телендә һәм борынгы фарсы телендә) язма бинаның фундаментының (яки салымның аскы рәте) дүрт стенасында кисеп ясалган. Бу язманың беренче, зуррак өлешендә Шапурның Әрмәнстанга, Сүриягә яулары, Рим белән көрәше, Рим императоры Валерианны әсирлеккә алуы исемлеге китерелә һәм тасвирлана; икенче өлештә Шапурның культ һәм мемориаль тәртип чаралары тасвирлана. После пышной титулатуры Шапурның купшы титулатурасыннан аңа буйсынган илләрнең озын исемлеге килә һәм башкалары арасында — Кавказ арты илләре: «Адурбадаган, Әрмәнстан, Иберия, Махелония (Мингрелия), Арран, Балакасан, Кап-кохка [Кавказ таулары] һәм Алан [капка]ларына [кадәр ил]»[1].

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]