Зәңгәрсу янында бәрелеш
Зәңгәрсу янында бәрелеш | |||
Алтын Урда һәм Бөек Литва кенәзлеге чикләре1462 елга кадәр | |||
Дата |
1362 елның 24 сентябре -25 декабре арасында | ||
---|---|---|---|
Урын |
Зәңгәрсу елгасы, хәзерге Украина | ||
Нәтиҗә |
Ольгерд гаскәре җиңә | ||
Үзгәрешләр |
Украина татар хакимиятеннән китә һәм Бөек Литва кенәзлегендә керә | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Зәңгәрсу янында бәрелеш - 1362 елның 24 сентябре -25 декабре арасында Зәңгәрсу елгасы янындагы Торговица кирмәне тирәсендә бер яктан Литва бөек кенәзе Ольгерд гаскәре, икенче яктан Котлыг би җитәкчелегендә татар гаскәре арасында бәрелеш нәтиҗәсендә Украина татар хакимиятеннән китә һәм Бөек Литва кенәзлегенә керә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1240-1362 елларда 122 ел дәвамында бүгенге Украинаның күпчелек җирләре Алтын Урдага керә. Җанибәк хан һәм Бәрдибәк хан үлгәннән соң Алтын Урдада зур чуалышлар башлана, шул татар үзара ватандашлар сугышы вакытында Литва кенәзе Ольгерд татар җирләренә һөҗүм итә.
Ольгерд татарларга һөҗүм алдыннан Пруссия һәм Ливония тәре йөртүчеләре белән солых имзалаган. Зәңгәрсу янында бәрелеш турында тик Матей Стрыйковский тасвирлаган, ул татар исемнәрен һәм титулларын күп хаталар белән китергән, кайбер тарихчылар (аеруча украин) бу кулъязманы шик астында куялар. Стрыйковский буенча татар гаскәрен өч җирле хәрби башлыклары - Котлыг би (Кутлубах), Кечеби-Гәрәй (Качибей-Керей) һәм Димейтер (?, татар исеме китереп булмый, бәлки бу гот кенәзедер) җитәкләгән.
Күпчелек татар хәрби башлыклары үзара ватандашлар сугышында катнашканга күрә, тышкы һөҗүмгә җитди итеп каршылык күрсәтә алмаган. Мурад ханның өч җирле нойоны Ольгердка җиңелә. Нәтиҗәдә Киев, Подолье Алтын Урдадан чыга һәм Бөек Литва кенәзлегендә керә.
Тарихи нәтиҗәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фәктик рәвештә Зәңгәрсу янында бәрелеш нәтиҗәсе Алтын Урда территориясенең бүгенге дәвамчысы - Россия һәм Украина, Белоруссия, Литва (Бөек Литва кенәзлеге) арасындагы чикләрен билгеләгән.
Нәкъ әлеге бәрелештән соң борынгы руслар өч яңа халыкка - руслар (Алтын Урдада калган славяннар), украиннар (Речь Посполитада эләккән көнчыгыш славяннар), белоруслар (Бөек Литва кенәзлегендә эләккән славяннар) аерыла башлаган. Бүгенге Украинада Зәңгәрсу янында бәрелеш нәтиҗәсендә руслардан аерылуга зур әһәмият бирелә, китаплар, маркалар чыгарыла.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Крикун М. Синьоводська битва // Довідник з історії України. — 2-е видання. — К., 2001. — С. 751—752.
- Русина О. В. Україна під татарами і Литвою. — К.: Альтернативи, 1998. — С. 55—56.
- Синьоводська проблема у новітніх дослідженнях: Збірник статей / Ф. М. Шабульдо (науковий редактор), О. Д. Брайченко (упорядник). — К.: Інститут історії України НАН України, 2005. — 172 с.