Зәңгәр байрак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Blue Flag Logo.svg
Зәңгәр байрак, 2007

Зәңгәр байрак, ингл. Blue Flag — пляжларга һәм причалларга бирелә торган халыкара бүләк (тамга). 1987 елдан һәр елны тапшырыла. Байракны алу өчен төп күрсәткеч — причал һәм пляждагы суның чисталыгы һәм су коену өчен хәвефсезлеге буенча халыкара стандартларга туры килүе. Байрак бер коену сезонына гына бирелә, киләсе сезонда пляж янәдән үзенең халыкара таләпләргә туры килүен расларга тиеш.
Туризм өчен әһәмиятле, чөнки ял итүчеләр пляжның Зәңгәр байрагы барлыгына нык игътибар итә[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байрак беренче тапкыр 1985 елда Франциядә тапшырылган. 1987 елдан башлап, бөтен дөнья буйлап тапшырыла башлаган. Елга ике тапкыр — 5 июньдә (Төньяк ярымшарда урнашкан илләр - Аурупа, Канада, Марокко, Тунис өчен) һәм 1 ноябрьдә (Көньяк ярымшарда урнашкан илләр — Кариб диңгезе илләре, Яңа Зеландия, КАР һ.б.ш.) тапшырыла.

Байрак тапшырылган[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Канада, Хорватия (Селце, Кусто), Багам Утраулары, Болгария (Изге Влас), Бразилия, Дания (Коста Бланка), Кипр, Доминикан Республикасы, Англия, Уэльс, Франция, Финляндия, Греция, Алмания, Италия, Польша, Норвегия, Төркия (Бодрум), Швеция, Латвия (Юрмала), Литва (Паланга, Лида), Черногория, Марокко, Мальта, Тунис, Бельгия һ.б. илләргә тапшырылган[2] .

Селце, Хорватия

Идарә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәңгәр байрак белән бүләкләүне Foundation for Environmental Education, FEE (тат. Экология мәгарифе фонды, ЭМФ) (en) башкара. ЭМФ — коммерцияле булмаган, хөкүмәттән гайре оешма. Дөньяның 73 илендә Аурупа, Азия, Африка, Океания, Төньяк һәм Көньяк Американы гәүдәләндерүче оешмасы бар.

Катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәңгәр байрак программасында Багам Утраулары, Бельгия, Болгария, Бразилия, Канада, Хорватия, Кипр, Дания, Доминикан Республикасы, Англия, Эстония, Франция, Алмания, Греция, Исландия, Ирландия, Израиль, Италия, Иордания, Латвия, Литва, Мексика, Мальта, Черногория, Марокко, Һолландия, Яңа Зеландия, Төньяк Ирландия, Норвегия, Польша, Португалия, Пуэрто-Рико, Румыния, Шотландия, Сербия, Словения, Көньяк Африка Республикасы, Испания, Швеция, Тринидад һәм Тобаго, Тунис, Төркия, Украина, Уэльс, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Виргин Утраулары, Синт-Мартен, Аруба һ.б. илләр катнаша.

Таләпләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Янтарный бистәсе пляжында Зәңгәр байрак. 2016

Байрак алырга теләгән пляж 32 күрсәткечкә җавап җирергә тиеш[5]:

Экология мәгарифе һәм мәгълүмат буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • пляж территориясендә «Зәңгәр байрак» турында мәгълүмат булырга тиеш
  • ял итүчеләргә экологик белем бирү буенча эшчәнлек алып барылырга тиеш
  • коену өчен суның сыйфаты турында мәгълүмат булырга тиеш
  • җирле экосистема һәм әйләнә-тирә мохиттәге күренешләр турында хәбәр ителергә тиеш
  • пляжның барлык объектлары күрсәтелгән картасы булырга тиеш
  • пляжда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм җирле кануннарны үтәү кирәклеге турында мәгълүмат булырга тиеш

Суның сыйфаты буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • коена торган суның чисталыгы атна саен тикшерелергә тиеш
  • алынган пробалар халыкара стандартларга туры килергә тиеш
  • сәнәгать оешмалары һәм торак йортлар файдаланган су пляж зонасына эләгергә тиеш түгел
  • эчәк таякчыклары (E.coli) булу-булмау буенча микробиологик параметрларга җавап бирергә тиеш
  • су физика-химия параметрларына туры килергә тиеш

Экология менеджменты буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • пляжның идарәсе (администрациясе) булырга тиеш
  • идарәдә барлык документлар тәртиптә булырга тиеш
  • пляж чиста булырга тиеш
  • суүсемнәр, үсемлекләр булырга тиеш түгел
  • чүп түгү савытлары җитәрлек санда булырга һәм даими бушатылып торырга тиеш
  • төрле чүпне аерым җыю өчен төрле чүп түгү савыты куелырга тиеш
  • бәдрәфләр җитәрлек булырга тиеш һәм канализациягә тоташкан булуы шарт
  • бәдрәфләр даими чистартылып торырга тиеш
  • биналар һәм җиһазлар төзек тотылырга тиеш
  • пляжга якын мәрҗән рифлары күзәтү астында булырга тиеш
  • пляж зонасында транспорт тукталышы рөхсәт ителми

Хәвефсезлек һәм хезмәт күрсәтү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • җитәрлек санда коткаручылар һәм коткару җиһазы булу шарт
  • беренче ярдәм күрсәтерлек җиһаз һәм урын булдыру шарт
  • әйләнә-тирә мохитне пычратуга каршы көрәш планы булырга тиеш
  • идарә бәхетселек очраклары һәм конфликтларны булдырмау буенча күнегүләр үткәрергә тиеш
  • ял итүчеләрнең куркынычсызлыгы тәэмин ителергә тиеш
  • пляжда эчә торган су булырга тиеш
  • пляжларның ким дигәндә берсе инвалидларны кабул итәрлек итеп җиһазланган булырга тиеш

Шулай итеп, Зәңгәр байрак кадалган пляжда:

  • атна саен коена торган суның чисталыгы тикшерелә
  • пляжга иркен керү тәэмин ителә
  • комы даими чистартыла, чүп-чар җыела
  • үзенең күзәтү һәм коткару хезмәте эшли
  • кирәк булганда, беренче ярдәм пляжның үзендә күрсәтелә
  • душ кабиналары була
  • моторлы транспортта йөрү тыела
  • йорт хайваннары өчен аерым пляж булдырыла һ.б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]