Зөбәер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөбәер latin yazuında])
Зөбәер
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°34'41.182"тн, 53°33'23.843"кнч
Нигезләнгән XVIII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 310 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423732
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Зубаирово

ЗөбәерТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Халык саны — 310 тирәсендә. Почта индексы — 423732.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасырда нигезләнгән.

Актаныштан 41 чакрым көньяк – көнбатыштарак, Баҗана елгасы буенда урнашкан. Актаныш – Пучы юлына асфальт белән тоташкан. Бу төбәктә фин – угыр кабиләләре яши. Профессор Гомәр Саттаров “Татар антропонимикасы” дигән китабында (КДУ нәшрияты,1990) Закир Саттаров (ул мулла була) төзегән шәҗәрәгә таянып, авылга нигезне 1915 елда Бүләккәй баба нигез салган, ди. РФнең һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, академик Диләвер Зөбәеров, матбугатка биргән интервьюсында  минем ерак бабам төзи бу авылны дигән фикер белдергән иде. Әмма мөхтәрәм галимебезнең шәҗәрәсен өйрәнү әлеге караш белән килешмәскә этәрә. Тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримов үзе тапкан 1770 елгы документта Алмакай һәм Акай  Зөбәеровларның өлкәненә 58 яшь булуыннан  чыгып:”...без авылга XVIII гасырның беренче, я булмаса, икенче чирегендә нигез салынган дигән уй – фикердә торабыз”,  - диеп язып чыккан иде “Игенче даны” газетасында (24.03.1994). “Татар энциклопедиясе”ндә дә авыл XVIII йөзендә төзелә, дип теркәлгән. Ләкин бу вакытлар белән килешеп булмый. Әлеге кәгазь шул чорда торак урынында Зөбәеровлар яшәвен генә чагылдыра. Алар күп байлык тупларга, башкаларны – якын – тирәдәге 26 кешене муеннарыннан бурычка батырырга өлгерәләр. 1797 елда Акайны кантон башлыгы итеп билгелиләр, походный старшина дәрәҗәсе бирәләр. Моны алу өчен ким дигәндә 1 мең баш мал хуҗасы булу шарт икәнлекне искә төшергәндә, әлеге нәселнең мал – мөлкәтен чамалау читен түгел. Җан башын исәпкә алу оештырыла башлагач, авыл атамасы әлеге нәсел башы исәпләнгән Зөбәер карт исеме белән аталган дияргә була бу уңайдан. Ә авылның укымышлысы Закир хәзрәтнең язып калдырганын кире кагарга бернинди дәлил дә юк, шуңа авыл 1615 елдан бирле яши дия алабыз. Хәзерге урынында ныгып калганчы, бу  авыл кешеләренә, уңай җир эзләп, күченеп йөрергә дә туры килә.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1795 елда Бүләр волостенең Мөшеге түбәсенә караган авылда, 28 хуҗалыкта 214 башкорт, 1816 елда 40 йортта 241 башкорт (120 ир – ат Әхтәм Яманколов командасында), 1834 елда – 378 кеше Унҗиденче йортта исәпләнә. 1859 елда – Качкын, Усы, Түке, Илтимер авыллары белән Пучы йорт җәмгыятнең бер аймагын тәшкил итәләр, бу вакытта 651 башкорт, 1870 елда 170 хуҗалыкта – 687 типтәр, 1884 елда – 1009, 1897 елда – 1077, 1902 елда 111 ихатада – 910, 1903 елда 605 асаба башкорт исәпләнә[1]. 1913 елда – 1370, 1920 елда – 1260, 1926 елда – 855, 1938 елда – 733, 1949 елда – 548, 1958 елда – 540, 1965 елда 140 өйдә – 672, 1989 елда 120 йортта – 320, 1993 елда 114 ихатада – 315, 2010 елда 112 хуҗалыкта 290 кеше яши.

Хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1884 елны имана җирләре 2466 дисәтинә тәшкил итә (275 атлары була), 1913 елда ул – 3831,8 дисәтинәгә җитә.

Умартачылык, балык тоту, чабата үрү белән дә шөгыльләнәләр, читкә чыгып эшләп кайтучылар да була. Авылда ашлык саклау магазины, азык – төлек лавкасы, ике тимер алачагы эшли.

1912 – 1913 еллар ихаталар саны 282 гә җитеп, волостьта зурлыгы, кеше саны буенча Пучыдан гына калыша. Гражданнар сугышында, 1921 елгы ачлыкта халыкның яртысы юкка чыга: 700 кеше генә кала.

Мәчет хакындагы беренче мәгълүматлар 1813 елга карый, икенче иман йортын салырга 1907 елның 5 гыйнварында рөхсәт алалар. Мәдрәсәдә дини сабакка өйрәтәләр. 4 сыйныфлы урысча укыта торган мәктәп эшли.

Җил тегермәне тотканнар. Мөшеге елгасында Матвей Пальминга тегермән корырга, елганы 31 елга куллануга,болын – урманнан файдалануга рөхсәт биргәннәре өчен анда ташламалы бәядән он тарттырганнар. Габделкаюм һәм аның сатучысы Шәмсегәрәй Миндукаевләр өяз базарында сату итәләр.

Совет власте урнашкач, биредә авыл Советы оеша, хуҗалыклар эреләндерелгәндә, Түкегә буйсына башлыйлар. Зөбәердәге “Татарстан” хуҗалыгы“Партизан” белән берләштерелә (1959), исемнең күңелгә ятышлысы калдырыла.

1930 елда 6 гайләгә кулак хуҗалыгы тамгасы тагыла. Иман йортының манарасы 1934 елны киселә, кабат ярымай 1994 елның 5 августында нурын чәчә башлады.

Барлык социаль объектлар бар, эшлиләр. Шул исәптән төп гомуми белем бирү мәктәбе дә.

Бөек Ватан сугышына алынган 155 яугирнең 89 ы һәлак була, хәбәрсез югала.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1795 1834 1859 1870 1884 1897 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
214 378 623 687 1009 1077 1370 1260 855 733 548 540 708 522 317 288 310

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]